Нәҗип Думави вафаты (1883-1933)

Совет хөкүмәте игълан иткән НЭП (яңа икътисади сәясәт) нәтиҗәсендә әле яңа аякка баса башлаган баерак хосусый хуҗалыкларга («кулак хуҗалыклары»на) һәм бигрәк тә дин әһелләренә карата егерменче еллар уртасына таба күтәрә алмаслык салымнар кертелеп, сәяси бәйләнүләр дә көчәеп киткәч, Нәҗип Думави (Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев) 1925 елда туган авылында (Аксубай районының Яңа Дума авылы) муллалык һәм мөхтәсиблек вазыйфаларыннан рәсми рәвештә баш тарта. «Партиянең хата сәясәте белән, атлы-сыерлы хуҗалыкларны кулак дип, руханиларны хөкүмәткә дошман хисаплап, каты җәберләү якыная башлады, бу хәл, гомумән, тормышның ләззәтен качырды», – дип аңлата ул үзенең бу адымын. Тиздән ул туган авылын бөтенләй ташлап китә. Әүвәл Дагыстанда берникадәр вакыт педагогика техникумында укытучы булып эшли, аннары, бөтен гаиләсен алып, Урта Азиягә юл тота. 1927-1933 елларда Сәмәрканд төбәгендәге төрле уку һәм мәдәни-агарту йортларында эшли, Сәмәрканд педагогика институтында лекцияләр укый, тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнә.

Яшьтән үк үпкә авыруыннан һәм ревматизмнан җәфа чиккән Нәҗип Думави 1933 елның 5 маенда Сәмәркандтан ерак түгел Булунгур шифаханәсендә илле яше тулар-тулмас вафат була.

Журналга Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.

  • Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/ төзүчеләре Рәис Даутов, Равил Рахмани. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. – Б.481-482.

Комментарий язарга