Журнал «Безнең мирас»

Тукайның сөйгәне блокнотындагы истәлекләр

Игътибарыгызга Зәйтүнә Мәүлүдованың Казандагы Г.Тукай әдәби музее экспозициясендә саклана торган блокнотларыннан истәлекләр тәкъдим итәбез. Алар беренче тапкыр нәшер ителә.



Мәрьям Бобинскаяның (Буби) кулъязмасы

Зиядә сәүдекем (нык сөйгәнем)


Зәйтүнә апакаем!


Инсанның инсан улмакы гыйлеме бәрәкәтендә генә улыр. Чөнки гыйлем инсанны дөньяда вә ахирәттә газиз идәр.


Һөнәрле вә мәгърифәтле улырга тырышып, боннан соң мөслимәләр дә тәгълим-тәрбия турысында милләтемез сәгадәт эчендә яшәсен.


Сезе ифрат сәвән: М.Б.: Мәрьям Бобинская (Буби).



Якын танышларым вә дусларым!


Танышларымның мәгънәле фикер вә нәсыйхәтләрене җыйнап, анларны сагынган чакларымда күңелемне юату өчен, укырга карар биргәнлегемнән сезгә шушы альбомымны тәкъдим итеп, үзеңезнең каршыңызда хөрмәтле тотылган сүзләреңезне миңа ядгярән язып калдыруыңызны үтенәм.


Зәйтүнә Чистайлы.



Бик зур мәхәббәтләр илә сәүдекем (сөйгәнем) мәхәббәтле Зәйтүнәм!


Ничек ялгыз каберне күрсә юлчы,
Аннан ул китә алмас туктамыйчы,
Шулай бит, газизем Зәйтүнә?..
Бу саргаеп беткән кәгазь дә
Күз алдыңда торыр бит, Зәйтүнәм.
Һәр заманда озак тормам, җаным Зәйтүнәм, мин үләрмен.
Шулай итеп язмышым бурычын түләрмен.
Менә, мәхәббәтле Зәйтүнәм, шунда алырсың альбомыңны,
Укырсың шунда язган зар-моңымны.
Ничек янган, ничек яраткан сине Гөлсем, беләрсең,
Мине чынлап та яраткан, дуст күргән артык, диярсең.
Үзе юк моның, диярсең, ул югалган,
Бөһтан, ифтира (яла ягу), хөседләрдән күңелен саклый алган.


Сине ифрат сәвән (сөйгән) вә синең рәхәтең өчен җанын фидая хазыйр
хакыйкый (фида итәргә әзер) вә чын дустың Гөлсем Рәхмәтуллина-Пермьле.



Кем бәхетле?


Һәркем бәхет эзли. Ничек бәхетле булырга, ничек бай булырга? «Шул теләгем булса, башка һичнәрсә кирәкми – аннары мин бәхетле», – ди. Дөньяда кешеләр бик күптөрле була бит. Аларның теләкләре дә, үзләре кебек, төрлесенеке төрлечә: ярлы баерга тели, кол азад булырга, авыру сәламәтләнергә, аерылган кушылырга, кавышырга тели... Боларның һәрбере бәхетне үзләренең теләкләренә генә ирешүдә күрәләр. Һәм боларның күбесе теләгәннәренә ирешәләр дә. Ләкин ул бәхетле булдымы? Аның башка һичбер теләге дә калмадымы?


Юк, мең мәртәбә юк!


Бәлки, кеше теләгенә ирешкәннән соң үзендә әллә нинди бер эч пошу, рухында бик зур бер бушлык сизә. Шул бушлык хәтта аны газаплый да башлый. Соң алай булгач, бәхет нәрсәдә?


Бәхетме? Бәхет ул байлыкта да түгел, дәрәҗәгә ирешүдә дә түгел. Теләгенә ирешү белән дә кеше бәхетле булмый. Чөнки ул бәхет һәркемнең үз теләгендә; теләкле, бик зур теләкле булуда һәм шул зур теләк артыннан чабуда; шул зур теләккә ирешүне эчтән өмид итеп, шуңа ышанып, бөтен вөҗүдең, рухың, йөрәгең белән шуңа омтылуда.


Төрекләр: «Ирадә икътидардыр», – диләр. Бу бик дөрест: кешедә чын теләк кенә булырга кирәк. Шул булса, ул һәммә эшне булдыра ала. Күп кешеләрнең теләгенә ирешмәве аңа ныклап ышанмауларыннан, аны эчке йөрәкләреннән теләмәүләреннән килә...


Моңа караганда, безгә зур дәрәҗәләргә ирешү, тәрәкъкый итү зур теләк (бөек әмәл), ныклы иман белән генә булса булыр...


Гыйбадулла Алпаров.
1914 ел, 29 апрель



Кадерле Зәйтүнә апага!


Күңел кошың канат җилпеп очмас борын,
Урман, таулар, диңгезләрне кичмәс борын;
Шатлан әле, сөй дөньяны, уйна да көл,
Тормыш тавы басып, кысып измәс борын.
Чык сахрага, рәхәт тормыш көен көйлә,
Сандугачың күкрәгеңнән бизмәс борын.
Киң диңгездә колач салып бер йөзеп кал,
Тулкыннары тау-тау булып купмас борын.
Каек белә әйләнмәдә әйләнеп кал,
Упкыннары мәңгелеккә упмас борын.


Ибраһим Һилалов.
Троицк.
3/5/1914


Кулъязманы басмага Ильяс Мөстәкыймов әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №4. - 32-33 б.

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру