Журнал «Безнең мирас»

Тыл ветераны Мөхәммәдиева Мөхтәрәмә Мөхәммәт кызы истәлекләре: “Азнакай районы Уразай авылыЭнгельс исемендәге колхоз хезмәтчәннәренең 1941 -1945 нче елларда Җиңү яулауга керткән өлеше”

Сугыш... Ишетүгә үк җанны өшетүче, йөрәкне калтыратучы бу сүз үз эченә күпме фаҗига сыйдырган. Төзелмәгән гаиләләр, тумаган балалар, кайтмаган ирләр, тол калган хатыннар, ятим калган балалар язмышы – шушы бер сүзгә сыйган. Минем каршымда шул чорның афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән ветеран Мөхәммәдиева Мөхтәрәмә Мөхәммәт кызы утыра. Хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә –төшерә, ашыкмыйча гына сөйли ул.Тавышы калтыранып китә, тонык күзләреннән тәгәрәгән яшь бөртеге, буразна булып сызылган тирән җыерчыклр эченә кереп югала. Авыр, бик авыр аңа җан яраларын кузгатып, төшләренә кереп җәфалаган сугыш еллары турында сөйләү:
“Азнакай районы, Уразай авылының Энгельс исемендәге колхозыннан 298 кеше, шуларның 7 се хатын –кыз сугышка китте. Сугышка киткән ирләрне хатын –кызлар алыштырды: Камаева Җиһан, Сабирова Асия, Кашапова Роза, Сөләйманова Хөсниямал, Хөснетдинова Тәскирә – ферма, амбар мөдире, бригадир вазыйфаларын башкардылар, Габидуллина Җинан, Абдуллина Мөтәварига тырышып колхоз эшләрендә эшләделәр. Фронтка кием-салым, икмәк җыеп тапшыру, авылда ач –ялангач калган ятим балаларга ярдәм итүне оештыру алар җилкәсенә төште. Заем җыеп тапшыру, танклар колониясенә ярдәмгә дигән лотереяга акча җыеп фронтка җибәрүне дә оештырдылар алар.
1941 нче елда колхозда оборона фонды төзү зур оешканлык белән барды. Колхозчы хатын –кызлар 375 хезмәт көннәренә тиешле доходларын илнең оборона фондына бирергә булдылар. Оборона фонды төзүдә Зәйтүнә Нуриева, Хәбир Сабирҗанов, Маһинур Шәрипова иптәшләр аеруча активлык күрсәттеләр. Алар һәрберсе 10ар хезмәт көненә тиешле доходларын илнең оборона фондына бирергә булалар. Өлкән яшьтәге әбиләр дә үзләреннән өлеш кертәләр: Закирова Мәхтүмә,Шакирова Сәхипҗамал, Закирова Фатыймалар киндер басасы алу эшендә сыйфатлы итеп эшләп, көнлек эш нормаларын үтәп баралар.
Колхозда митинглар оешкан төстә үтә. Колхозчылар һәм укытучылардан 400 гә якын кеше катнашып, оборона фондына зур суммада акча һәм азык – төлек туплауга ирешәләр.Митингта катнашучылар урып –җыю һәм дәүләткә ашлык тапшыру эшләрен үрнәк булырлык итеп үткәрү буенча йөкләмә алалар.
1942 нче елда данлыклы Кызыл Армиябезнең батыр сугышчыларына Октябрь бүләкләре әзерләү эше киң күләмдә алып барыла. Бүләк өчен 2000 сум акча, 80 тавык, 200 данә йомырка,200 литр сөт җыела,колхоз идарәсе 50 кг ит, 2000 сум акча бүләк итә. Шушы елда колхозның яшелчәчелек бригадасында эшләүчеләр дошман тылында хәрәкәт итүче партизаннарга ярдәм өчен 600 сум акча җыеп тапшыралар. М.Зәйниева, М.Гарипова иптәшләр үзләре 100әр сум акча бирәләр. Колхозчылар Мәүләү Исхаков, Абдулла Мофаззаловлар кул иләге белән ашлык тазарту эшен башкаралар. Алар 62 - 63 яшьлек ир – атлар, көнлек норма 25 центнер булуга карамастан, 50шәр центнер ашлык чистарталар, дәүләткә яхшы сыйфатлы ашлык җибәрү өчен тырышып эшлиләр.
1941 нче елда колхозның умартачылык фермасы 267 поттан артык бал бирүгә ирешә. Аның акчалата доходы 13741 сумнан артып китә торган була.Бал алуны планга караганда арттырып үтәгән өчен бу колхозның умартачыларыннан Харис Закиров 11 поттан артык, Зәйнулла Хәйруллин 9 потка якын өстәмә түләү тәртибендә бал алалар.
1942 нче елда кырчылык бригадалары язгы чәчүгә әзерлек белән керә. Бригадиры Закирова, агитаторы Давыт Хөсәеновларның бригада кешеләре арасында масса –политик эшне даими рәвештә алып барулары, эшне Ватан таләп иткәнчә оештырулары нәтиҗәсендә бригада алдынгылыгы белән мактала.Бригада 1940 нчы елда язгы чәчүгә әзерлеге бик яхшы булганы өчен алган күчмә Кызыл Байракны өзлексез рәвештә үзендә саклап кала.
1944 нче елның май аенда Асия Сабирова җитәкчелегендәге 2 нче бригада фронт ункөнлегендә алган йөкләмәләрен намус белән үтәп, 25 нче майга колхоз күләмендә беренче булып иртә культуралар чәчүне яхшы сыйфатлы итеп төгәлләүгә ирешәләр. Бу бригаданың сабанчылары М.Хәсәнов, З.Закиров, Ш.Җиһаншин, А.Сәмиков иптәшләр язгы чәчүнең беренче көннәреннән үк эшләп, норманы һәр көнне 125% итеп арттырып үтиләр.
1нче бригададан Нурлыгаян Гаделшин лобогрейка белән уруда көнлек норманы 8 – 9 гектарга үтәп, 120 гектар мәйданда ашлык урган. Колхозның 1944 нче елгы акча доходы 429.00 сумга җитә. Хезмәт көннәренә колхозчыларга акчалата аванс бирелә. Алдынгылыкны бирмәүче М.Ибраһимова, Ш.Нәбиуллиннар 500 – 850 сумга кадәр акчалата аванс алалар.
Авылдашым Рәхимә Сабирова турында әйтмичә кала алмыйм. 1920 нче елда батрак Сабир Дәминов гаиләсендә 4 нче бала булып туа ул.1931 нче елда 11 яшендә эшли башлый. Сугыш башланыр алдыннан гына әтисен “халык дошманы” дип төнлә алып китәләр. Шул китүдән ул югала. Сугыш башлангач абыйлары Әсгать, Мөҗәһит, энесе Мирмәгъсүм бер – бер артлы сугышка китәләр, яу кырларында мәңгелеккә ятып калалар. Рәхимәнең җилкәсенә әнисен,әнисенең апасын тәрбияләү, ир – атларны алыштыруның бөтен авырлыгы төшә. Саратов шәһәренә хәрби заводка эшкә җибәрелә, төзелештә, кирпеч сугуда эшләргә, завод фундаменты өчен чокырлар казырга туры килә аңа. 1942 нче елның көзендә колхоздан бер төркем яшь, чая кызларны тракторчылар әзерләү максатыннан Кәкре – Елга МТСына укырга юллыйлар. 2 атна укыгач, Бөгелмә шәһәренә механизаторлар курсына озаталар.Укудан кайткач, “Фордзон” тракторында эшли башлый.Сөрү заданиесе 4 гектар, планны үтәгән очракта 400 грамм он - паек бирәләр, кызның тырышлыгы аның гаиләсен ачлыктан алып калган да инде ул елларда. Рәхимә Сабированың язмышы –яшьлекләре сугыш елларына туры килгән, кияүгә чыгу, ана булу бәхетеннән мәхрүм булган кыз – әбиләр язмышы”
Сугыш бик күп хәсрәтләр, ачлык – ялангачлык алып килде. Тик безнең халыкны тырышлык, бердәмлек, Җиңүгә, киләчәккә өмет яшәтте. Сугыш чорында яшүсмер булган тыл ветераннарына бүген 80 - 94 яшь, тик шул вакыттагы авырлыклар һаман аларның хәтерендә. “Мондый сугыш яңадан кабатланмасын, беркем дә кайгы –хәсрәт күрмәсен иде” , - дип сүзен тәмамлады ветеран.
Гөлназ Миннегәрәй кызы Шәмсиева, Азнакай районы, Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы, китапханәчесе

Теги: Гөлназ Шәмсиева

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру