Үз ягының баласы

Нижгар татарлары турында мин беренче тапкыр 1956 елда Мәскәүдәге Измайлов паркында ишеткән идем. Шундагы бер аланда яшьләр җыелып күңел ачалар – җырлашалар, биешәләр. Ят җыр ишетеп, бер төркем яшьләр янына бардым да тыңлыйм. Миңа бик кызык. Көйләре генә түгел, сүзләре дә ятрак минем өчен:

Ак пирцаткаң бар мәллә,
Бармакцасы тар мәллә?
Аләнәсең дә карыйсың,
Атер сузең бар мәллә?

Бер кыз белән егет кара-каршы җырлаша. Кызның тавышы искиткеч, егете дә калышмый. Әлеге төркемдәге яшьләрнең нижгарлар дип аталуын һәм татар икәнлекләрен (ягъни мәсәлән мишәр) белгәч, бигрәк тә кызык булып тоелды. Алар белән еш аралаша башладым. «Картуф» көен бигрәк яратып тыңлый идем.

Шунда мин безнең авылның карты-яше, бөтен эшен ташлап, радиодан җырларын тыңлаган Рәшит Ваһаповның да Нижгар татары икәнен белдем.

Татарстаннан читтәрәк яшәгән бу кавемнең ни җитте генә кешеләр түгеллеген соңрак та күрдем һәм көннәрнең берсендә шул якларга сәфәр чыктым. Ураз, Рбишча авылларында, Рәшит Ваһапов туган авылда – Актукта булдым. Сөйләштем, тыңладым, күзәттем – чыннан да, бу якта үзенә бертөрле кешеләр яшәгәнен аңладым. Телләрендәге үзенчәлек гаҗәпләндермәде мине – анысы инде «цыкылдап» торган татар теле. Хәер, без ул сүзне «чыкылдап» торган дибез. Аермасы юк. Әмма кешеләрнең холкы бүтәнчәрәк. Горурлар, әз-мәз тәкәбберлек тә бар. Бүтәннәр белән сөйләшкәндә бик үк чишелеп китмиләр. Әйтәсе сүзләренең яртысы күңелләрендә кала. Синең белән сөйләшә башлап, бер-ике сүз әйтешүгә кем икәнлегеңне белеп алалар. Ахмак икәнеңне сизсәләр, сине мыскыл итебрәк сөйләшәләр. Акыллы икәнеңне белсәләр, хөрмәт белән карыйлар. Ләкин бер очракта да дәрәҗәләрен төшермиләр.

Татар халкының бөек җырчысы Хәйдәр Бигичев турында язганда, аның туган ягы, шул якның кешеләрен искә алуым очраклы түгел. Шул якның баласы иде ул, шул як кешеләренең холкы иде аңарда. Горур. Әз-мәз генә тәкәббер дә. Кемгә дә булса ярарга тырышып, дәрәҗәсен төшерергә теләмәгән җан. Үз кадерен үзе белгән шәхес. Бәлки, аның да йомшап киткән чаклары булгандыр, Хәйдәр белән бик еш очрашкан кеше түгел мин. Әмма очрашып фикер алышканда, аның кистереп сөйләшүе миңа ошый иде. Җырлаганда да ул, сәхнәдә башын югары тотып, Сабан туйларында беренче булып килгән нәселле чабышкы сыман басып тора иде.

Җырларның саллыларын гына сайлап җырлый иде. Җыен шырдый-бырдыйлар аның тавышына гына түгел, холкына да, хәтта гәүдәсенә дә ят иделәр.

…Әйе, тамак хакына җырлау заманына эләкте шул Хәйдәр. Минемчә, аның горур җаны моның белән ризалашмады. Талант иясе бәргәләнде, өзгәләнде һәм…

Бөек җырчы иде Хәйдәр Бигичев. «Иде» дип язу авыр. Ләкин бер юаныч бар: ул туган як, җырлы, моңлы як, бәлки, татар халкына тагын да талантлы кешеләрне үстереп бирер, Алла боерса.

 

Туфан Миңнуллин

Безнең мирас. — 2016. — №7. — 84-85 б.

Комментарий язарга