Журнал «Безнең мирас»

Җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына 75 ел

Җырчы, Татарстанның халык артисты (1981), Каракалпакстанның халык һәм РСФСРның атказанган артисты (1988) Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районындагы Камай авылында туган.


1965 елда ул – Казан музыка училищесын, 1974 елда исә Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.


1974-1975 нче елларда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында, 1975-1994 нче елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли. Ул башкарган кайбер җырлар: «Туй җыры» (С.Сөләйманова сүзләре, Ш.Кашапов көе), «Кыр казлары киткәндә» (Р.Гәрәй, Ә.Бакиров), «Юатма» (Р.Харис, Р.Әхиярова), «Аккошлар» (Р.Фәйзуллин, Ф.Әхмәтов) һ.б.


В.Гыйззәтуллина 2001 елның 17 сентябрендә юл һәлакәтендә вафат булды.

Теги: Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру