Журнал «Безнең мирас»

Ялган сөйләшмәк

Ялган сөйләшмәк - бик яман холык вә гакылсызлыктыр. Ялганчы бала – Аллаһы Тәгаләнең һәм ата-анасының вә хәлфә, вә башка кешеләрнең дошманыдыр. Ялган сөйләшүдән бик саклану тиештер. Үзең бик зур начарлык кылсаң да, ялган сөйләшмәсәң, тугрылыклы булсаң, нинди начар эштән дә котылырсың. Ялган сөйләүче олуглар каршында һәм иптәшләре каршында кадерсез вә игътибарсыз булыр. Ялган сөйләшергә өйрәнгән кешенең күп вакытта ялганчылыгы сизелеп, оятка калыр. Кешеләр алдында ялган сөйләшеп оятка калу кеби дөньяда һич зур гаеп юктыр. Имди һичбер вакытта ялган сөйләшергә вә кешене алдарга өйрәнмәңез. Тугры сүзле булыңыз, бер мәртәбә ялганчылыгыңыз чыкса, мең мәртәбә дөрест сөйләсәңез дә, сезнең сүзләреңезгә ышанмаслар.


Хөсәен Әбүзәров "Уку китабы" 
Фото: pixabay

Теги: Хөсәен Әбүзәров Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру