Журнал «Безнең мирас»

«Тынгысыз каләм»

П.Саескан (Фаил Шәфигуллин)ТӘҮБӘ
(Каләмдәш дусларыма ачык хат)
Хөрмәтле иптәшләр, кадерле каләмдәш туганнарым. Беләм, сезнең каршыгызда бик тә гаеплемен. Бары бернәрсә генә әйтә алам: мин бит аны зур акылым белән түгел, ә чын күңелемнән эшләгән идем.
Ничектер шулай туган якларга кайтып төштем. Яңа аерткан каймак эчкәннән соң, бер повесть язып ташладым. Укып чыкканнан соң, үзем дә шүрләп куйдым, коточкыч шәп чыккан бит бу! Журналда да башта икеләнеп калдылар. Шулай да, бастырып чыгардылар.
Менә шуннан соң башланды инде хәлләр! Укучылар яза, тәнкыйтьчеләр мактый, күршеләрем горурлана, ә язучылар... миннән бөтенләй йөз чөермәсенме?! Башта үпкәләп тә куйдым, соңыннан гына барып җитте – мин хаклы түгел! Уйлап кара: яңа гына каләм очлаган кеше, нахалланып, исемле зур язучыларның иҗади биленнән түбән бәрсен әле!
Күз алдыма китерәм: ниндидер аягына басар-басмас бер көчек, шәфәкъ аллыгын сездән матуррак язсын әле! Иптәш проза секциясе председателе, сезгә ничек кыен булгандыр, ә?
Ә сез, Меркурий Әбделмәмбитович? Мине «кеше күңеленең сәкесенә үтеп, ак мендәрдә аяк бөкләп утырган өлкә масштабындагы Достоевский»га тиңләгән рецензияне ничек авыр кабул иткәнсездер?! Югыйсә, моңарчы һәр киңәшмәдә өлкә Достоевскиена сезне генә тиңлиләр иде.
Сезнең алда да гаепле мин, хөрмәтле Хәерниса Эзоповна! Сезнең «коронный» жанрыгызга кагылырга кирәк бит! Әле җитмәсә газеталарда язган булалар: имеш, башлап язучы ветераннарны почмакка кысрыклаган. Алай итәрсең, бар...
Ышаныгыз миңа, әдәби дуслар, барысы да алдыйлар – тәнкыйтьчеләр дә, укучылар да, мин үзем дә! Минем повестьта берни дә юк, ә нидер бар икән, ул – нерв җепселләренең тәшвишләнүеннән туган галәмәт кенә.
Ышаныгыз, дуслар, мин бу оятсызлыгымны юарга тырышырмын. Икенче повестемны мин шундый агач тел белән язармын! Сезнең төшегезгә дә кермәгән таш персонажлар уйлап табармын! Аңлыйм, бу миңа авыр бирелер, чөнки сез гомерегез буе шундый персонажлар иҗат итәсез, ә минем әле әдәби стажга тәүлек ярымнан бер генә ел тула. Мин бу эштә үземне кызганмам, укучыны кызганмам, ялгышымны барыбер төзәтермен.
Әлбәттә, тәнкыйтьчеләр язганча, мин яхшы психолог та булып китәр идем, әмма мин бер нәрсәне төшенеп алдым: шундый коллегалар бар бит, алар кеше уңышына караганда үз уңышсызлыкларын җиңелрәк кичерә.
Һәрхәлдә, уйламаганда гына әдәбиятка керткән хәзинәм өчен мине гафу итүегезне сорыйм. Инде гөнаһларны сызарга кирәк. Кара савытым янына китәм.
ТМИН (Туфан Миңнуллин)
ЯШӘСЕН ХАТЫН-КЫЗЛАР!
Хатын-кызлар турында мин бик күп акыллы сүзләр әйтеп шигырь язган шагыйрь. «Хатын-кыз ул – һәрвакыт хатын-кыз!» дип шигърияттә иң беренче сүзне мин әйттем. Хәзер дә әйтер идем, тик соңгы вакытта шигырь язарга вакытым юк. Шуңа күрә, дөньяның данлыклы акыл ияләренең хатын-кызлар турында әйткән кайбер искиткеч зирәк сүзләрен генә кабатлап чикләнәм.
Гораций: Desinit in piscet mulier pormosa superһe.
Ямаш Игәнәй: Ачуланма, яме?!
Сенека: Viri a diis reqentes.
М.Хөсәен: Янар Везувий ул –
хатын-кыз.
Судзуки: ...
Н.Әхмәдиев: Мин – мин кебек,
син – син кебек.
Плавт: Mulier tum bene olet ubi niһie olet.
Р.Низамиев: Син Зөһрә төслерәк.
Зирәк сүзләр эзләгәндә үзебезнең татар шагыйрьләренең хатын-кыз турында әйткән гүзәл сүзләреннән җырлап йөрер өчен шигырь дә төзеп булуы ачыкланды. Игътибар белән укуыгызны үтенәм.
И.Юзеев: Исемеңне дә белмим,
Төсеңне дә белмим,
М.Шабай: Җуйган инде күптән
исен дә;
Г.Афзал: Кем хатыны дип беләсез –
Минем хатын,
Ш.Галиев: Ә син һаман, һаман исемдә.
Г.Рәхим: Бас каршыма.
Р.Мингалим: Каптыр изү
төймәләрең...
Р.Фәйзуллин: Нинди матур ялган!
Р.Харис: Ике шәраб берсен берсе
Айныта алмый...
Р.Гатауллин: Син китсәң – еламам.
М.Галиев: Әй!
Ф.Сафин: Ник уйнамый күрше кызы
Гел минем белән генә?
Зөлфәт: Калды утлар, син дә калдың...
М.Әгъләмов: Булдыра алсаң – сөймә.
Кушымта өчен:
Р.Миңнуллин: Шулай шул,
Шулай шул.
Искәрмә! Цитаталарда бернинди фальсификация юк. Иптәш Судзуки мәсьләсендә генә шигем бар.
1987.
Фәрит Вахитов, Илдус Әҗемов һәм Зөлфәт Хәйруллин шаржлары

Теги: Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру