Фәрит Хөснуллин: «Үткәнебез – горурланырлык, киләчәгебез – өметле»

(Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән Ләбиб Лерон әңгәмәсе)

 

– Күп кешенең тормыш юлында, шәхес булып формалашуында гаилә зур роль уйный. Сез нинди гаиләдә тәрбияләндегез?

– Әтием Мөнәвир озак еллар Сарман таш карьерын һәм Муса Җәлил исемендәге колхозны җитәкләде. 1982 елдан лаеклы ялга чыкканчы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып эшләде, районның авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертте. Ул – Татарстанның атказанган агрономы. Миңа җитәкче сыйфатлары аннан күчкәндер дип уйлыйм. Кызганыч, әтием вафат инде. Безнең өчен бүген дә намуслылык һәм тугрылык үрнәге ул.

Әниебез Сөмбел, Аллага шөкер, исән-сау. Яше сиксәннән өстә булса да, бик актив, намазын калдырмый, бакчасын чәчкә итеп тота, тәмле ризыклар пешерә. Күз тимәсен! Һәрвакыт илһам бирүчем, ихтыяр көче, сабырлык чыганагым да, уңышка рухландыручым да ул минем. Әниемә сәламәтлек, озын гомер насыйп булсын иде дип телим.

Гаиләдә 3 бала үстек. Әти белән әни безнең өчен һәрчак үрнәк булды. Безгә яшьтән үк туган җирне һәм нигезне ярату, намус белән яшәү, әйткән сүзеңә тугры булу, кешеләргә карата хөрмәт, гаилә кыйммәтләре кебек асыл төшенчәләрне тирән сеңдерделәр.

– Хәзерге икътисади шартларда Сарман ни хәлдә? Соңгы елларда нинди үзгәрешләр булды?

– Районыбыз икътисадында нефть һәм газ чыгару өлкәсе зур урын тота. «Татнефть»нең «Җәлилнефть» идарәсе – районның бюджетын формалаштыручы предприятиеләренең берсе. Нефтьчеләр белән беррәттән, районның җитештерү потенциалын үстерүгә авыл хуҗалыгы өлкәсе лаеклы өлешен кертә. «Агрокөч» холдингына караган «Сарман», «Нөркәй», «Җәлил» агрофирмалары һәм «Чаллы икмәге» инвесторының «Туган як» агрофирмасы авыл хуҗалыгы җирләренең 92 процентын били.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 9 мең 227 шәхси хуҗалык, 80 крестьян-фермер хуҗалыгы да шөгыльләнә. Фермерлар дәүләт ярдәме программаларында актив катнаша. Шунысы куанычлы: төрле грантлар алып, тормышларын җанландырып, авылда үз эшен башлап җибәрүчеләр арасында инициативалы яшьләр күп. Яшьләр авылга күбрәк кайтса, туган җирдә төпләнеп калсалар, тагын да яхшырак булыр иде. Үзебез дә авыл хезмәтчәннәренә кызыксындыру чаралары кулланабыз. 2015 елдан башлап муниципаль программа кысаларында биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга сыер саву аппаратлары тапшырабыз.

Дөрес, быелгы һава шартлары авыл хуҗалыгы өлкәсендәге планнарыбызны һәм өметләребезне тулысынча акламады. Булганына шөкер, дияргә туры килде.

Сарман елдан-ел матурлана. Хәзерге көндә авылда яшәү шартларының шәһәрнекеннән әллә ни аермасы юк. Өстәвенә, авылда чиста һава, матур табигать. Район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә зур эшләр башкарыла. Соңгы 5-6 елда 4 күпкатлы торак йорт салынды, 400дән артык шәхси йорт төзелде, 14 фельдшер-акушерлык пункты, 1 врач амбулаториясе, 1 балалар бакчасы, 2 клуб, 11 спорт мәйданчыгы, 1 универсаль спорт залы, участок полиция хезмәткәрләре өчен 2 хезмәт торагы салынды, 4 кибет файдалануга тапшырылды. 3 спорт объекты, 4 авыл советы бинасы, 6 балалар бакчасы, 7 мәктәп, 10 мәдәният учреждениесе, 100ләп күпкатлы торак йорт капиталь төзекләндерелде. Президент программасы нигезендә 21 ишегалды рәтләнде, иҗтимагый киңлекләр булдырылды, урам утлары, суүткәргечләр ремонтланды. Шуларга өстәп, юллар салу, төзекләндерү дәвам итә. Бөтен эшләр район халкының яшәү шартларын җайлы, уңайлы итү өчен башкарыла. Бу уңайдан Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт әйтәсем килә.

– Сарман нәрсә белән данлыклы? Аның үзенчәлеге нидә?

– Сарман районы гербында икмәк, нефть һәм сандугач сурәтләнгән. Бу юкка гына түгел. Сарман ягы таңнарда өздереп сайраган сандугачлары, туган төбәген данлап яшәүче тырыш халкы белән данлыклы. Үзе сандугачка тиң Илһам Шакировы белән, Зөһрәләре, Алинәләре белән шөһрәтле ул. Туган җир куеныннан кара алтын чыгаручы, кырларында икмәк игүче фидакярләре, әдәбият-мәдәнияттә, фән һәм башка өлкәләрдә үз сүзе, үз урыны булган зур шәхесләре белән дә дан казанды Сарман төбәге.

Сармандагы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее күренешләре

Сарман ягыннан чыккан күренекле шәхесләребез белән чиксез горурланабыз. 2019 елда, татар халкының бөек улы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, мәшһүр якташыбыз Илһам ага Шакировның якты истәлеген мәңгеләштереп, район үзәгендә һәйкәл ачтык. Сарман сәнгать мәктәбе аның исемен йөртә. Ел саен якташыбыз, эшмәкәр Илдар Өнип улы Гамировның ярдәме белән Сарманда «Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе уздырып киләбез. Бәйге бик күп талантлы балаларны җыя, яшьләрне барлауга, аларның сәләтләрен ачып, үстерүгә ярдәм итә. Илһам аганың репертуарыннан алынган җыр башкару – конкурсның төп шарты булуы да зур әһәмияткә ия.

Илһам Шакиров бюсты

ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үткән 2020 елда, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары булган якташларыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Сарманда стела ачтык. Илһам ага Шакиров, тагын бер олпат шәхесебез булган – Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев, талантлы журналист, публицист Марсель Зарипов, композитор һәм җырчы Роберт Андреев, язучы, романнар авторы Мәдинә Маликова, шагыйрә һәм драматург Гөлшат Зәйнәшева, шагыйрә Клара Булатова портретлары шушы стелада урын алды. Күренекле якташларыбыз район белән элемтәне өзми. Үзебез дә аларны бәйрәмнәргә, төрле очрашуларга чакырып торабыз.

– Шәхесләрнең тормыш юлларын, иҗатларын өйрәнү юнәлешендә нинди эшләр башкарасыз?

– Быел Клара Булатованың – 85 яшьлек, Әзһәр ага Габидинең 95 еллык юбилейларын матур кичәләр белән билгеләп үттек. Район җирлегендә ел саен үтүче «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция шулай ук алар иҗатына багышланды. Узган ел бу конференциядә катнашучылар Мәдинә Маликова иҗатын өйрәнде. Районыбызның тагын бер уникаль шәхесе – Дамир Гарифуллинның күпкырлы эшчәнлеге, язучы Аяз Гыйләҗев, язучы һәм журналист Хәниф Хәйруллин, шагыйрь һәм прозаик, филология фәннәре докторы Фәрит Яхинның иҗатлары да конференциядә катнашучыларга фәнни өйрәнү өчен тәкъдим ителде.

Гарәп дөньясында атаклы, ләкин исeмe озак вaкытка тaтaр тaриxыннaн сызып тaшлaнылгaн күренекле мәгьрифәтчe һәм ислaм гaлимe, тарихчы Морад Рәмзинең исемен илгә кайтару, аның бай иҗади һәм фәнни мирасын өйрәнү буенча республикада соңгы елларда зур эш алып барыла. Без мондый бөек шәхеснең районыбызның Әлмәт авылыннан булуы белән горурланабыз. Әлмәт авылы мәчете аның исемен йөртә. Авыл мәктәбенә дә күптән түгел Морад Рәмзи исеме бирелде. Дөньяның төрле якларына таралган нәсел-нәсәбе белән дә элемтәбез бар. Алар зыялы ата-бабаларының туган җирендә еш кунак була.

Быел май аенда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чаралары кысаларында, мәктәп укучылары арасында «Мин татарча укыйм» дип исемләнгән зур әдәби фестиваль үткәрелде. Төрле мәктәпләрдән җыелган командаларның ярышын, жюри әгъзалары буларак, күренекле якташларыбыз бәяләде.

Районда якташлар очрашулары үткәрү матур традициягә әверелде. Сарманның үзендә башланып китеп, төрле елларда Дүсем, Буралы Чишмә авылыннан чыккан якташлар бергә җыелды. Быел Балтамак авылында да шундый очрашу зурлап үткәрелде. Халык бик сагынган, сусаган мондый күрешүләргә. Киләсе җәйләрдә районның башка авылларында да очрашулар оештырырга ниятләр бар.

– Бай мәгълүматлы әңгәмә өчен рәхмәт Сезгә, Фәрит Мөнәвирович! Күркәм башлангычларыгызда, игелекле гамәлләрегездә уңышлар насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

 

Безнең мирас. — 2021. — №10. — 48-52 б. 

Комментарий язарга