Тукайның Суомида басылган бер җыентыгы

Төрле сәбәпләр аркасында асыл Ватаныннан, Идел-йорттан аерылырга мәҗбүр ителгән милләттәшләребез, дөньяның кайсы төбәгенә эләксәләр дә, туган телләрен, җыр-моңнарын, гореф-гадәтләрен, тарихи хәтерен, әдәбиятын булдыра алган кадәр сакларга, гомер юлдашлары итәргә, бала-чагаларына, киләчәк буыннарга тапшырырга тырышканнар. Әлбәттә, бу гомуми изге теләк-омтылышка катгый чынбарлык үзенең өстәмә-төзәтмәләрен дә кертеп торган. Аерым гаиләләрдә, төбәк һәм илләрдә ул шактый гына уңышлы барса, икенчеләрендә бик зәгыйфьләнгән, хәтта тәмам диярлек сүнүгә, бетүгә дә юл тоткан. Боларның беренчесенә Суомида гомер кичерүче милләттәшләребез, мөгаен, уңышлы бер  мисал була аладыр. Моның үзенә күрә билгеле бер сәбәпләре дә бар. Мәгълүм ки, әлеге мәмләкәт 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр, йөз елдан артыг-рак Рәсәй империясе составында була. Төрле сәбәп-максатлар аркасында анда милләттәшләребез инде моннан 150-200 еллар элек күренә башлый. Бара-кайта. Нигездә, сәүдә эшләре белән шөгыльләнә. Сирәгрәк булса да башка тармакларда эшләүчеләр дә очрый. XIX гасырның икенче яртысында, аеруча ике гасыр аралыгында Суомида төпләнеп калучылар да арта бара. Әмма асыл Ватаннары белән элемтә-багланышлар һич тә өзелми. Бару-кайту, күченеп тору даими күренешкә әверелә. Әмма 1917 елдан соң, Финляндия бәйсезлек алгач, мондый бәйләнеш-аралашулар, күчешләр тәмам диярлек өзелә.

Финляндиядә татар рухының, миллилекнең саклануында андагы кавемдәшләребезнең, нигездә, бер төбәктән – Нижгар якларыннан, аеруча Яңапар (Актук) авылыннан булулары да мөһим роль уйный. Күпчелеге татар мәктәп-мәдрәсәсендә укыган, тиешле милли-әхлакый-дини-рухи тәрбия алган. Татарның җыр-моңыннан, сүз сәнгатеннән, «Кыйссаи Йосыф», «Рисаләи Газизә»ләрдән, аеруча заманның Гафури, Тукай, Исхакыйларыннан алар яхшы хәбәрдар булган. Биредәге милләттәшләребезнең шәхси китапханәләрендә Октябрьгә кадәр Рәсәйдә басылган күпләгән татар басмаларын үз күзләрем белән дә күп мәртәбәләр күрергә туры килде.

Ике ил арасында бару-кайтулар бик зәгыйфьләнгәч тә, Суомидагы кавемдәшләребез аптырап калмый: мәктәп-курслар ача, мәчетләр эшләп тора, төрле дини-милли-мәдәни чаралар уздыра. Чит мәмләкәтләр, аеруча ислам илләре, Төркия, аларда яшәгән милләттәшләребез белән ныклы мөнәсәбәтләр булдырыла. Шунысы мөһим: Суоми татарлары, элеккеге татарча басмаларны файдалану белән бергә, үзләре дә дистәләгән газета-журнал чыгара («Мәгърифәт», «Шималь очкыннары», «Ак юл», «Белдереш»), татарча китаплар бастыра.

Бу мәмләкәт, аеруча Хельсинки, Тампере һәм Ярвинпә калаларында бары меңгә якын милләттәшебезнең генә яшәве мәгълүм. Шунысы кызыклы: аларның берничә дистәсе китап чыгару, әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Арада хәтта 50дән артык китап (шигъри, чәчмә, драма, дәреслек, тарих…) чыгарган Хәсән Хәмидулла (1900-1988) кебек күренекле шәхесләр дә бар. Шулай ук Садрый Хәмид (1905-1987), Гәүһәр Туганай (1911-1998), Гайсә Хәкимҗан (1896-1972) һәм кайбер башка каләм әһелләренең дә исемнәре, әсәрләре укучыларга ярыйсы гына таныш. Янә шунысы гыйбрәтле: боларның төп шөгыльләре, нигездә, сату-алу, сәүдә. Әмма алар язу-сызуга, әдәби иҗатка да күп вакыт бирәләр, кавемдәшләрен милли-рухи тәрбияләү эшенең үзәгендә кайныйлар. Хөсәен Садыйк (24.12 1908-28.04.1974) – шундыйларның берсе һәм шактый күренеклесе. Ул да чыгышы белән Яңапардан. Суомида имам, шагыйрь, мәгърифәтче буларак та таныла. Бу зат «Фин-татар» («Төрек халык») мәктәбенең идарә хәятен дә дистә елдан артыграк (1958-1969) җитәкли, газета-журналлар чыгаруда да актив катнаша. Аның, ягъни «Садыйк нәүгы Хөсәен»нең эшчәнлеген чордашы, хезмәттәше Садрый Хәмид 1950 елда ук инде менә ничек бәяли:

«…Сатуларын якка ташлап, театрга да катнашыр,
Кирәк булса, милләт өчен аркасында таш ташыр.
Яшьләр белән бергәләшеп чыгардылар «Белдереш….»

Шушы зат 1969 елда Хельсинкида Г.Тукай әсәрләренең махсус җыентыгын туплап, аны латин хәрефләре белән нәшер итә (102 б.). «Abdulla Tukay Şìgirları» (Ciyştıruçı: Hüseyin Sadik) дип исемләнгән уртача форматтагы бу китап шагыйрьнең дый мөрәҗәгате белән ачыла: «…Казан шивәсендә араб хоруфатендә (язуында. – Х.М.) басылган «Әсәр» һәм «Уку» китаплары яшьләребез өчен укырга авырлык китергәнлекдән, Абдулла Тукайның шигырьләрендән зур бер өлешен эченә алган вә сабыйлык вакытындагы үз каләме белән язылган тәрҗемәи хәле яшьләргә укыту вә шигырьләрен таныштыру максаты илә бу кечкенә китапчык яңа хәрефләр белән бастырылды…

Ошбу шагыйрьне бастыру масрафлары (чыгымнары. – Х.М.) Финляндия Ислам мәхәлләсенең башканы (җитәкчесе. – Х.М.) хаҗи Осман Али әфәнденең хезмәте белән түләнде» (4 б.).

Билгеле булганча, Финляндиядәге милләттәшләребез урыс (кирилл) язуын кабул итми. Гарәп графикасы белән янәшә алар 20 нче йөзнең урталарында өстәмә хәреф-тамгалар кертелгән үз язуларын – «латин әлифба»сын да куллана башлый. Җыентыкны төзүче «яңа хәрефләр» дигәндә, әнә шуны күздә тота. Габдулла, Гали исемнәренең Абдулла, Али дип бирелүләре, кайбер шундый хосусый күренешләр шул «яңа» графиканың таләпләре белән дә аңлатыла.

Мөһаҗәрәттә Тукай әсәрләрен бастыруның ярыйсы гына тарихы бар. Мәсәлән, Токиодагы «Матбагаи исламия»дә 1933 елда Тукай әсәрләренең биштомлыгы дөнья күрә (646 битлек). Ул гарәп язуында. 1953 елда Хельсинкида бөек шагыйрьнең гарәп графикасындагы «Мәктәбдә милли әдәбият дәресләре» исемле китабы нәшер ителә. Тукайның Ватаннан читтә басылган янә берничә китабы, газета-журналларда дөнья күргән шактый гына әсәрләре бар. Әмма аларның күпчелеге гарәп язуында. Илдәгеләре исә урыс графикасында. 1969 елгы Хельсинки басмасы исә, нәкъ әнә шул хосусиятне күздә тотып, Финляндиядәге яшь буынның ихтыяҗын искә алып әзерләнә.

Тукай иҗатының югары сәнгати камиллеккә ия булуы, халыкчанлыгы, теленең искиткеч байлыгы, әсәрләренең көчле милли, әхлакый, инсани, дини рух белән сугарылуы һәркемгә билгеле. Шуңа күрә аның иҗат мирасыннан балалар һәм яшьләр ихтыяҗына, тәрбияви максатларга туры килешле әсәрләр сайлап алу шактый кыен һәм җаваплы эш. 1969 елгы Хельсинки басмасын төзүче Хөсәен Садыйк бу юнәлештә шактый уңышлы эш иткән. Кечкенә генә җыентыкта Тукай иҗатының асылын күз алдына китерерлек төрле характердагы һәм жанрдагы әсәрләр бар. Мәсәлән, без анда тезмә һәм чәчмә юллар белән дә, поэма, газәл, робагый, мәсәл, җыр, баллада һәм башка жанр үрнәкләре, шулай ук тәрҗемәләр белән дә очрашабыз. Болар арасында «Милли моңнар» (китап шуның белән ачыла), «Өч хакыйкать», «Су анасы», «Ана белән бала», «Туган илемә», «Туган тел», «Эшкә өндәү», «Өзелгән өмид» һәм башка шундый атаклы әсәрләр дә бар. Китапның «икенче» өлешендә «Исемдә калганнар» хатирәсе дә урнаштырылган. Болар белән очрашу укучыны милләтнең җаны, рухы белән тоташтыра, шагыйрь белән бер дулкында тибрәлергә, аның белән бергә куанырга, кайгырырга ярдәм итә. Автор теленең байлыгы, матурлыгы, моңы яшь буынның күңелен биләп ала, зиһенен баета, укучыны үз милләтенең улы, кызы итеп тәрбияләргә булыша. Китапта урнаштырылган 70ләп әсәрнең (икесе кабатлана) барысы да максатка ярашлы.

Мәгълүм ки, узган гасырның 60 нчы елларында Финляндиядәге кавемдәшләребез арасында халкыбызның тарихы, рухи-мәдәни мирасы белән кызыксыну тагын да көчәеп китә. 1967 елда күренекле татарпәрвәр Гомәр Таһир һәм мәшһүр тюрколог М.Рясянен катнашында «Тукай җәмгыяте» төзелә. 1969 елда дөнья күргән Тукай җыентыгы да шул дулкында туган мөһим вакыйгаларның берсе. Ул халыкта киң тарала, аеруча яшьләр арасында. Мин моны 1990 елда Финляндиядә өч айлык гыйльми сәфәрем вакытында үзем дә күрдем. Шунысын да әйтим: миңа бу китапны Хөсәен Садыйкның улы Нәгыйм әфәнде үзе бүләк итте. Мин аның гозерен Казанга кайту белән үтәдем. Музейга тапшырган китапта мондый юлларны теркәп куйганмын: «Бу китапны Тукай музеена тапшырырга дип, җыентыкны төзүченең (ягъни Хөсәен ага Садыйкның) углы Нәгыйм (Наим) әфәнде Садыйк бирде. Ул әүвәл Хельсинки каласында яшәгән, татарлар арасында культура эшләрен оештыруда актив катнашкан. Бик матур җырлый. Хельсинкида моннан бер ел элек чыккан тәлинкә-пластинкада («Ак Идел буйлары») ул күп җырларны башлап җырлый. Бик татар җанлы кеше. Балалары да бик әйбәт татарча сөйләшә.

Хәзерге вакытта Нәгыйм әфәнде Финляндиянең иң ямьле җирләреннән берсе булган Наантали каласында (Турку-Абодан 16 чакрым ераклыктагы диңгез буе шәһәрчеге) яши, антиквар әйберләр белән сату итә.

Безгә аның белән шушы елның март азакларында Або, Наанталида бергә булырга туры килде. Хатыйп Миңнегулов. 30.04.1990».

Без бүләк иткән 1969 елгы Тукай җыентыгы хәзерге вакытта шагыйрь музееның бик күркәм урыннарының берсендә тора. Шунысын да искә төшерим: без фәкыйрегез бу музейга Тукайның 1933 елда Токиода нәшер ителгән биштомлыгын һәм мөһаҗирлектә дөнья күргән кайбер башка басмаларны да бүләк иткән иде.

Хөсәен Садыйк хакында, аның улы Нәгыйм әфәнде белән 1990 һәм 2000 нче еллардагы очрашу истәлекләре, шулай ук 1969 елгы Тукай җыентыгы турында мәгълүматлар безнең «Дөньяда сүземез бар» (К., 1990), «Чит илләрдәге татар әдәбияты» (К., 2007), «Озын гомерем хатирәләре. II кисәк» (К., 2020; IX бүлек) китапларында һәм кайбер башка хезмәтләребездә дә бар.

 

Хатыйп Миңнегулов, филология фәннәре докторы

Безнең мирас. — 2021. — №8. — 49-52 б.

 

 

 

Комментарий язарга