Журнал «Безнең мирас»

Үзебезнең Илһам турында кайбер фикерләр

Минтимер Шәймиев: 


"Мин һәрвакыт татар халкы олы талантларга бик бай дип куанам. Әдәбият, сәнгатьнең һәр өлкәсендә безнең гүзәл йолдызларыбыз бар. Ә Илһам – алар арасында да илаһи таланты белән балкып торган йолдызларның йолдызы. Ул гасырларга бер генә туа торган, тулы мәгънәсендә мәшһүр халык җырчысы".



Нәкый Исәнбәт:


"Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз, баксаң, күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров".



Сибгат Хәким:


"Илһам Шакиров – чын талант, халык улы. Тукай исән булса, башыннан сыйпар иде аның".



Гомәр Бәширов:


"Язмыш татарга Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек батыр йөрәкле пәһлеваннарны бүләк иткән икән, нигә ул халыкның күңел түрендәге тирән моңын җыр белән әйтеп бирүче үзенә хас, үзенчәлекле талантлар белән дә куандырмасын икән! Илһам Шакиров – әнә шундый сирәк пәйда була торган ифрат үзенчәлекле зур талантларның берсе".



Мостай Кәрим:


"Илһам Шакиров җыр сәнгатендә үзе бер дәвер, дисәм, һич кенә дә арттыру булмас. Миңа чаклы да күпләр әйткәндер, моннан соң да әйтерләр. Шакировлы дәвер... Илһамлы дәвер..."



Илдар Юзеев:


"Даһи табигать тудырган
Гасырлар Илһамы син,
Җыр дәүләтенең ханы син,
Халкыбызның җаны син.
Татар мең яшәде инде,
Алла бирсә, гел яшәр!
Җырда Илһамнар хан булса,
Җирдә ханнар Илһам булса,
Моң яшәр һәм мең яшәр".



"Безнең мирас". - 2015. - №2. - 100 б. 

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру