Журнал «Безнең мирас»

"Ямьнәр өстенә мәрҗәннәр тамды..."

1923, июнь-июль


5есендә җиңги белән Сәедгәрәй абый Балтачка кунакка киттеләр. Мине дә бик ныклап чакырганнар иде. Голәмә мәҗлесенә барасым килмәде. Һашим белән чакырсалар, ул вакытта барыр идем. Иртә чәйне Гыйззенисалар белән бик күңелле итеп эчтек.


Икрам белән шөрәкә уйнадым. Икрамнан алда чыктым. Икрам бик күңелле малай ул. Көлке сүзләр табарга да оста.


Бүген аулак өй бездә. Егетләр дә килә, кызлар да. Көне буе уйнап, шаярып йөрдек. Габдулла, Хафиз, Ламига, Гыйльмебану, Нәгыймә, Гыйззениса, Һашим һәм Гайшәләр белән берәм-берәм кызыклы хатирәләр калды.


Шода кызлары матур, күңелләрне кузгатыр;
Бәхетең алда сайрап тора, үзең генә бул батыр!


Кич мин, Һашим, Габдулла урамга чыктык. Хаҗилар янында утырдык. Кайтышлый, кыз янына килгән бер егетне тота яздык, куркытып кычкырдык. Хәлил («Галиябану» герое. – Ред.) кебек танып калдык.


6сында. Кояш баегач, Закир килде, Габдулла килде, Гыйльми килде, Хафиз килде; матур кыз Гыйльмебану килде, тагы әллә нинди кызлар килде. Мәктәптә уйнап утырдык. Егетләр бичара кызларны кычкыртып бетерделәр. Икрам да бәләкәй генә башы белән кызлар белән шаяра. Һашим гармун уйный.


Егетләр белән урам буйлап киттек. Гыйльми, гармун уйный башларга иртә дип, кызлар янына алып китте. Бер өем кызлар янына бардык. Мин дә сөйләштем. Егетләр бик тозлы кинаяләр сибәләр, әллә нинди оят булмавы шөбһәле булган сүзләр тезәләр. Кызлар һәммәсенә түзәләр. Түзәләр генә түгел, суганлап сүгендерәләр.


Гыйльми, ай-ваема карамый, үземне генә тагы бер җиргә алып барды. Ике кыз янында байтак вакыт үткәрдек.


Аннан гармун алып урамга чыктык. Аргы якка чыгып, Өре, Кантур урамнарыннан урап кайттык. Закир чукындырып җырлый. Ямьле, күңелле. Җаннар ямьнәргә манылды. Ямьнәр өстенә мәрҗәннәр тамды. Мәрҗәннәр кызарып җанды, тормышлар нурланды...


7сендә. Күкрәк авыртуларым бетте диярлек. Азрак тазардым да. Үземне рухлы, көчле хис иттем. Өметләрем артты.


Табигать матур. Ишегаллары яшел чирәм, тирәкләр хуш исләр белән тулы. Тән азыгы – сөт, май, катык, күкәйләр. Җан азыгы – Гыйльмикәйләр дә бар, шөкер!


Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы Сәедгәрәйнең Шодадагы йорты

9ында. Киләсе җомгага Шодада җыен башлана. Бер айдан бирле якын-тирәдә сәяхәт итеп йөргән бу җоланы халык хәзерлек белән көтеп тора. Ул, бер атна берничә авылга, аннары тагын бер атна берничә авылга махсус булып, менә киләсе атна Шода, Кунерлар чираты инде. Мин дә шул җыенны көтеп, китми ятам. Насыйп булса, җитә инде.


Һашим, әтисенең йоклаганын көтеп йөреп: «Әти йоклады, әйдә, гармунга», – дип, яныма килде. Мәктәпкә кереп, гармун уйнадык. Мескен гармун пич эчендә ята.


Закир да килде. Өчәү папирос тарттык. Башка җегетләр дә җыелдылар. Мәгъмүрәнең энесе Шәрәфетдин дә килде. Аны мин беренче күрәм. Егет сымак малай. Аннан чит авылдан килгән кунак кызлары бар йортка бардык. Капка төбендә торалар иде. Без килгәч, су буена киттеләр. Артларыннан бардык. Киртә буенда бергә булдык. Бу җирдәге кунак кызы белән авыл җегетләренең кыланышлары, хәрәкәтләре минем өчен бик кызыклы булды. Кунак кыз битен яшерде. Егетләр шуның өчен аны хурладылар, көлделәр, шаярдылар. Кыз әче-әче җаваплар бирде: «Кирәк булса, урысча да сөйләшермен», – ди. Хаҗи: «Шулай ирмеш, атаң чирмеш, бабаң ар...» – дип, әллә нәрсәләр тезеп китте. Ул мондый төрләрдә дә беренче каһарман икән, һичбер аптырамый. Көлә-көлә хәл бетте. Шулай йөреп бүген, әтәчләр торды, без яттык.


11ендә кантур ягына чыгып, яр өстеннән су буе манзарасын тамаша итеп, таңга кадәр утырдым. Яныма шул якның егетләре Галләм, Ибраһим, Шәрәфиләр килде. Үзләре белән дуслашып, бергә-бергә күңелле итеп утырдык. Кызык сүзләр сөйләделәр, көлделәр, яшьнәделәр. Мәгъмүрәнең энесе Шәрәфине бая: «Качкалак!» – дип сүгеп киттем, хәзер дусландым. Ул тартынган булган. Үземнең «әллә кем» түгел икәнемне тиз аңлаттым. Мин аның кебек җанлы, ямьле җегетләрне, теге битен күрсәтми, күзе белән тирбәтми торган кызлардан артыграк күрәм. Каршымда гел яшьлек, матурлык, җанлылык кына күреп торырга теләүче булганым өчен, аны гәүдәләндерүче кыз булса да, җегет булса да – бертигез. Иркәлим. Хәтта кайсы чакта капризлары, кыланулары белән кызлар икенче пландарак торып калгалыйлар.


13ендә. Кич кызларның киндер тукмаклауларын җырактан тыңлап тордым. Авыл өстендә музыка тавышы кебек шыңгырдап хөкем сөргән бу нәфис тавыш җанымны ямьләде.


15ендә. Җыенга киләчәк кунакларның атларына азык хәзерләп, бер тугайны чабачак булганнар иде. Бүген шул манзараны карарга болынга төштем. Кечерәк кенә болын. Бөтен авыл халкы шунда җыелган. Чүп-чуар булып печән чабалар. Бик кызык, бик күңелле. Бичара халык, имана башына тигән ашъяулык кадәр генә җирләрен чабып йөргән булалар. Бер яктан караганда, көлке тоела. Биш-алты иманага тигән печәнне төясәң, бер ящик арба тулмый. Шуны карап, галәмәт килеп чабып йөргән булалар. Үзебезнең яктагы печән җирләрен сөйләсәм, хикәят кебек кызыксынып тыңлыйлар. Ә бусы миңа хикәя кебек күренә.


Бүген җәяүле кунаклар килә башлады. Һәммә капкалар ачык, һәркем кунак көтә. Кич урамга чыктым. Көндез чапкан болында гармуннар, җырлар, биюләр булды. Закир белән кунак кызлар янына бардык. Кызлар арасына кертеп утыртып куйдылар, малай. Сөйләшеп аңлаштым. Маһитап, Рәхимә исемле кунак кызлары бик матур икән. Берсе – Хаҗиның, берсе Закирның тәсәллытында (ягъни бу егетләрнең күз атып йөргән кызлары. – Ред.) күренделәр. Шулай ук, алар урамда бераз йөргәч тә, яннарында кунарга элдерделәр. Тыныч төн чыгыгыз!


Болынга чыгар алдыннан Закир мине, Габдулланы бакчаларына алып кереп көмешкә белән сыйлады. Җыенның «бисмилла»сын укытты. Ламига бик матурлап табын әзерләде, закускалар китерде. Ике бутылканы ялтыратып, җегетләнеп, кызлар янына бардык.


16сында иртә тордым. Кырындым, җуындым, киендем. Нәкъ бәйрәм кебек. Бүген иртүк атлы кунаклар агылды. Бөтен капкалар ачык. Урамнар, капка төпләре чуар киенгән хатын-кызлар, киенгән, матурланган егетләр-ирләр белән тулган. Җиккән атлар узып китә. Аннан да, моннан да уен тавышлары, җырлаулар ишетелә. Арбаларга җегетләр, кызлар бергә төялеп уйнап узып китәләр. Чабаталы, алама күренеп йөргән егетләр күбесе итек кигәннәр. Тоташ чиккән күлмәкләр, ап-ак алъяпкычлар, кәнительле кәләпүшләр белән киенеп, сокланырлык рәвешкә кергәннәр. Кунак кызлары, кунак җегетләренең исәбе-саны юк. Гаҗәп бер җанлылык, ямьлелек, күңеллелек.


Безгә кунак булып кодагый, Мәдинә ханым, Үзбәк, Нургаян, Рокыя ханым Ибраһимова килделәр. Сәедгәрәй абый, җиңги, кунаклары дөбер-шатыр килеп кунакка йөрергә тотындылар.


Җыен көннәрендә Ламига белән минем туем була икән дип ишетеп, җиңгигә справкага килүчеләр булган. Кырык төрле хәбәр чыкты инде. Алар мине үзләренчә образованный саналган Ламигалар, Мәгъмүрәләр белән буташтырып йөртәләр.


Белмиләр бу күңелемдә ниләр тирбәлгәнне. Минем өчен гади крестьян кызлары ни арыга, ни бирегә ярарлык булмаган бәндәләрдән кадерлерәк булганны аңламыйлар, кемнәр тирәсендәрәк чуалганымны сизмиләр.


Бүген төнне Гыйззениса янына бер егет кергән дә, берәүнең тышка чыкканын белгәч, куркып качкан. Ашыгычлык белән калушын калдырган. Иртә белән җиңги табып, калушны арестовать иткән. Менә бәла!


