Журнал «Безнең мирас»

Халыкара Туган тел көне

Бурыч: Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, милли халык уеннарын, җыр, биюләрен өйрәнүгә теләк уяту.
Шөгыльнең барышы:
Зал бәйрәмчә бизәлгән.
Тәрле милләт киемнәре кигән балалар музыка астында залга кереп, ярымтүгәрәк итеп урындыкларга утыралар.
Алып баручы: - Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар.
Хәерле көн сезгә!
Алып баручы: Карап тормый ара еракка
Дуслар килгән безгә кунакка
Дуслык бит ул – бәйрәм бизәге!
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгәдә.
Бүген без зур  бәйрәмгә җыелдык.21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Без күпмилләтле илдә яшибез. Күбегез өчен туган тел – рус теле. Без сезнең белән татар телен дә өйрәнәбез,чөнки Татарстанда яшибез. Татарстанда ике дәүләт теле бар: татар теле һәм рус теле.
Бала:
Дөньяда иң-иң матур ил, Ул-минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел, Ул минем туган телем.
Бала:
«Балам»-диеп, туган телдә, Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!-дип, әнкәемә, Мин туган телдә дәшәм.
Җыр «И туган тел».
Алып баручы:

  • Балалар без кайсы республикада яшибез?

  • Татарстанда.


Алып баручы:

  • Татарстан Республикасының башкаласы ничек атала?

  • Казан шәһәре.


Алып баручы:

  • Әйе, балалар, Казан шәһәре.(Казанның бер-ике гомуми күренеш альбомнан күрсәтү). Балалар Татарстан Республикасында татарлар гына түгел, рус, мордва, чуваш, мари, башкорт һәм башка милләт вәкилләре дә яши. Һәр халыкның үз теле, үз гореф-гадәтләре, үзенә генә хас матур җырлары, биюләре бар.


Әйдәгез әле Туган тел көненә багышланган шигыръләр тыңлап китик.
Бала:
Татар теле-минем туган телем,
Сойлэшуе рэхэт ул телдэ.
Шул тел белэн койлим.
Шул тел белэн сойлим
Миллэттэшем булган хэркемгэ.
Бала:
Доньялар кин, анда иллэр бик куп.
Туган илем минем бер генэ.
Туган илемдэ дэ теллэр бик куп,
Туган телем минем бер генэ.
Алып баручы: Һәр халык үз телен мактады. Туган телдә шигырьләр, җырлар, былиналар, әкиятләр язылган.Әйдәгез эле татар биюен карап китик әле. (Татар биюе )
Бала:
Туган җирем – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
(Бер бала курайда уйнаган вакытта, Сөембикә булып киенеп, кыз бала чыга һәм зал буенча шушы көйгә биеп йөри).
Алып баручы: Безнең төбәк халыкларының искиткеч биюләре бар, алар аның мәдәнияте һәм көнкүреше белән бәйле. Бию-халык күңелен, аның милли традицияләрен гәүдәләндерү.
Рус биюе.
Бала:
Сандугачкай сайра,сайра
Котлап язгы таннарны
Туган җирдәй гүзәл җирләр
Дөньяда тагын бармы?
Бала:
Күрче, дөнья нинди матур,
Тирә-ягың гөл генә.
Гөлбакчадай ямьле була
Бары туган җир генә.
Алып баручы: Ә хәзер без түбәтәй белән уен уйнап алабыз. Уен “Түбәтәй” дип атала.
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа җәза бирелә (җырлый, шигырь сөйли,бии).Уен шулай дәвам итә.
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ерактан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм дигәнсең.
Түп-түп-түбәтәй,
Түбәтәең укулы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Алып баручы: Бик яхшы балалар.
Һәр халыкның үз үзенчәлекләре, традицияләре, мәдәнияте һәм Теле бар. Болар барысы да һәр халыкны бер-берсеннән аерып тора. Нәкъ менә бу кешеләрне теге яки бу халыкның үз-үзен тотышы белән горурланырга мәҗбүр итә. Ә телдә халыкның яшәү рәвешенең барлык үзенчәлекләре бирелә. Шуңа күрә аларның күбесе, хәтта кечкенә дә, барлык чаралар һәм көч белән дә үзләренең телләрен, горурлыкларын саклап калырга тырыша.
(Кыргыз телендә бер бала җыр башкара.)
Безнең республика белән янәшә Башкортостан Республикасы урнашкан.
Анда бик тырыш, күңелле, кунакчыл халык яши.
(Башкорт биюе)
Һәм бездән сезгә кечкенә сюрприз әкият “Бала белән Күбәләк”.
Алып баручы: барлык телләр дә матур, һәр тел матур. Онытмагыз, туган телегезне яратыгыз, аны саклагыз, алар белән горурланыгыз!
Барыбыз бергә "Дуслык турында җыр” җырлыйбыз.
Хабибуллина Ләйсән Равильевна, Казан шәһәре Совет районы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру