Журнал «Безнең мирас»

Венгрия, Татарстан археологлары Болгар яны каберлеге турында китап чыгарачак

Киләсе елда изге Болгар янындагы Спас районы Танкеевка авылы каберлеге турында китап басылып чыгарга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Венгрия археологы Аттила Тюрк әйтте.

Бу көннәрдә Танкеевка авылында Венгрия һәм Татарстан археологлары, студентлар катнашында халыкара экспедиция үтә. Бу территориядәге каберлекне галимнәр мең елдан артык элек кешеләр җирләнгән урын дип фаразлый. Башта мәҗүсиләр йоласы буенча, аннары Ислам кабул ителгәч, мөселманнарча кешеләр күмелгән булуы фаразлана. Шул исәптән, борынгы венгрлар да шушы каберлекләрдә җирләнгән булуы ихтимал.
“1974 елда безнең өчен монда бик зур каберлек ачылды, бу борынгы венгрларның килеп чыгышында үзенә күрә бер революция ясады. Венгриядә инде 30 еллап шушы казу эшләре нәтиҗәсендә табылган материал билгеле. Монда казылган 1 мең каберлек турында Будапештта 1977 елда француз телендә монография басылып чыккан иде”, - диде Аттила Тюрк “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, 1960 елларда ук танылган арехолог Евгений Казаков шушы җирлекне өйрәнгән. “Монда кызыклы гына дәлилләр табылган, шуңа күрә без казуны дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдек. Ике-өч ел элек Татарстанда венгр археологларының КФУ белән хезмәттәшлеге турында килешү төзелде”, - диде ул.
“Табылдыкларның төсле фотосурәтләре белән XXI гасыр дәрәҗәсендә яңа зур каталог ясарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Танкеевка каберлеге турында китап бастырып, венгрлар тарихы турында күбрәк мәгълүмат белербез дип ышанам”, - диде Венгрия археологы.
Ул бу томның ике томлы саллы хезмәт булу мөмкинлеген әйтте. “Китапта 1500 каберлек турында белешмә булачак. Бәлки, беренче томы яхшы фотосурәтләр белән каталог рәвешендә, икенче томы тикшеренүләр, бәяләмәләр белән булачак”, - диде Аттила Тюрк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/05/189334/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру