Ямьле минем – Багражым

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркемнең йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше-болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә. Безнең аңыбызда һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халык культурасының гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләрен аңларга булыша. Туган илебезгә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең мөмкинлекләре аеруча зур.

Һәр төбәкнең үз горурлыгы булган данлыклы кешеләре бар. Аңа бәяне дә шуларның эш-гамәлләренә карап бирәләр. Бу яктан Кашка тау итәгенә сыенып утырган Зәй районы Баграж авылы халкы аерата бәхетле, чөнки зур дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә ия булган кешеләре бик күп аның: Урта Баграждан язучы Гурий Тавлин, җирле язучы Иван Глухов, шагыйрь Александр Кузьмин, Сарсаз Баграждан профессор Зинаида Михайловна Кузнецова, Югары Баграждан химик, Социалистик Хезмәт Герое Веньямин Григорьев, Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы, галим Федор Петров, геолого-минерология фәннәре докторы, академик Михаил Герасимов, шагыйрь һәм язучы Никифор Тукмачев һәм башкалар. Шулар арасында авылны, районны, республиканы гына түгел, илебезне дөньякүләм таныткан чаңгычы, Олимпия, ике тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Универсиада ярышларында җиңүче, унике тапкыр Советлар союзы чемпионы Федор Симашев исеме дә яңгырый.

Баграж атамасының килеп чыгышы.

Безнең Баграж авыл җирлеге Татарстан Республикасының Зәй районында урнашкан. Аңа: Югары Баграж (Верхний Багряж), Урта Баграж (Средний Багряж), Сарсаз-Баграж (Сарсаз-Багряж) авыллары керә. «Баграж» исеме удмурт сүзе — буера (бура), аш (су чишмәсе), ягъни «буралы чишмәдән» ясалган.
Зәй суына коючы Ирнә елгасының аръяк кушылдыгы — Баграж инеше бар. Ул Урал тауларының көнбатыш итәкләрендәге карсак тармакларының берсе читеннән тын гына агып ята. Диңгез өсте тигезлегеннән 232 метр биеклектәге Баграж урманлыгыннан башлана. Озынлыгы 19 км. Бу инешнең берничә кушылдыгы бар: уң якта Матка һәм Бурсык инешләре, сулда кече Баграж инеше, Чуал, Сарсаз инешләре. Уң як яры биек (чөнки Кашка тауның биеклеге — 212 метр).

Инеш буенда аның исемен өлешчә үзләренә үзләштергән Югары Баграж, Урта Баграж авыллары бар. Октябрь революциясе алдыннан Столыпин реакциясе елларында Баграж инеше буена Подгорная һәм Никкүчтем авыллары да калкып чыккан.

Сарсаз-Баграж авылы.

XVIII йөзнең ахырларында Баграж инешенә, Сарсаз инешенең кушылган төшенә Арча якларыннан бер төркем татарлар (Абдул, Усман, Бикан семьялары) күчеп килеп, Сарсаз Таман авылына нигез салалар. Олы юл буенда авылны еш кына талыйлар. Шуннан соң ул авыл читкәрәк, Сарсаз инешенең югары агымынарак күчерелә. Яңа урында авыл Яңа Баграж дип атала.
Ислам динендә Багражлылар XVIII йөз азагында чукындырылып христиан диненә күчереләләр. Бүгенге исеме Сарсаз Баграж – 1917 елда революциядән соң законлаштырыла.

XIX гасырның беренче чирекләрендә Сарсаз авылы янәшә-тирәдә иң зур авыллардан саналып, 400 хуҗалыктан торган. Исеменнән үк күренгәнчә, Сарсаз — күлле, сазлыклы урынга урнашкан булган. Акрынлап күлләр кипкән, кешеләр урманнарны төпләп, яңадан-яңа чәчүлекләр арчыганнар, игенчелек, терлекче-лек белән шөгыльләнгәннәр.

Югары Баграж һәм Урта Баграж авыллары.

Югары һәм Урта Баграж авылларына 1652-1658 елларда керәшеннәр тарафыннан нигез салынган. Бу авыл кешеләре элек-электән игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Тарихта 1773-1775 еллардагы Пугачев фетнәсендә Югары Баграждан Осип Семенов, Иван Матвеев, Осип Степановларның катнашулары, капитан Евсеев кул астында хөкүмәт гаскәрләре тарафыннан 1773 елның декабрендә әсир ителеп Казанга озатылуы билгеле.

Баграждан чыккан күренекле авылдашларыбыз.

Гурий Иванович Тавлин (1925-1998) 1925 елның 25 декабрендә Татарстанның Зәй районы Урта Баграж авылында туа. 1942 елда Югары Баграж урта мәктәбен тәмамла-ганнан соң, ул Түбән Биш җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 1943 елның февралендә Г.Тавлин армиягә алына, училищеда кыска вакытлы әзерлек үткәч, фронтка китә. Днепрны кичүдә, Украинаны, Белоруссияне, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша.

1946 елда демобилизацияләнеп кайтканнан соң, ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Г.Тавлин «Афәт» роман-трилогиясе, «Сары яфраклар коела», «Йолдызлар безгә янәшә», «Тәвәккәл таш яра» һ.б. китаплары белән киң катлам укучылар ихтирамын казана. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Бай-рак, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Язучы 1998 елның 17 февралендә вафат була. Г.Тавлин — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Глухов Иван Гаврилович Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. «Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән.

Зәй районының Урта Баграж авылында 1937 елның 1 мартында туган. Туган авылында башлангыч, Югары Багражда җидееллык, Түбән Биштә урта мәктәпне тәмамлый. 1992 – 1997 елларда Иван Гаврилович Глухов “Зәй офыклары” район газетасы баш редакторы булып эшли. Пенсиягә чыккач хикәяләр, шигырьләр, повестьлар яза башлый. 2007 елда хикәяләре, публицистик язмалары, повестьлары тупланган, Зәй хезмәтчәннәренә багышланган “Якын миңа туган як” дигән күләмле китабы дөнья күрә. Әлеге китап нигездә районда бергә укмашып яшәүче керәшен халкы тормышын яктырта һәм аның геройлары – реаль кешеләр. Китап 2008 елда Республика журналистларының XI «Бәллүр каләм» конкурсында «Китап авторы – журналист” номинациясе буенча призга лаек булды.

2008 елда Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең элекке баш зоотехнигы Р.Г.Әхмәтҗанов белән берлектә И.Г.Глуховның “Тарихта калган эзләр” исемле икенче зур күләмле китабы чыга. Моннан тыш, И.Глуховның әлеге автор белән берлектә, Зәй икмәк кабул итү предприятиесе директоры Р.М.Фәрдиевнең хезмәт юлына багышланган “Яшик әле бергәләп” исемле өченче китабы дөнья күрә. И.Глухов шигырьләр дә яза, аның 25 ләп шигыре газета битләрендә басылып чыкты. Матбугат өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” (1996), Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты (2011) дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Никифор Тукмачев 1942 елның 24 февралендә Зәй районы Югары Баграж авылында туа. Җидееллык мәктәпне туган авылында, урта мәктәпне Түбән Биш авылында тәмамлый. 1963 елда Алабуга медицина училищесын, 1970 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 25 ел Эчке эшләр министрлыгы системасында хәрби врач булып хезмәт итә. Аннан соң Түбән Кама кан күчерү станциясендә 10 ел эшли. Шигырьләрне мәктәп елларыннан ук яза башлый. Югары Баграж мәктәбендә дә, Түбән Биштә укыганда да мәктәптәге әдәбият түгәрәгенә яратып йөри. Иң беренче шигыре VIII сыйныфта укыганда “Кызыл Зәй” (“Туган авыл”) газетасында басыла. Районыбыз Чаллы булып торганда, редакция каршындагы әдәбият түгәрәгенә дә йөри. Никифор Тукмачев: “Ул редакция каршындагы түгәрәккә Мөнир Талипов, Хәниф Хөснуллин, Рәзим Вәлиуллин, Мөдәррис Әгъләмовлар да йөрде”, — дип искә ала. Шулай ук шигырьләре “Ватаным Татарстан”, “Туганайлар” газеталарында, “Идел”, “Мәйдан” журналларында басылды.

Федор Симашев (1945-1997) Бүләк һәм премияләре: Олимпия чемпионы (1972), СССРның атказанган спорт мастеры, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, «Почет билгесе» ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале иясе.

Федор Петрович Зәй районының Югары Баграж авылында 1945 елның 13 мартында Петр Исакович һәм Федора Федоровна Симашевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Баграж авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, урта белем алу өчен 9 чакрым ераклыктагы Түбән Биш авылына йөри башлый. 10 нчы сыйныфта укыганда Федор Симашев чаңгы буенча Зәй районы чемпионы исеменә лаек була. 1963 елны Түбән Биш урта мәктәбен тәмамлап өлгергәнлек аттестаты ала. 1964 елны Симашев Совет армиясе сафларына алына. Ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1966 елны В.Н.Бучин аны Мәскәүгә «Динамо” командасына чакыртып ала һәм махсус план буенча ярышларга әзерләнүне дәвам итәләр. 1972 елда Япониянең Саппоро шәһәрендә XI кышкы Олимпия уеннары үткәрелә. Унбиш километрлы дистанциядә Федор Симашев көмеш медаль ала. 13 февраль көнне үткәрелгән 4х10 километрлы эстафетада чаңгычылар В.Воронков, Ю.Скобов, Ф.Симашев, В.Веденин дөньяда иң көчлеләр булып саналган Норвегия, Швеция командаларын узып, алтын медаль алалар һәм Олимпия чемпионы исемен яулыйлар.

Чал тарих… Гаҗәп нәрсә ул тарих. Әйтерсең вакытны вак иләктән или. Әһәмияте булмаган вакыйгалар тарихтан юкка чыга, онытыла, мөһимнәрен исә бернинди рәшә, тузан да капламый, буыннан-буынга тапшырыла, халык хәтеренә күчә алар. Авылым исеме тарих битләрендә дә урын алган. Емельян Пугачев һәм аның юлдашлары Кашка тау тирәсендә биш атналап яшәгән.

Баграждан күпме данлыклы, күренекле кешеләр чыккан, күбесе әле хәзердә үзләренең иҗат баскычлары буенча өскә күтәреләләр. Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез дөньяны танып-белергә, андагы яхшы һәм начарны аера белергә генә түгел, туган ягыбызның байлыгын матурлыгын күрергә дә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтәләр. Ә дөньякүләм танылган чаңгычы Федор Симашев үрнәгендә күпме яшьләр спортка тартылды. Хәзерге көндә Багражда туып-үскән егетләр Петров Артур һәм Коронов Петр чаңгы ярышларында даими катнашып, алдынгы урыннар алалар. Алга таба аларга уңышлар телисем килә.

Һәрбер кеше үзенең туган ягы, туган төбәге, данлыклы кешеләре белән горурлана. Мин дә матур табигатьле туган ягым, тарихларга кергән Кашка тавым, данлыклы илкүләм һәм дөньякүләм танылган авылдашларым белән чиксез горурланам.

Чернова Ирина Григорьевна, Зәй муниципаль районы Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Комментарий язарга