Тыйбб китабы

СИН (С) ХӘРЕФЕНӘ БАШЛАНГАН ДӘВАЛАР
Сәрсам (симсим-көнҗет орлыгы) – кичен ашасан, аш сеңдерүне яхшыртыр. Авызга тәм кертер. Утка пешкән җиргә сөртсәләр, файдалыдыр. Куырып ашасалар, үт куыгы авыруыннан файда бирер. Ашказаны авырткан кешегә зарарлыдыр, ярамас.

Синҗаб (тиен) – егетләргә һәм чәчәк чыгарган хасталарга файдалыдыр.
Сәммүр (кеш) – кызу холыклы кешеләргә яз көне кияргә кирәк түгелдер. Чөнки, кыздырып, канны агызыр. Әмма җиңел һәм салкын холыклы кешеләргә кыш көннәрендә кию – файдалыдыр. Аякта булган авыруларны бетерер. Юешлектән сәламәтлекләре бозылган кешеләргә файдалыдыр. Җимагъны, ягъни җенси мөнәсәбәткә керүне куәтле итәр.

ШИН (Ш) ХӘРЕФЕНӘ БАШЛАНГАН ДӘВАЛАР
Шәлгам (шалкан) – мәнине, ягъни аталык орлыгын күбәйтер. Кичен ашасаң, аш сеңдерүне яхшыртыр. Эчтә җилләр барлыкка китерер. Үзен ак әнис белән кушып ашыйлар. Ашыйсы килүне булдырыр. Кайнатып, суы белән суыктан ярылган җирләргә сөртсәләр, файда бирер. Чама белән генә ашасаң, җимагъка бик нык куәт бирер.
Шаһтәрә (дымянка – әче дару үләне) – тычканнарны куадыр. Томау төшеп борын тыгылуны ачар. Сары авыруын бәвел, ягъни сидек юлыннан куар. Бавыры авыру булганнарга файдалыдыр. Үт куыклары авыртучыларга бик файдалы. Ашыйсы килүне булдырыр. Канны сафландырыр. Тозлы какырыктан вә кан азлыктан вә сары авыруыннан булган баш әйләнүдән файдалыдыр. Кына суы белән катнаштырып мунчада сөртсәләр, баш әйләнүне һәм тән салынуны – гәүдә авыраюны бетерер. Төеп, сыгып, суын һинд тамыры белән кушып эчсәләр, баш әйләнүдән вә гәүдә авыраюдан бик файдалыдыр. Ашказанына бик файдалыдыр.
Шәфталу (персик) – ризыктан соң ашамыйлар, бозар. Яфрагын төеп, сыгып, суын колакка тамызсалар, кортларын кырыр. Сабыйларның эченә шәфталуның күбеген сөртсәләр, эчләрендәге суалчаннарны бетерер. Чәчәгеннән ширбәт ясап эчсәләр, йоклау бик җиңел буладыр.
Шикәр – бугаз һәм тамакны йомшартыр. Томауларны ачар. Ашказанына килешә. Какырыкны йомшартыр. Йөрәкне йомшартыр. Үтне куып чыгарыр. Әгәр ашаганда, эчкәндә шикәр кулланса, көч артыр, сеңерләре куәтле булыр. Эссе су белән эчсәләр, ютәлгә файдалыдыр, бетерер. Томау төшкән кешегә яндырып, төтенен иснәтсәң, томауны ачар. Үсемлек шикәрен авызга куеп, суын йотсаң, тавышка ачыклык бирер.
Шәкаикъ (тюльпан – лалә чәчәге) – кызыл төстәге чәчәк. Чәйнәсәләр, ютәлне бетерер, какырыкны кузгатыр, үпкә сүрүе шешүдән (плеврит) аеруча файда итәр. Хатыннар тотынсалар, күремнәрен агызыр. Чәчәген яшь әстерхан чикләвеге кабыгы белән төеп чәчкә сөртсәләр, чәчне каралтыр. Тимерәүгә сөртсәләр, бетерер. Чәчәген төеп, суын сыгып күзгә тамызсалар, күздәге акны (бельмо) бетерер. Хосусан, сабыйларның күзенә ак төшүчән була.

САД (КАЛЫН С) ХӘРЕФЕНӘ БАШЛАНГАН ДӘВАЛАР
Сагътәр (чокырда үсә торган бер үсемлек – тимьян) – бал белән изеп ашасалар, юешлектән булган ютәлне бетерер. Кайнатып куллансалар, баш әйләнүдән һәм гәүдә авыраюдан, сары авыруыннан файдалыдыр. Ашказанында ризык эшкәртелмичә бозылып авырган яки тавык күзе булган, ягъни караңгы төшкәч начар күрә торган кеше кулланса, файдасы булыр. Ризыкны эшкәртер, ашыйсыны китерер. Ашказанындагы начар лайлаларны куып чыгарыр. Эчтәге җилләрне чыгарыр. Әгәр кайнатып, суын бал белән эчерсәләр, эчтәге суалчаннарны бетерер. Инҗир белән бергә ашасалар, йөзнең төсен гүзәл итәр. Ике мыскал кадәрен тоз вә серкә белән эчерсәләр, үтне һәм какырыкны куып чыгарыр. Бал белән ашатсалар, чаян чакканга файда бирер. Зиһенне пакь итеп, эч авыртуны вә йөрәк авыруын бетерер.
Сыер – ите тупас, үтне арттырыр. Үт белән бәйле булган авыруларны бетерә. Шәһвәтне, ягъни җенси дәртне арттырыр. Җимагъка куәт бирер. Үтен бугаз авыртканда тыштан сөртсәләр, файдалыдыр. Истисканы, ягъни сары су авыруын бетерер. Әгәр канын киптереп, төеп, каны күп китүче яраларга сипсәләр, шунда ук канны туктатыр. Борын канавын да шулай ук туктатып була.
Сагыз – ашказанына файдалыдыр, ризыкны эшкәртергә ярдәм итәр. Бавырга куәт бирә. Эчтәге җилләрне куып чыгарыр. Косасы килүне бетерер. Чәйнәсәләр, баштагы какырыкларны чыгарыр, йөзне күркәм, гүзәл итәр. Канны туктатырга ярдәм итәр.
Сандал (бәкам агачы) – эссе һәм нык холыклы кешегә килешә. Сары авыруыннан булган кан тамыры тыгылуны бетерер, эчеп һәм тыштан сөртеп. Эссе сугып баш авыртканнан сөртсәләр, баш авыртуны бетерер.
Самыгъ (агач сагызы) – ютәлне туктатыр. Ак бавыр яраларына файдалыдыр. Тавышны сафландырыр. Ашказанына куәт бирер. Гөл мае белән куырып ашасалар, ак бавырдан килгән канны туктатыр. Гөләб белән кушып күзгә сөртсәләр, авыруын бетерер. Күзнең күрүен яхшыртыр.
Сасфрас – бу – бер изге агачтыр, тәме – әнис тәменә охшаган. Яңа дөньяда «флорида» диләр. Европалылар Истанбулга китергәннәр. Бу агачта төрле авыруларга файда табып була. Бик хуш исле агач. Әнис исенә охшаган. Дарчин агач исенә дә охшаган. Кабыгы бик көчле ис чыгара. Томауны ачар. Тупас катнашмаларны йомшартыр. Эчтәге әгъзаларга куәт бирер. Суыктан вә баштан булган һәр авыруга файдалыдыр. Сулыш юлларын ачар. Бөер авыруларына файдалы, бөердәге ташларны ватып чыгарыр. Эчтәге җилләрне куар. Аналыкны яхшыртыр, күремне агызыр. Ашказанына куәт бирер, кыздырыр. Ашыйсыны китерер. Косасы килүне бетерер. Ваба, үләт авырулары таралган көннәрдә бер кисәген авызда тотсаң, сасы исне бетерер. Әмма моннан файдалану – холкы эссе вә коры булганнарга гына ярыйдыр. Ак тәнлеләргә зарарлыдыр. Бер кисәген авызда тотсалар, теш сызлавын басар.

ТА (КАЛЫН Т) ХӘРЕФЕНӘ БАШЛАНГАН ДӘВАЛАР
Таушан (куян) – ак төстәгесе – карасыннан яхшырактыр. Бер ел ата, бер ел ана куяннар булыр. Баш миен пешереп ашасалар, хасталыктан таралган кул-аяк тетрәүләренә файдалыдыр. Йомыркасын пешереп, изеп, серкә белән кушып, зыяндаш (эпилепсия) белән авыручы кешегә эчерсәләр, файдасы булыр. Үтерүче даруларга, зәһәрләргә-агуларга хосусан, елан чакканга файдалыдыр. Йомыркасын, хатыннар күремнән пакьләнгәч, өч көнгә кадәр, һәркөнне иртә белән яртышар дирһәм авырлыгында эчсәләр, йөккә узмыйлар. Әгәр башын бөтенләй яндырып, көлен аюның эч мае һәм серкә белән катнаштырып, чәче, сакалы коелган кешегә сөртсәләр, ул авыруны бетерер. Бөтен куянны яндырып, көленнән өч мыскал кадәресен бөерләрендә таш булган кеше эчсә, ташларын ватып чыгарыр. Әгәр куянны пешереп, тоз утыру авыруы (подагра) һәм барлык буыннары авыру кеше шуның суына кереп утырса, гаять файдалыдыр. Канын кыздырып, төеп, агулы ук ярасына сөртсәләр, зәһәрен бетерер, уңайлатыр. Итен ашагач, тупас кан барлыкка килер, алай булмасын өчен майларда кыздырып пешерергә кирәк. Холкы кызу булган кеше ашаганнан соң, әчкелтем-төчкелтем анар, ягъни гранат суын эчәр.
Тыйн мәхтүм (мөһерләнгән ләм) – барлык агуларга каршы торучы дарудыр. Йөрәккә куәт бирер, күңелне күтәрер. Йөрәккә куәт бирсен өчен гөләб белән кулланалар. Зәһәрләрне бетерер өчен эссе су белән кулланалар. Котырган эт тешләгән җиргә сөртсәләр, файдасы тияр. Төзәлмәс яраларга бал белән катнаштырып сөртсәләр, иске, ябылмый торган яраларга файдалыдыр.

Редакциядән: Хөрмәтле укучылар! Сез «Халык медицинасы» рубрикасында бирелә торган киңәшләрне табиб­лар күрсәтмәсеннән башка кулланырга ашыкмасагыз иде. Алар биредә фәкать борынгы бабаларыбыз мирасы буларак кына тәкъдим ителә.

Комментарий язарга