Татарстанның Беренче Президенты үзенең курсташы, дусты Равил Шаһимәрданов турында

Үз гомеремдә – яшүсмер чакларда, институтта укыганда, төрле эшләрдә, югары вазыйфаларда булганда, бик күп кешеләр белән танышырга-аралашырга туры килде. Шулар арасында күңелгә чынлап кереп калганнары, еллар узгач сагындыра торганнары күп дип әйтмәс идем. Андыйлар үзгә. Алар, гадәттә, үзләре турында искә төшерергә кыймый торган, тәрбияле, тыйнак һәм затлы кешеләр. Казан авыл хуҗалыгы институтында укыган вакытта танышкан курсташым, дустым Равил Габделнур улы Шаһимәрданов та – шундыйлардан. Студент елларыннан ук күңелемә якын кешеләрнең берсе ул.

Студент вакытындагы дуслык гомерлек (сулдан уңга): Равил Шаһимәрданов, Минтимер Шәймиев, Әнвәр Иванов. 1990 нчы еллар

Без хәзер Актаныш районына керүче, ул чакта Калинин районының Әнәк авылыннан 1954 елда Казанга килеп, Авыл хуҗалыгы институтында укый башладык. Моңарчы Минзәләгә дә барганыбыз юк иде, ә монда – Казан үзе! Әйләнә-тирә ят, бер генә таныш кеше дә юк, аңлашыла ки, беренче көннәрдән үк авылны, әти-әнине, туганнарны сагына башлыйсың. Шулай ямансулап-каңгырап йөргән көннәрнең берсендә үзебезнең курс студентлары арасында күркәм буй-сыны, дустанә мөнәсәбәте, ягымлылыгы белән аерылып торган Равил исемле егеткә игътибар иттем. Ул үз-үзен тотышы, кыяфәте, сөйләшүе белән минем Хантимер абыема охшаган иде. Без күпбалалы гаиләдә үстек, инде сөйләгәнем дә бар: бездән алданрак туган ир балалар гомерле булмаган, шуңа күрә әти-әни, нык булсыннар дип, 1934 елда туган абыема – Хантимер, миңа Минтимер дип исем кушкан. Шуңа да карамастан, абыем озын гомерле булды дип әйтеп булмый, 50 яшькә дә җитә алмады, артык күп эшләде, машина йөртүче иде, көне-төне юлда булды, безгә, туганнарына гына түгел, бөтен кешегә булышырга тырышты. Без, гаиләдә ике малай, хуҗалыктагы авыр эшләрне гел бергә эшләдек. Миңа китап укырга вакыт калсын дип, күп эшләрне үзе генә башкарып чыга иде ул. Бик ярата идем абыемны, шуңа күрә аңа охшаган Равилне күреп алгач, Казанда да абыем кебек яхшы кешеләр бар икән, дип, ничектер, бераз тынычланып киттем. Икенчедән, Равил бик шәп биюче иде. Ул елларда тулай торакта, институтта очрашулар, концертлар, бию кичәләре еш оештырылды. Шул кичәләрдә Равил биергә чыкса, барысы да шаккатып, сокланып карап торалар. Гәүдәгә зур булса да, бик җиңел, матур бии иде үзе. Гомумән, һәркемне үзенә җәлеп итә, «сөйкемле сөяк» дип әйтәләр андый кешеләр турында.

Менә шулай читтән генә карап, сокланып йөргәндә, бервакыт сөйләшергә дә җай чыкты. Аның татарча чиста, яхшы сөйләшүе, кем әйтмешли, җанга май булып ятты. Казан егете бит, шәһәрдә үскән! Без, авыл балалары, русча юньләп сөйләшә белмибез, кайбер шәһәр малайлары көләләр иде бездән. Ул гына да түгел, кайберләре үзләрен бик өстен тота иде. Сөйләгәнем дә бар: беренче курс башында безне Балык Бистәсе районына бәрәңге алырга җибәрделәр. Шунда шәһәр малайлары бәрәңгенең сабакларын йолкып чыгалар да, бәрәңгесен калдырып узып китәләр. Авыл баласы моңа түзеп тора алмый, билгеле. Шундыйларның берсенә кисәтү ясадым, ә ул исә, җавап итеп, «чаплашка», дип кычкырды. Башына бәрәңге җибәрергә туры килде. Бу бик яхшы сабак булып чыкты, биш ел буена берәү дә андый сүз ычкындырмады. Теге егет белән дә соңыннан дуслаштык.

Ә Равил Шаһимәрданов, әйткәнемчә, Казан егете булуына карамастан, рәхәтләнеп, авыз тутырып, матур итеп татарча сөйләшә иде. Тиздән якыннан танышу өчен форсат та килеп чыкты. Имтихан биреп йөргәндә Әнвәр Шакир улы Иванов белән таныштык. Ул шахтер гаиләсеннән, Казанга Кузбасстан килгән. Элекке заманда, күп гаиләләр кебек, әти-әниләре шахтага китеп төпләнгән. Фамилияләренең тарихы да кызыклы: Әнвәрнең бабасы патша армиясендә хезмәт иткән, командиры бабасының Ибниев фамилиясен әйтә алмаганга, аның рөхсәтен алып, Иванов дип атый башлаган. Шулай берегеп калган Иванов фамилиясе. Әнвәр исә туган җиргә, Казанга кайтып, Авыл хуҗалыгы институтында укырга хыялланган. Дуслашып киттек, укырга кергәч, күрше фатирларга урнаштык. Ул бездән яшькә бераз зуррак иде, мин аңа кайчак уку буенча булыша идем. Ә безнең торак-хуҗалык эшләрен күбесенчә ул алып барды. Әнвәр Шакирович кешелекле, ярдәмчел иде, без аның белән гомер буе дус булдык, гаиләләр белән аралашып яшәдек.

Әнвәр исә, имтихан биргәндә, Равилләрдә яшәгән булып чыкты. Аның Равил белән таныш булуы миндә Равилгә карата ихтирамны тагын да арттырды. Әнвәр аша якыннан белешеп, дуслашып киттек Равил белән. Без, авыл балаларына, аның мөнәсәбәте дустанә, җылы иде. Равил ярдәмендә шәһәр тормышына күзебез ачылды. Ул безгә көчле терәк булды.

Институтны тәмамлагач, төрлебезне төрле якка эшкә җибәрделәр. Бераз вакытлар узганнан соң, мине обкомга эшкә алдылар, аннары мелиорация һәм су хуҗалыгы министры итеп куйдылар. Ул заманда, Брежнев вакытында, ил тарихында беренче мәртәбә мелиорация эшләре хөкүмәтнең колачлы сәясәтенә әйләнде. Чөнки халыкны азык-төлек белән тәэмин итү өчен сугарулы җирләр кирәк иде. Алдыбызга мелиорация эшен фәнни нигезгә кору мәсьәләсе килеп басты. Шул чакларда Равил Габделнур улы белән ничектер күрештек, ул Казан авыл хуҗалыгы институтында укыта иде. Мин аны үзебезгә эшкә чакырдым. «Без фәнни оешмалар төзибез, безгә килсәң, яхшы булыр иде», – дидем. Без аңа Төньяк гидротехника һәм мелиорация фәнни-тикшеренү институтының Казан гидрология һәм су ресурслары бүлеген җитәкләргә тәкъдим иттек. Ул ризалык бирде. Равил Габделнур улы бар яктан да булган кеше, ул яхшы укыды, эчке дөньясы бай аның. Без, мин, Әнвәр, Равил, һәрвакыт аралашып яшәдек. Равил гомерен фәнгә багышлады, күренекле галим булды. Кайда гына эшләсә дә, уңышка иреште. Гыйлеме, тырышлыгы, акылы, бай эчке дөньясы зур эшләрендә матур чагылыш тапты. Мәскәү фәнни институтлары белән эш итте. Безгә һәрвакыт зур таяныч булды. Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм табигый системалар институтын оештыруны башлап йөрде, аның беренче директоры булды, институтны 2010 елга кадәр җитәкләде.

Гаилә дуслары (сулдан уңга): Сиринә һәм Равил Шаһимәрдановлар, Сәкинә һәм Минтимер Шәймиевләр, Суфия һәм Әнвәр Ивановлар. 1990 нчы еллар

Булганнан бар да була, ди безнең халык. Равил үзенә тормыш иптәшен дә Мәскәүдән алып кайткан булып чыкты. Туры килә бит шулай, язмыш шундый кешеләрне махсус очраштыра диярсең! Карап кына торырлык чибәр кыз Сиринә һәм безнең Равил соклангыч пар. Белүемчә, Равил Мәскәүгә эш белән барган да студент кыз Сиринәне очраткан. Совет чорында да динне ташламаган көчле, затлы, белемле нәселдән Сиринә. Ялгышмасам, чыгышлары белән Ютазы районыннан, Башкортстан чигеннән. Сиринә – уңганнарның уңганы, энергиясе ташып тора. Вакытында без гаиләләр белән очраша идек, минем Сәкинә белән дә дуслаштылар.

Равил белән Сиринә төрле холыклы. Сиринә ут кебек, бөтен нәрсә кулыннан килә, эшендә дә, гаиләдә дә өлгер. Равил исә тыныч, сабыр, күп сөйләшмәс, әмма үз сүзен вакытында әйтеп куяр. Шуңа да карамастан, араларыннан җил дә үтмәде, гомер буе бер-берсен яратып, тигез, тату гомер итәләр. Искиткеч булдыклы, ипле егетләр үстерделәр. Гомумән, Шаһимәрдановлар – заманнар нинди генә булмасын, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне олылап-саклап, түкми-чәчми үз балаларына тапшыруның мөмкин хәл икәнен ачык күрсәтеп торучы үрнәк гаилә. Барыбыз өчен дә үрнәк дип әйтер идем. Бик зур рәхмәт аларга! Уллары динебезне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Сокланырлык күркәм сыйфатларга ия матур гаилә бу. Милләтебездә менә шундый затлы гаиләләрнең булуы – зур байлык.

Равил Габделнур улы Шаһимәрданов – гомер буе яратылып яши торган мәхәббәтле, нурлы шәхес. Аны 85 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм! Шушы форсаттан файдаланып, аңа гомер буе әйтелмәгән сүзләремне әйтәсем килде, гәрчә әйтеп бетерү мөмкин булмаса да. Аның кебек кешеләрне Ходай тормышыбыз игелеклерәк булсын өчен бирәдер, мөгаен. Алар үзләре өчен генә түгел, кешеләрне тәрбияләү өчен дә яшиләр. Чөнки алар тирәсендә начар булып булмый. Аллага шөкер, күз тимәсен, хәзерге көндә Равил белән Сиринә матур яшиләр. Исәнлек-саулык телик үзләренә!

 

Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе

Безнең мирас. — 2021. — №4. — 56-58 б. 

 

Комментарий язарга