Сезнең вакыт та шулаймы?

Дүшәмбе көнне иртән сөйләшеп утыралар:

— Бүген кайсы число инде?

— Егерме бише.

— Ай да беткән икән. Вакытны әйтәм, яшен ташымыни, шәйләми дә каласың. Менә гыйнвары дa тулды, диген…

— Хезмәт хакы алырга бер атнадан кимрәк калды.

— Ә… Тагын бер атна… Ерак икән шул. Күзең күгәрер. Әзенә түзгәнне күбенә дә түзəрбез инде. Вакытны әйтәм, көзге болытмыни, узмаса узмый икән…

 

«Безнең мирас» журналы — 2017. — №3. — Б.116

Фото: pixabay

Комментарий язарга