Журнал «Безнең мирас»

Яңа ел теләкләре

«Вакыт»ның шикле рәсемнәр басып, «Кояш» абзый кармагына эләкмәвен.


«Йолдыз»ның Казан хәбәрләрен күбәйтүен.


«Кояш»ның очраган берәү белән ызгышмавын.


«Аң»ның аксауда мужик атына тәкълид итүен.


«Сүз»нең дәвамын һәм алтынчы номердагы кебек тозсыз фельетон язып пычранмавын.


«Акмулланың» шул җүләрлегендә дәвам итеп, мөбарәк исемне пычратуын, ләкин соңыннан тәкъдир себеркесе берлә матбугат чарлагыннан себерелүен.


«Шура»ның идарә карзинкасы зуррак эшләвен.


«Ак юл»ның шул эзеннән барып эт, мәче сурәтләреннән бер көтү ясавын.


«Заман календаре»ның хата, ялган мәгълүматлар берлә халыкны ныграк адаштыруын.


Фатыйх Әмирханның «Урталыкта»сына «Хәят» биреп чынландырмавын. Мөфтигә каршы торуда, гәзитәләр берлә сугышып, шөһрәт алган тагы берәр мөхәрриребезнең энесенә имамлыкка шәһадәтнамә алып бирер өчен мөфти алдында баш июен.


Ялт-йолт. – 1916. – № 103. – Б.10.


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру