Владимир авылы тарихы

Мәгълүм ки, Урта Идел буйларында катлаулы этногенетик процесслар булып узган, төрле төрки, төрки булмаган халыклар үзара тарихи, лингвистик бәйләнешкә кергәннәр. Бу бәйләнешләрнең тамырлары ерак гасырларга барып тоташа. Мондый бәйләнешләр авыл атамаларында бик ачык чагыла. Мамадыш районында Югары Бүрсет, Бүрсет-Сукачы, Кече Бүрсет авыллары билгеле. 18 йөз башында Маленков фамилияле кеше Бүрсет суы ярында бакыр таба, аны эшкәртү өчен завод сала. Әлеге авылларда яшәүчеләр бакыр чыгару заводында эшләп көн иткәннәр.

Владимир авылы да Бүрсет елгасының кушылдыгы янында урнашкан. Шуна күрә дә аның элеккеге исеме Кече Бүрсет булган. Авыл территориясенә беренче килеп урнашкан кешеләр кем булган – татармы, христиан динен кабул иткән кешеләрме-билгесез. Академик Марсель Әхмәтҗәнов бу хакта: “Кече Бүрсет авылы Болгар шәһәреннән килгән мукшылар авылы булган. Бу бик кызыклы мәгълүмат, чөнки бүгенге Шәһре Болгарда сакланган 19 гасыр татар төрбәсендә мукшы хатыны күмелү факты археологларга мәгълүм”,-дип яза. Кайбер чыганаклар буенча 1710-1711нче елларда Кече Бүрсет авылында яңа чукындырылган 14 гаилә яшәгәнлеге әйтелә. Ә авылның моннан да иртәрәк чоры турында рәсми документлар юк. 1724 елгы халык санын алу документларында авылда -78, Үсәлидә -70, Югары Кыерлыда 69 ир-ат яшәгәнлеге әйтелә. Димәк, Кече Бүрсет күрше-тирә авыллар арасында иң зур авылларның берсе булган дип әйтергә нигез бар.

Өлкән буын кешеләренең һәм туган як тарихын өйрәнүчеләрнең фикеренчә, aвыл 17 гасырның урталарында оеша. Беренче күченеп килүчеләр “Өй елгасы” буенда үзләренә урын коралар. Янгын сарае тирәсенә тагын алты хуҗалык каяндыр күчеп килә. Араларында Йөзи исемле кеше дә була. Шуннан йөзинекеләр нәселе һәм Юзиев фамилиясе таралган. Бу төркемгә “Өй елгасы” буендагылар килеп кушыла. Соңрак Колышчы авылы ягыннан Карамалыдан хәзерге кибет урнашкан җиргә күченеп килүләре билгеле. “Өй елгасы” буендагы беренче кешеләр авылның хәзерге урынына күчкәннәрме, әллә моннан бөтенләйгә киткәннәрме-билгесез. Күченеп китүләре дә мөмкин, чөнки Урта Сон авылы кешеләре белән якынлык җепләре дә электән килә. М.Әхмәтҗанов Владимир татарларының чукындырылганчы балыкчылык белән шөгыльләнгәнүләре турында әйтеп үтә.

Авылны беренче оештыручыларның татарлар булуы турында да фикер йөртә алабыз. Бу хакта аларның фамилияләре дә сөйли: Абдряшев-Габдрәшит, Пасыев-Фәсхетдин, Бахров-Бәкер исемнәреннән ясалганнар. Авылда татар зиратының булмавы (яки аның урынын белмәвебез) безгә бу фактны тулысынча расларга мөмкинлек бирми. Билгеле булган өч зиратта да үлеләр христиан дине гореф-гадәтләре буенча күмелгәннәр.

Кече Бүрсет кайчан Владимир дип атала башлый – бу турыда төгәл мәгълүмат юк. Бары тик беренче буларак христиан динен кабул итүче кеше хөрмәтенә шулай атала башлавы гына билгеле. Владимирда фамилияләр һәм аларның барлыкка килү тарихы кызыклы. Әләй (Алексей) дәдәй герман сугышыннан бер аягын гарипләндереп кайта. Аксап йөргән, шуннан Аксаков фамилиясе ясала. Бер йортта ике Иван яки куш Иван яшәгән һәм Кушаев фамилиясе барлыкка килгән. Иванны кыскартып, Ибуш дип тә атап йөрткәннәр. Ибушев фамилиясе шуна нигезләнеп ясалган. Авылда Ипкиев, Ибетиев, Саркиев, Такмиев,Сапурин кебек фамилияләр очрый.

Авыл кешеләре Петр патша вакытында лашманнар булып хезмәт иткәннәр, авыл җирендә бакыр чыгарганнар. Пугачевның бер отрядында авылдан 5 кешенең хезмәт иткәнлеге мәгълүм. Иван Петров исемле Владимир кешесенең патша армиясендә күп батырлыклар күрсәтеп, 4 Георгий тәресе белән бүләкләнгәнлеге билгеле.

Үзенең уңдырышлылыгы белән әллә ни макталмаган Владимир җире. Тормыш итү өчен, дөнья көтү өчен халык өстәмә шөгыль тапкан: тире иләгән, көрәк, кисмәк ясаган, тәгәрмәч тугымы эшләгәннәр, мунчала төшергәннәр. Оста тимерчеләре, арпа, солы яра торган машина ясый белүчеләре булган. Умарта күп тотканнар. Усәли базарында тәпән-тәпән бал сатканнар.

Авылда агач чиркәүне 1890 елда төзи башлыйлар һәм 1893нче елда төзеп бетерәләр. Чиркәү төзү өчен Изге Синод 3812 сум, Алабугадан Стахеевлар комитеты 230 сум акча булеп бирәләр. Христиан динен тотучылар 516 сум акча җыялар. Приход кешеләреннән җыелган акчага 14,6,4,2 потлы чаң куялар. 20 гасырның 30нчы елларында чиркәү ябыла. 1937нче елда чиркәүнең куполын кисәләр. Арсентий атакайны өеннән куып чыгаралар. Сугыш елларында ул Казан шифаханәсендә вафат була. Чиркәү бинасы хәзер авыл клубы хезмәтен үти.

Авылда беренче ирләр мәктәбе 1869 нчы елда, хатын-кызларныкы 1897 елда ачыла . 1899 елда аларда 31 ир бала, 24 кыз бала белем ала. Балалар өчен мәктәп 1924 нче елда ачыла һәм поп өенә урнаштырыла. Мәктәпнең беренче укытучысы — Смирнов Семен Осипович була. Ул тумышы белән Албайныкы. Укытучылар семинариясен тәмамлап кайта, беренче хезмәт юлын Владимир мәктәбендә башлап җибәрә. Алга таба мәктәптә Колышчыдан Иван Усачев, Никифоровадан Прасковья Захарова укыта. Аларның эшен Тупаев Фрол Алексеевич дәвам итә. Ул дәүләтебезнең иң югары бүләге- Ленин ордены белән бүләкләнә. Фрол Алексеевич 3 ел эчендә 125 баланы укырга һәм язарга өйрәтә. Дөньви фәннәрнең нигезләренә төшендерә. Балаларны хәтта алман теле әлифбасы белән таныштыра.
1931 нче елда владимирлылар “Авангард” колхозы төзегәннәр. Аны районда беренче урынга чыгарганнар. 1935нче елда әлеге колхоз Кызыл Йолдыз районы составына керә. 1959 нче елда 6 авыл берләшүе нәтиҗәсендә, “Авангард” колхозы арттагылар рәтендә йөргән “Куйбышев” колхозына кушыла. Бу “колхозларны эреләндерү” дип аталган, ә чынлыкта авылларның тамырына балта белән чабу булган. Авылдагы пилораманы гына түгел, чиркәүнең соңгы побы яшәгән йортны да Үсәлигә алып төшеп киткәннәр. 1959 нчы елда “Куйбышев” колхозы Кызыл Йолдыз составыннан чыгып, Мамадыш районына күчә. Бу елларда 237 хуҗалык булган, 825 кеше яшәгән.
Су буенда яшелчә бакчасы, тавык фермасы, шулай ук тирә-якка бик данлыклы кипеч заводы була. 76-77 нче елларда завод гөрләп торган. Анда 20ләп кеше эшләгән. Район үзәгендәге иске администрация бинасын элеге завод кирпеченнән төзегәннәр.

Владимир – бу тирәдәге иң озын авылларның берсе. Урам атамаларын халык үзенчә яраклаштырган: Арт урам, Ястык урамы, Нәпес очы, Түбән оч, Урта оч дип атау гадәткә кергән. Авыл чишмәләргә дә бик бай: Изгеләр чишмәсе, Наум чишмәсе, Мүкле күл чишмәсе, Учып чишмәсе, Сөн чишмәсе, Гөргери Иваннар чишмәсе, Гәверлә чишмәсе, Салкын кое, Ибашай коесы. Һәр чишмәнең кызыклы тарихы бар.

Авыл гаҗәеп матур табигать кочагында урнашкан. Тирә-ягын боҗра сыман урманнар, таулар чолгап алган. Авыл узе үзәндә утыра. Биектау, Чияле тау, Наум тау башы, Кала тавы атамалары әнә шул тауларны күздә тотып ясалган. Авылны җәй-көз айларында җиләк-җимеше, гөмбәсе белән кинәндерүче Әрнәш елгасы, Урганак елгасы,Чишмә елгасы, Челән елгасы, Җәен елгасы бар. Ә менә Бәхтияр Канкаевның авылдан узуы, урмандагы “Бәхтияр юлы” исеме белән мәңгеләштерелгән.

Эшли дә, ял итә дә белә уладимирлылар ( алар узләрен яратып, шулай диләр) Кызу көннәрдә Кызыл яр буендагы инештә, Курачта су коенырга яраталар. Бәйрәмнәрне, борынгы гореф –гадәтләрне, йолаларны саклап яши беләләр. Алар — җыр-моңга һәвәс халык. Буыннардан-буыннарга күчеп килүче керәшен татарларының борынгы көйләре тыңлап туймаслык. Керәшен җырларының моңлылыгы, алардагы үзәкне өзеп ала торган сагыш һәрберебезне сокландыра.

Шагыйрь Гәрәй Рәхим:

И керәшен, карендәшем минем,
Халкымның бер асыл бизәге.
Синең көйне бер тыңлаганнарның,
Гомерлеккә өзелә үзәге,

-дип юкка гына язмагандыр.

Керәшен җырларын халкыбызга ишеттерүдә, җиткерүдә Георгий Ибушевка тиңнәр юк. Ул Татарстанның атказанган артисты, тумышы белән Владимир авылыннан. Кирилл һәм Петр исемле кешеләр исә авылда гына түгел, тирә-якта оста гармунчылар булганнар. Гармуннар ясаганнар. Һәвәскәр музыкантлар белән Заһидулла Яруллин да кызыксынган, алар белән аралашкан. Сукыр музыкант Микаш дәдәй , төрле музыка коралларында уйнап, тирә-як авылларда йөргән. Авыл халкының тагын зур горурлык белән искә алырлык шәхесләре бар. Алюкова Анна Григорьевна – Бөек Ватан сугышында катнашкан. Күп батырлыклар күрсәткән. Данилов Иван Михайлович — Кызыл йолдыз ордены кавалеры. Шулай ук авыл кешеләре арасында Татарстанның атказанган медицина хезмәткәре дә, танылган журналисты, атказанган агрономы, атказанган урманчылары, чаңгы буенча спорт мастерлары да бар.

Авыл елдан-ел яңара, матурая. Төзек йортлары, көмеш сулы чишмәләре, игелекле гамәлләре, фидакарь кешеләре белән данлыклыклы ул Владимир авылы.

Габдрафикова Алсу Илдус кызы, Мамадыш районы Владимир төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Комментарий

  1. Юрий Карпов

    Мысль о том, что деревня Владимирово была названа в честь первого крещеного татарина из деревни Малый Берсут, а также о том, что деревня Владимирово возникла на основе существовавшей деревни Малый Берсут после ее переименования , не совсем верна.
    В книге « Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII веке», изданной в Казани в 1908 году под редакцией профессора Д.А.Корсакова, есть «Ведомость о наместничестве Казанском», где содержаться статистические данные за 1781-1782 год. На странице 243 книги в списке селений Мамадышского уезда под номером 203 значится «деревня Малой Берсут, при ключе же, крещеные татары, 63 (указано количество ревизских душ, то есть мужчин, облагающихся налогом). Проживали там изначально кряшены (по документу «крещеные татары»), так что крестить из этой деревни под именем Владимир никого не могли. А из метрики Владимирской церкви конца XIX-начала XX века, в которой говориться, что «..священник села Владимировка Миропольский ( этот священник действительно служил в село Владимирово) венчал жителя деревни Малый Берсут…» получается, что деревня Малый Берсут и село Владимирово совсем разные населенные пункты. Если предположить, что село Владимирово названо в честь человека, то скорее всего этот населенный пункт основал на новом месте выходец из деревни Малый Берсут по имени Владимир. Вероятно, ему пришлось основать новое поселение поблизости от прежнего места жительства из-за нехватки земельных угодий, такое было частым явлением, ведь переселялись даже в другие регионы. А так как эти населенные пункты находились рядом, то позднее произошло слияние этих деревень под общим названием Владимирово. Этим можно объяснить, почему исчезло название Малый Берсут и возникло название Владимирово, а не потому, что одно название деревни сменили на другое в честь первого крещеного татарина.

  2. Лидия Пасыева

    Автор авыл тарихына караган куп мәгълүматлар туплаган, бу, әлбәттә, мактауга лаек. Ләкин текстта кайбер төгәлсезлекләргә дә игътибар итәргә кирәк. Академик Марсель Әхмәтҗанов Кече Бүрсетне мукшылар авылы дип санагач, татар авылы булганмы дигән сорауга анык җавап бар дигән сүз. Мукшылар- фин-угыр халкынын борынгы бабалары. Чыннан да авылда мэҗусилек йолалары буенча кумелгэн каберлек булуы билгеле. Ләкин авторның Владимир керэшеннэренең чукындырылган татарлар икэненэ басым ясавы сизелэ. Бу мәсьәләгә бик сак һәм саллы дәлилләр белән якын килергә кирәк дип саныйм.

Комментарий язарга