Үз-үземә

– Фигародан да картраксың,
үзең
кермәкчесең
Керубино роленә.
Тигез җирдә абынып йөрисең,
ник
ябышасың
лихач-шофёр руленә? –
дидем, башка берәүгә түгел, тик
үз-үземә,
әрсез күңелемә!

(«Тынгысыз каләм», 1982)

 

Зөлфәт Хәйруллин шаржы
0213

Комментарий язарга