Гыйльмулла эчке мәҗлесенә чакырган иде, бармадым. Эчү миңа куркыныч. Эчмәгәч, кызык итеп яшәп булмый шул. Эчмәсәң, дөньяның күп кызыгыннан мәхрүм каласың. Менә бәхетсезлек!


Габдулла белән Закирларга бардык, Закир белән Габдуллаларга килдек. Кунак егетләрен, кунак кызларын күрдем.


Урамнарга асыл гөлләр үскән бүген,
Өсләренә сөенеп куна минем күзләр,
Гөлләр алар, ил бизәге, җанлы гөлләр –
Гөлләр кебек матур егет, матур кызлар...


Җыен манзараларын күбрәк күрер өчен, ашау-эчүне дә, өйдәге кунакларны да онытып, урамнарда йөрим. Үземне, күземне, күңелемне бәйрәм иттерәм.


Җәяүләп болынга – чишмә янына уенга төштек. Низамга кепканы биреп, үзем аның кәнительле кызыл кәләпүшен киеп алдым. Болын шундый бер чуарлык белән бизәлгән, шундый бер яшьлек белән балкыган ки, каршында сәҗдә итмәү мөмкин түгел.


Чишмә яны яшел чирәм өсләренә
Җилбезәкләр, гөлбизәкләр сибелгәннәр;
Гөлдәй җанып, җилбезәкләрдәй нурланып,
Яшь җилкенчәк киенгәннәр, сөенгәннәр...


Болында элек җегетләр генә тора. Гармун уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Кызлар бәләкәй-бәләкәй тау төпләрендә тезелешеп утыралар, шунда җыелалар. Җегетләр янына үзләре килеп ваксынмыйлар. Уен башланыр алдыннан җегетләр, кызлар янына барып, үз теләгәнен җитәкләп алып төшә. Безнең кебек кунакларга хөрмәт өчен ике кулына икене дә тотып төшкәлиләр. Болын тагы ямьләнә. Матур-матур парлар болын тутырып йөриләр. Кулга-кул ялгап түгәрәкләнеп йөреп торалар. Круг эчендә бер гармунчы вә ике-өч җырчы, кочакланышып, агымга каршы әйттереп киләләр. Тагы бер кыз алмаштыра торган уеннары бар. Һичбер качу, тартыну, курку юк. Тәмам хөр рәвештә рәхәтләнеп уйныйлар.


Ак алъяпкыч матурлыйдыр җегет билен,
Кәнительле кәләпүштә нурлар җана,
Җегетләре кызга карап җылмайганда,
Кызларның керпекеннән гөлләр тама...


Җегетләрнең көчле кулларында назланып, салланып, нурланып йөргән кызларга карасаң, күзләрең сеңеп кала. Киемнәре, кыланышлары, уеннары үзләренә бөтенләй килешеп, күңелләрне каршыларында җөгендереп торалар.


Тал чыбыктай зифа, нәзек билләренә
Матур кызлар, алъяпкыч бәйләгәннәр,
Күкрәкләрен күперткәннәр, селкеткәннәр –
Җегетләргә «күз кәгъбәсе» әйләнәләр...


Кайсыбер кызлар җегетнең кулыннан ычкынып качып китә. Җегете куып тотып, кысып, кочып алып килә. Кайберсе җегетенә карамый, сыргаланып маташа. Җегет аңа да әмәл таба. Кайсылары җегетенә бөтенләй сыенып йөри, җегетнең кулы да кулдан тоту белән генә канәгатьләнми, билләргә таба «сәфәр» иткәли. Йөз-йөзләргә, авыз-авызларга җитә язып, «хәвеф күмер» була язып калгалый...


Җырлый-җырлый киң тугайны түгәрәкләп,
Егет-кызлар җитәкләшеп әйләнәләр;
Бер уйлыйсың, «нурга нурлар ялганган», дип,
Бер карасаң, гөлгә гөлләр бәйләнәләр...


Без, килешли үк, кызлар төркеменә бардык. Хаҗи разведка ясап йөрде дә, азмаз сөйләштереп торды да, берсен, кулыннан сөйрәп торгызып, минем кулыма тоттырды, берне үзе җитәкләде. Бүтәннәр дә берәр кыз алдылар. Пар-пар булып киттек болынга. Аннан да, моннан да җегетләр кыз җитәкләп төшә башладылар. Мин күп уйнамадым, төрле җирләрдән карабрак йөрүне ихтыяр иттем.


Читтән караучылар белән дөнья тулган. Бер якта әле җиткән егет, җиткән кыз булып, өлгерә алмаган үсмер малай-кызлар автономный эш күрәләр, өлкәннәргә тәкълид итәләр (иярәләр), киләчәккә әзерләнәләр. Аларның да кызлары тау башында утыра. Карышкан кызларны ике малай ике кулыннан тотып сөйриләр дә, алып төшәләр. Бер кызны җылата-җылата сөйрәп төшергәннәрен дә күрдем. Кызык!


Уен кояш баеганчы дәвам итте. Кайткан чакта урамнардан дәрьялар ташып акты.


Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №5. - 20-24 б. 

Теги: Мирхәйдәр Фәйзи Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру