Журнал «Безнең мирас»

Японнарда ничә төрле мәктәп бар?

Япониядә сәяхәт иткәндә иӊ олы максатым һәм өметем – япон милләте турында җитди һәм дөрес мәгълүмат тупларга тырышу иде. Японнарда мәктәпләрнеӊ һәм укучыларыныӊ күплеге, белем алуга көчле омтылыш турында белә идем инде, әмма кулымда рәсми мәгълүмат юк иде. Тарихчылар җәмгыяте идарәсенә барганнан соӊ, түбәндәге мәгълүматларны алуга ирештем:


41 нче Мидидә (ягъни бу милади 1908 ел саннары һәм иӊ яӊа статистик мәгълүмат дигән сүз) Япониядә мәктәпләр өч төркемгә бүленә: 1. Хөкүмәт ачкан мәктәпләр. 2. Халык (земство) мәктәпләре. 3. Аерым бер кеше тарафыннан ачылган мәктәпләр.


Хәзерге вакытта мәктәпләр шул өч исем белән аталып йөртеләләр икән: хөкүмәт мәктәпләре, халык мәктәпләре, шәхси мәктәпләр.


Башлангыч мәктәпләр


Башлангыч мәктәпләрнеӊ саны түбәндәгечә: хөкүмәт мәктәбе – 3, халык мәктәбе – 26897, шәхси мәктәп – 225; барысы – 27125.


Башлангыч мәктәп укытучыларыныӊ саны: хөкүмәт мәктәбендә – 32, халык мәктәбендә – 121574, шәхси мәктәпләрдә – 912.


Башлангыч мәктәп укучыларыныӊ саны: хөкүмәт мәктәбендә – 1471, халык мәктәбендә – 5671466, шәхси мәктәпләрдә – 40761; барысы – 5713698.


Башлангыч мәктәпләрнеӊ барысында да ир һәм кыз балалар бергә укыйлар.


Урта мәктәпләр


Ир балалар укый торган урта мәктәпләрнеӊ саны: хөкүмәт мәктәбе – 2, халык мәктәбе – 229, шәхси мәктәп – 56; барысы – 287.


Ир балалар укый торган урта мәктәпләрдәге укытучылар саны: хөкүмәт мәктәбендә – 36, халык мәктәбендә – 4384, шәхси мәктәпләрдә – 1042; барысы – 5462.


Урта мәктәпләрдә укучы ир балалар саны: хөкүмәт мәктәбендә – 560, халык мәктәбендә – 90420, шәхси мәктәпләрдә – 20456. Урта белем алучы укучыларныӊ саны – 41111436, Миди ир балалар урта мәктәбен бетергәннәрнеӊ саны – 15291.


Кыз балалар укый торган урта мәктәпләрнеӊ саны: хөкүмәт мәктәбе –1, халык мәктәбе – 107, шәхси мәктәп – 25; барысы – 137.


Кыз балалар укый торган урта мәктәпләрдәге укытучылар саны: хөкүмәт мәктәбендә – 24, халык мәктәбендә – 1625, шәхси мәктәпләрдә – 362. Барысы – 2011.


Урта мәктәпләрдә укучы кыз балалар саны: хөкүмәт мәктәбендә – 356, халык мәктәбендә – 30420, шәхси мәктәпләрдә – 6497. Барысы – 37273. Кыз балалар урта мәктәбен бетергәннәрнеӊ саны – 9179.



Төрле мәктәпләр


Төрле сәнәгать мәктәпләре: хөкүмәт мәктәбе – 2, халык мәктәбе – 62.


Укытучыларныӊ саны: хөкүмәт мәктәбе – 12, халык мәктәбе – 1176.


Укучыларныӊ саны: хөкүмәт мәктәбе – 975, халык мәктәбе – 19359.


Кыз балалар өчен ачылган бер укытучылар мәктәбе бар. Укытучылары – 45, укучылары – 365.


Сукырлар мәктәбе


Сукырлар өчен ачылган мәктәпләрнеӊ саны: хөкүмәт мәктәбе – 1, халык мәктәбе – 2, хәйрия мәктәпләре – 35.


Ир һәм хатын-кыз укытучыларныӊ саны: хөкүмәт мәктәбе –18, халык мәктәбе – 40, хәйрия мәктәпләре – 150.


Укучылары: хөкүмәт мәктәбе – 320, халык мәктәбе – 395, хәйрия мәктәпләре – 949.


Менә Япониядә мәгарифнеӊ берьеллык рәсми статистик мәгълүматлары шулардан гыйбарәт.


Бу мәгълүматлар - мәктәп яшендәге балалар һәм яшьләр буенча. Болардан башка әле тагын олы яшьтәгеләр, эшчеләр, хезмәткәрләр өчен дә аерым-аерым бик күп мәктәп бар. Алар бу исәпкә кертелмәгәннәр.


Хәрби мәктәпләр, Диӊгезчеләр мәктәпләре дә, шәхси университетлар да бу статистикада юк.


Дәүләт университетлары


Укытучылары – 503, студентлары – 7370, тәмамлаганнарныӊ саны – 1426.



Габдерәшит Ибраһимов "Ислам дөньясы"


Безнең мирас. - 2019. - № 11. - 70-71 б.


Фото: pixabay

Теги: Габдерәшит Ибраһимов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру