Журнал «Безнең мирас»

Тыныч йоклагыз, картларым!

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 70 ел тула. Без, хәзерге буын балалары, сугыш турында фильмнар карап, китаплар укып, бабаларыбызның сөйләүләреннән тыңлап беләбез. Минем бабам-Сәйфиев Зәки Сәлимгәрәй улы, 1914 нче елның 17 сентябрендә Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туган. Ул озын гомер яшәгән аксакалларның берсе иде.
93 яшен тутырып, 94 нче яшенең беренче таңында якты дөнья белән бәхилләште. Ул-таза, мәһабәт гәүдәле, матур кеше иде. Сабан туйларында ел саен көрәшеп, җиңү яулый иде. Кешеләргә буралар бурап, шатлык-бәхет өләште. Әбием, Мәдинә белән, 2 кыз үстереп, 6 оныгының да тууларын, үсүләрен, кеше булуларын күреп, 50 ел тигез гомер кичерделәр. Без, оныклары, аларны һәрчак искә алабыз.
Бабам тыныч холыклы, ашыкмыйча гына, сүзнең тәмен белеп сөйли иде: “ 1928 нче елны Кәрәкәшледән 2-3 чакрым читтә Ак –Чишмә поселогы төзелә башлый. Миңа 14 яшь. Әти-әниләр белән шушы поселокка күчтек. 1935 нче елны хәләл җефетем-Мәдинә белән өйләнештек. Әбиегез бик матур, зәңгәр күзле, озын сары чәчле кеше иде”. Чыннан да, әбием һәрвакыт бөрмә итәкле күлмәгенкиеп, ак алъяпкычын бәйләп, яулыгын чөеп, коймагын, тәбикмәген пешереп, моңлы итеп татар көйләрен сузучы, аш-суга оста кеше иде.
Өйләнешеп күп тә үтмәгән, бабам 1936 нчы елның 1 августында кадровый армиягә китә. 1939 нчы елны кайтканда инде йөгереп йөри торган кызы - Сәрия була. Кайтып, колхозда гына эшли башлый, 1940 нчы елны фин сугышына китәргә әмер килә. Фин сугышыннан соң, Бөгелмәдә учебный батальонда була. Бабам 1941 нче елның 4 нче августында сугышка китә. Башта Саратов өлкәсендә була. Истәлекләрендә ул болай дип язып калдырган:”Саратовта Идел елгасы аркылы Энгельс шәһәре бар иде. Шул шәһәрдә Идел буе немецлары яши иде. Гитлер армиясе Идел буйлап Сталинградка үрмәли башлагач, мондагы немецларны эчкә -тылга озаттылар. Бу вакытта басуда икмәкләр өлгергәннәр, без бу икмәкләрне җыярга булыштык. Безнең полк стрелковый 11-50 иде.”
Бабам декабрьдә Ока елгасы буенда сугышка керә. Ул бер отделениегә җитәкчелек итә, сугышлар бик каты бара. Ул чагында немецлар бик көчле була. 1941 нче елның 27 нче декабрендә яралана. Тамбов больницасында 12 көн ятканнан соң, аны Иркутскийга госпитальгә озаталар, 3ай ярым дәваланып чыга. Госпитальдән чыккач, Байкалда тоннель саклый. НКВДга эчке армиягә эләгә. 1944 нче елда Румыниягә кадәр барып җитә. Анда ул 10 нчы пограничный полкта була. Австрия, Чехославакия якларында сугыша, Литвада Каунус шәһәрендә пленга алынган немецларны саклый.
Сугыш беткәч тә, тиз генә туган якларына әйләнеп кайта алмый әле бабам. Комсомольский на Амуре шәһәрендә эшче батальонда эшли. Бары тик 1946 нчы елны гына туган якларына әйләнеп кайта.

Минем әнием-Садыйкова Тәслия Зәки кызы (хәзер инде ул да мәрхүмә)- бабам сугышка киткәч, 1941 нче елның 17 ноябрендә туа. Бабам сугыштан кайтканда аңа 5 яшь тула торган була. Аның истәлекләрен тыңлаганда күпме балаларның ятим калуын, бер генә тапкыр булса да, “Әти” сүзен әйтергә тилмерүләрен ишетүдән бугаз төбенә төен тыгыла иде. Ул болай сөйли иде: “Ишек алдына солдат киемендә, зур гәүдәле бер ир-ат килеп керде. Апам “әти” диеп барып кочаклады, әнием “Балалар, әтиегез кайткан”, дигән сүзләрдән соң да әле мин үземне ничек тотарга белмәдем, бары тик аякларыннан барып кочакладым...”
1950 нче елларны колхозларны эреләндерү башлана һәм Салкын-Чишмә, Ак-Чишмә, Көчле Елга, Җәүмәт авылларын берләштереп, “Гигант” исемендәге зур колхоз барлыкка килә. Әкренләп кырларда трактор-комбайннар күренә башлый. Авыллар кушылгач, бабам завхоз булып, аннары бригадир һәм пенсиягә чыкканчы төзү эшендә эшли. 1974 нче елда “Атказанган колхозчы” исеменә лаек була.
Бабам сугыш турында фильмнар караганда күзләреннән яшьләре чыга һәм гел бер үк сүзне кабатлый иде: “И, ходаем, без күргәнне балаларыбыз, оныкларыбыз күрмәсен! Дөньялар имин булсын!
Чыннан да, бүгенге тыныч тормышта яшәвезгә без бабаларыбызга бурычлы. Рәхмәт сугыш ветераннарына! Тыныч йоклагыз, картларым!
Роза Ядкәр кызы Абдрахманова, Баулы муниципаль “7 нче санлы урта гомуми белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теги: Роза Абдрахманова

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру