Журнал «Безнең мирас»

Чаллы бизнесмены гаиләсен калдырып урманга күченгән

Чаллыда бер ир-ат бизнесын, хатынын һәм 8 баласын калдырып, урманга яшәргә күчкән. Ул анда алты ел яши һәм шәһәргә әйләнеп кайтырга теләми икән.
«Челнинские известия» язуынча, хәзер аңа киңәш һәм психологик ярдәм сорап шәһәр кешеләре килә башлаган.  Аны кар кешесе, я урман кешесе, я савыктыручы, яисә Боровецкий Серафимы дип атыйлар. Владимир кешеләргә бушлай ярдәм итә, кайчак аңа азык-төлек алып киләләр.
Урманга китүенең сәбәбе гаиләдәге проблемаларга бәйле булган. Шушы көннәрдә Владимирга 50 яшь тула. Ул кикбоксинг буенча тренер булып эшләгән. Хәзер инде берничә ел үзенең тәҗрибәсе нигезендә психология буенча диссертация әзерли.
Урманда Владимир үзенә торак корган, ачык һавада аш-су өстәле, урындыклар урынына агач төпләре куелган, савыт-саба бар. Кышны мич янында үткәргән, Владимир теләсә нинди температурада йоклый ала. Җәен дә, кышын да киез итек киеп йөри. Атнага бер тапкыр чишмә суын кайнатып юына.

Чыганак: Матбугат.ру

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру