Буыннардан күчкән якты мирас

Балачак… Әти-әни назына төренеп, уйнап-көлеп, тәгәрәшеп үскән бер борчусыз күңелле чор… Ә янәшәдә әби-бабайларның да булуы, аларның җылы кочагында иркәләнеп үтелгән еллар – гомернең иң татлысы, иң баллысыдыр ул, мөгаен. Ул яктан без дә, апам белән, бик бәхетлеләр, чөнки ике әбиле, ике бабайлы балачак кичердек. Көнозын эш белән мәшгуль әти-әниебезгә безне тәрбияләшергә ярдәм иткән, һәрчак янәшәбездә булган әби-бабай янында бик рәхәт булса да, әниебез ягыннан булган әби-бабайларыбызны да бик сагына, аларга барырга ашкынып тора идек. Бездән шактый ерак яшәгәнгәме, аларны Ерак әби, Ерак бабай дип атап йөрттек.

Һәркем өчен күркәмлек, тугрылык өлгесе булган әлеге изге җаннар – безнең Ерак әби һәм бабабызны Арча районының Субаш-Аты авылы халкы бүгенге көндә дә Ак әби, Ак бабай буларак хәтерли. Гаҗәеп йомшак күңелле, үтә дә тыйнак, чиста-пөхтәлеге белән күпләрне сокландырган әбиебез белән сугышларны кичеп кайткан җор телле, кулында ут уйната торган уңган-булган балта остасы, гаять җитез бабабыз, гомерләре буена соклангыч пар булып, бер-берсен тулыландырып яшәделәр.

Бабай мал-туар арасында кайнаша, каралты-кураны гөл итеп тота, ә әбиебез өй тирәсендә йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль була иде. Без, ике кызчык, әбиебез тирәсендә бөтереләбез, булдыра алган кадәр ярдәм итәргә омтылабыз. Һичкайчан тавышын күтәрмәс, сабыр, тыныч холыклы әбиебез үз-үзен тотышы белән дә безгә үрнәк. Әнә ул җайлап кына эш тәртибен аңлата, тырышлыгыбызны күреп, чын күңеленнән куана, аркабыздан сөя. Эшләребезне тәмамлап, тәмле чәй эчкәннән соң, йомшак диванда ял итәргә яратабыз. Гадәттәгечә, канәгать елмаеп, әбиебез дә яныбызга килеп утыра. Без исә, түземсезләнеп, аның сүз башлавын көтәбез. Бераз тын алгач, йомшак тавыш белән, әби сүз башлый: «Рәхмәт, балакайлар, тырышасыз, гел шулай игелекле булыгыз. Бер бик гыйлем кеше болай дип язып калдырган: «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана өчен тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык, ахирәттә йөзгә аклык китерер».

Ахирәт сүзен аңламасак та, әбине бүлдерүдән куркып, тын да алмый тыңлыйбыз. Ләкин аның безгә карап, сез – бик тәрбияле балалар, әти-әниегез өчен аклык кына булып яшәсәгез иде, дип, башыбыздан сыйпап куюыннан ул сүзнең яхшы мәгънәдә булганлыгына шигебез калмый. Әбиебез дәвам итә: «Тәрбияле баланы һәркем яратыр, мактап кына телгә алып сөйләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас». Күңелдән генә шул ике баланы чагыштырып утырам: тәрбиялесе бик матур, гел елмаеп кына сөйләшә, ә теге, тәрбиясез дигәне, нинди ямьсез, киемнәре пычрак, сөйләшүе дә дорфа. Юк, икенчесе бер дә ошамый миңа. Аның кебек булырга ярамый. Әби сөйләгәннәрне сабый акылым аша уздырып, анализлап, үземчә нәтиҗә ясап утырганым әле дә исемдә… Соңрак әбидән ишеткән «бик гыйлем кеше язып калдырганнарны» әниебез авызыннан да ишетү безнең өчен куаныч булды. Ул гыйлем кешенең Ризаэддин Фәхреддин исемле икәнен, ә китапның «Тәрбияле бала» дип аталуын белдек.

Әби белән бабай бик акыллы, төпле, тәрбияле кешеләр иде. Алар безгә тәрбияви әкиятләр, хикәяләр сөйлиләр, тормыштан күп мисаллар китерәләр, аларны безнең аңга – балалар аңына барып җитәрлек гади итеп аңлата беләләр иде. Әниебезнең дә алар тәрбиясендә үсүе, үзе әни булгач, аларны безгә – балаларына җиткерүе, безне дә шул үрнәктә тәрбияләргә омтылуы белән горурланам.

Әти-әниебез, авылыбызның мөхтәрәм укытучылары буларак, безне тәртипле, итагатьле итеп үстерүгә зур игътибар бирделәр. Җайлап кына әдәп-әхлак нормаларын, туганлык, дуслык, өлкәннәргә хөрмәт, аралашу әдәбен төшендерделәр. Мәктәпкә беренче адымнарыбызны атлаганчы, без тәрбияле баланың мәктәпкә ничек баруы, анда үзен ничек тотуы, дәресләрен ничек әзерләве турында әти-әниебез сөйләгәннәрдән белдек. Яшүсмер чорыбызда өстәлебездә һәрчак Ризаэддин Фәхреддиннең «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы булды. Мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогия университетының тарих-филология факультетына укырга кергәч, үзем өчен әлеге гыйлем иясен бөтен гомерен татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, ислам динен саклап калуга багышлаган халкыбызның күренекле мәгърифәтчесе, галим, язучы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин буларак ачтым. Киңәшләрен тыңлап үскән бала буларак, аеруча якын иде ул миңа.

Әбиебезнең күңел сандыгында сакланып балаларына күчкән, китап булып безгә — оныкларына тапшырылган олы мирас – Ризаэддин Фәхреддиннең «Тәрбияле бала», соңыннан аңа килеп өстәлгән «Балаларга үгет-нәсыйхәт» хезмәтләре – нәселебезнең һәр буынын тәрбияләүгә зур өлеш керткән өстәл китаплары. Бүгенге көндә әлеге әхлак мәсьәләләренә багышланган, халык тәҗрибәсенә нигезләнгән хезмәтләрне безнең балаларыбыз тыңлап үсә. Олуг галимнең шундый канатлы сүзләре бар: «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Димәк, кеше тормышындагы бик мөһим булган иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без балаларга гаиләдә кечкенәдән үк сала башларга тиеш. Бу – һәр әти-әнинең изге бурычы. Мин исә, нәселебездә өстәл китабыбыз булып буыннан-буынга күчеп килгән әлеге искиткеч мәгънәле хезмәтләр авторы – мәшһүр педагог Ризаэддин Фәхреддин алдында баш иям.

 

Гөлнара Гатауллина, Казан шәһәре

Фото: Татар-информ

Комментарий язарга