«Вәгъдә» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай

Вәгъдә
(Татар халык җыры)

Таң атканда салкын чишмә буенда
Очраштык без иркәм белән тагын да.
Күктә болыт тулган иде,
Сандугач та тынган иде,
Без аерылып киткән чагында.

Вәгъдә биргәч, кирәк иде көтәргә,
Нигә инде мине моңсу итәргә?
Зәйтүн гөл чәчкәсе кебек
Яшьтән сөйгән үз ярыңны
Нигә инде ялгыз итәргә?

Вәгъдә биргәч, яшь егеткә дөньяда
Саф мәхәббәт, керсез күңел, хис кирәк.
Яшьтән өзелеп сөйгән ярың
Үз вәгъдәсен үзе бозгач,
Газапланып тибә яшь йөрәк.

 

Узган гасырның 1950-1960 нчы елларында үзешчән сәнгать чын мәгънәсендә гөрләп чәчәк атты. Авыл һәвәскәрләре бер генә бәйрәмне дә концерт-спектакльсез үткәрми, радиодан яңгыраган яңа җырларны алар, шундук отып алып, җырлый да башлый иде. Алтмышынчы елларда концерт саен башкарыла торган бер җыр күңелдә нык сакланган. Ул – «Вәгъдә».

«Вәгъдә»не иң беренче булып радиодан халыкка җырчы Сөләйман Йосыпов җиткерде. Бу узган гасырның илленче еллары иде.

Җырчы, ТАССРның атказанган артисты (1960), Теләче районының Алан авылы тумасы Сөләйман Даут улы Йосыпов (25.07.1925-20.02.2003)

«Вәгъдә» җырының тарихы турында композитор Җәүдәт Фәйзи «Халык җәүһәрләре» китабында язып үтә. Җырның баштагы исеме «Егет моңы» була. Аның күпьеллык тарихы да бар икән. Көенең авторы – Татарстанның элеккеге Бондюг районындагы Песәй авылында клуб мөдире булып эшләгән Зиннур Мөхәммәтдинов. 1959 елда ул Җ.Фәйзигә җырның тарихын аңлатып хат яза. Хаттан аңлашылганча, бу җырның тарихы М.Әмирнең «Тормыш җыры» драмасын авыл сәхнәсендә кую белән башланып киткән икән. Авыл үзешчәннәре әсәрне сәхнәгә куярга әзерләнә, әмма алар драмадагы җырның көен белмиләр. Зиннур исемле гармунчы һәм җырчы егет аңа көй чыгара. Авыл клубы коллективы җырны яратып кабул итә. Спектакль зур уңыш белән уза. Бер елдан соң радиодан әлеге җырны ишеткән яшьләр, көенә кызыгып, әсәрне кабат сәхнәгә куялар. Шуннан соң көйнең икенче тормышы башлана. Песәй авылының укытучысы Нурулла Шәрифуллин (Нур Шәриф), шушы көйне истә тотып, «Чишмә буенда» дигән пьеса яза. Пьесада төп геройның йөргән кызы, егет сугыштан кайтуга, башка кешегә тормышка чыккан була. Төп геройны уйнаучы артист «Вәгъдә» дигән җырны Зиннур Мөхәммәтдинов язган көйгә җырлый. Халык җырны күтәреп ала. «Егет моңы», «Чишмә буенда» һәм, ниһаять, «Вәгъдә» исеме астында җыр тирә-юньгә таралып та өлгерә. Көйнең авторы ул вакытта Колымада була. Берничә елдан соң ул авылына әйләнеп кайта. Кайтса, «Вәгъдә»не халык та, артистлар да башкара, тик көен халык көе дип җырлыйлар, авторын әйтмиләр. З.Мөхәммәтдинов шуңа хәтере калып язган икән әлеге хатны. «Әмма эш, минемчә, җырның авторын әйтүдә түгел, – ди композитор Җ.Фәйзи. – Аны халык яратып, үз көе итеп җырлауда хикмәт. «Вәгъдә» әнә шул бәхеткә ирешкән».

«Вәгъдә» җыры Вафирә Гыйззәтуллина, Бәширә Насыйрова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Габделфәт Сафин һәм Рәфинә Ганиуллина репертуарында да бар.

 

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Вәгъдә» җыры

 

 

Сәхифәне, «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы (авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева) материалларына нигезләнеп, Ләбиб Лерон әзерләде.

 

«Безнең мирас». — 2022. — №2. — 110-111 б.

Комментарий язарга