Журнал «Безнең мирас»

WorldSkillsны Горки-Әмәт урман паркында карарга мөмкин

Казанда быелның 22-27 августында WorldSkills («Ворлдскиллс») эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрелә. Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарын башкаланың Горки-Әмәт урман паркында зур телеэкраннан карап булачак.



– Бу паркта алты көн дәвамында Татарстанга һәм эшче яшьләргә багышланган чаралар: концертлар, диджей-сетлар, лекцияләр, кинофильмнар күрсәтүләр һәм осталык дәресләре үткәрелә, – диде «Казан парклары һәм скверлары дирекция­се» җитәкчесе Марат Закиров.
«Ворлдскиллс» шигарендәге шушындый ук эчтәлектәге чаралар Кабан күле буенда һәм Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында да оештырыла. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары чемпионатта катнашучылар белән очраша, хәтта үзеңне теге яки бу профессиядә сынап та карап булачак.
– Горький паркындагы чаралар илләр һәм халыклар дуслыгына багышлана. Казанлылар һәм шәһәр туристлары чемпионатта катнашучылар белән очрашып кына калмыйча, төрле илләрнең һәм континетларның мәдәни үзенчәлекләре белән дә таныша алачак, – диде Марат Закиров.
23-26 август көннәрендә Горький паркында һөнәр остаханәләре эшли, аш-су әзерләү дәресләре үткәрелә, ә «фудкорт»та төрле илләр халыкларының милли ризыкларын авыз итәргә була. Татарстан артистлары белән иҗат коллективлары концерт куя.
Кабан күле буенда Татарстан мәдәнияте чагылдырыла. Казан музыкантлары, шулай ук Камал театры, Тинчурин театры һәм «Угол» театры артистлары чыгыш ясый. Кичке якта Татарстан режиссерлары фильмнары күрсәтелә, теләгән кешеләр өчен түләүсез экскурсия оештырыла.
Казан паркларында һәм скверларында мәдәни-күңел ачу программасы 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Быелның 10 маеннан башлап барысы 201 мәдәни-күңел ачу спорт чаралары үткәрелгән. Паркларда һәм скверларда кафелар, туңдырма сату һәм җәмәгать туклануы нокталары, аттракционнар, спорт-күңел ачу корылмалары, спорт җиһазлары прокатлары эшли.
Казан мэры Илсур Метшин: «Гаиләләрнең җыйнаулашып паркларда йөрүләрен кинофильмнарда һәм төсле журналларда гына күрә идек. Чит илләрдә генә түгел, Казанда да хәзер гаиләләр паркларга чыга», – дип, шәһәрнең җәмәгать мохитеннән актив файдаланырга чакырды.
http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/urmanga-baryyk-worldskills-karyyk

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру