Тукайга киемне кемнәр теккән?

Гатиятулла: «Тукайның өс киемен мин тегеп биргән идем»

Мөхәммәт Мәһдиев «Габдулла Тукай турында замандашлары» исемле мәкаләсендә Гөберчәк авылында туып, шунда яшәгән авылдашларыбызның шагыйрь белән якыннан аралашуы, аңа киемнәр тегеп бирүе хакында яза. Гатиятулла Шәрәфиев – шундый осталарның берсе. Авылда аны, исемен кыскартып, Гатият дип кенә йөрткәннәр. Ятимлектә үсә ул. Аннары бәхет эзләп ерак җирләргә чыгып китә һәм Җаек шәһәренә барып урнаша. Шәһәрнең оста куллы тегүчесе Хәкимҗан аны үзенә сыендыра һәм егетне тегүче һөнәренә өйрәтә. Гатиятулла Шәрәфиев шул елларда Габдулла Тукай белән таныша, аның белән аралаша. Шагыйрь, үзе тукыма алып биреп, остадан киемнәр тектерә.

 

Габдулла Тукай Гөберчәк авылы остасы Гатиятулла Шәрәфиев тегеп биргән тужуркадан. Җаек шәһәре, 1907 ел

Мөхәммәт Мәһдиев тегүче авылдашыбызның өенә махсус барып, аннан Г.Тукай белән ничек танышуы, аралашуы турында сораша, мәгълүматлар язып ала. Ә сөйләшергә яраткан Гатият абзый язучының сорауларына иркенләп җавап бирә. Кыю йөрәкле, һәрнәрсәне төгәллек белән сөйләргә яраткан тегүчебез танылган артист Габдулла Кариев белән дә аралашуы һәм дус булуы хакында сөйли.

 

«Ак» тегүче Гатиятулла Шәрәфиев

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә «Җиде аршинлы бүрәнә белән…» дигән бүлек бар. Шунда автор Гөберчәк тегүчеләре хакында яза: «Безнең авылда алты тегүче булып, болар ак һәм кара тегүчеләргә бүленәләр иде. «Аклар» – пәлтә, бүрек, костюм, мундир, тужурка; «каралар» толып, тун, тире чалбар, бишмәт тегәләр иде. Культурныйлар һәм гади тегүчеләр…»

Аңлашыла ки, Гатият абзый «ак» тегүчеләр сафына керә. Ул Габдулла Тукайга тужурка тегеп бирә. Гатият олы гәүдәле, кечкенә генә ап-ак сакаллы, көрәк кадәрле зур куллы кеше була. Ул һәрвакыт башына кәләпүш, өстенә үзе теккән күлмәк киеп йөргән. Авылның оста көрәшчесе дә булган әле Гатиятулла. Ул башкалардан юмартлыгы белән дә аерылып торган, урамнан үтеп киткән сабыйларга күчтәнәчләр бирергә яраткан. Гатиятулла күрше-тирәдәгеләрнең чалгыларын янап, кирәк булса, таптап та биргән. Гомумән, кешеләргә бик ярдәм иткән, аларга эшләргә һәрвакыт уңайлы булсын дип тырышкан ак сакаллы карт. Урманнарның чамасыз киселүенә, табигатьнең үзгәрүенә, ярлылануына эче пошкан аның. Гөберчәк авылы элек урманга терәлеп үк торган, вакытлар узу белән, агачларны кисеп, җирен сөргәннәр. Шулай итеп колхоз басуларын зурайтканнар.

Гатиятулла ага бик матур һәм моңлы итеп җырларга да яраткан. Кичләрен, капка төбенә чыгып, тальянында татар халык көйләрен сузган. Төрле такмаклар чыгарырга да оста булган ул. Сәләтле, матур итеп җырларга һәм сөйләргә яраткан, нык хәтерле, ләкин укый-яза белмәгән авылдашыбыз капка төбенә чыгып утырса, аның яныннан кеше өзелмәгән. Ул еш кына Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариевлар турында мавыктыргыч истәлекләрен сөйләгән. Бөек шагыйребезнең әсәрләрен ишетсә, йотлыгып тыңлаган. «Китапларда Габдулла Тукайның бер фотосы бар. Ул анда кулына газета тотып төшкән, ә өс киемен мин тегеп биргән идем», – дип искә алырга яраткан Гатиятулла ага.

Гөберчәктә Бөек Ватан сугышына кадәр тегү артеле оеша. Гатиятне шунда эшкә чакыралар, әмма ул риза булмый, колхоз эшенә бара. Күбрәк әвеслектә хезмәт куя, салам кибәннәрен очлау буенча аннан да җитезрәк һәм остарак кеше булмый.

Гатият ага 1962 елда вафат була. М.Мәһдиев: «Малайлары сугышта үлеп беткәннәр, бер генә оныгы да юк», – дип яза. Әмма язучы аның кече улы Гыйлемхан турында искә алмый. 1927 елгы Гыйлемхан Миңкамал белән гаилә кора, уллары Гайнулла дөньяга килә. Гыйлемхан аганың да, улы Гайнулла абыйның да тальянда өздереп уйнаганнарын мин үзем дә хәтерлим. Гыйлемхан абый минем әтинең өченче буын туганы да иде әле. Алар аралашып, туганлык җепләрен өзмичә яшәде. Элек кунакка йөрешүләр дә еш иде бит. Ул вакытта мин кечкенә кызчык булсам да, әлеге нурлы йөзле кешеләр хәтеремә нык уелып калган. Кызганыч, бу абзыйлар Гатият аганың һөнәрен дәвам итмәгән. Бабаларыннан калган тегү машинасын Гайнулла абый һәм аның хатыны Әнисә апа кадерләп саклаган. Әмма Мөхәммәт Мәһдиев: «Музейга тапшырам, бу бик тә истәлекле тегү машинасы!» – дип, аны хуҗаларыннан сорап алган һәм Гөберчәк авылыннан алып киткән. Кыйммәтле ядкяр музейга барып җиткәнме, анда сакланамы – монысы әлегә безгә мәгълүм түгел.

Тукайга кием теккән машина әле дә текелди

Революциягә кадәр Казан байларында тегүче булган авылдашларыбыз Һидиятулла Хәйруллин белән Хәлил Хәбибуллин да Габдулла Тукайны яхшы хәтерләп, бу хакта Мөхәммәт Мәһдиевкә сөйләгәннәр. Киң күңелле, балалар яратучы Һидиятулла агай Гөберчәккә кайтып гаилә кора, балалар үстерә. Зур гәүдәле, сакал-мыеклы, кара кысалы күзлек кигән авылдашыбыз Гөберчәкнең тегү артелендә хезмәт итә. Аның яшь һәм тәҗрибәсез хатын-кызларны тегүчелек һөнәренә өйрәтүе мәгълүм.

 

Атаклы тегүче Хәлил Хәбибуллин гаиләсе белән

 

1891 елда туган Хәлил Хәбибуллин, Казан баенда тегүчелек эшенең бар нечкәлекләренә өйрәнеп, үзенә тегү машинасы сатып ала. Габдулла Тукайга костюм, кепка тегеп бирә ул. Байда эшләп, байтак акча туплый һәм авылга җигүле ат белән кайтып төшә. Репрессия елларында Хәлилгә барлык мал-мөлкәтеннән, аеруча яраткан атыннан колак кагарга туры килә. Оста тегүче буларак, хуҗалыгы нык, абзары тулы мал-туары була аның. «Син бай кеше, кулак!» – дип, Хәлил Хәбибуллинның Г.Тукайга кием теккән машинасын, хуҗалыгындагы барлык әйберләрен тартып алалар. Хәлил тегү тегеп эшләп алган акчасына яхшы токымлы Әрмәс кушаматлы ат сатып алган була. Аны да колхозга алалар. Бу атны, бик аз гына вакыт колхозга хезмәт иткәннән соң, суялар. Конфискация вакытында өйдә бердәнбер әйбер – кайчы кала. Аны да Хәлилнең хатыны Бибиниса бала имезеп утыра торган утыргычның киез астына яшереп кала. Әлбәттә, ялтырап торган, авыр тимердән эшләнгән кайчы Габдулла Тукайга теккән киемнәрнең материясен кискән кайчы була. Бу кайчы Хәйбиннар гаиләсендә 2010 нчы елларга кадәр саклана. Хәлилнең 1930 нчы елларда алып киткән барлык мал-мөлкәтен дә сатып бетерәләр. Тегү машинасын исә Хәлилнең бертуганы булган Зәйнәпнең ире Галимулла сатып ала һәм хуҗасына кайтарып бирә. Ә Хәлил машина өчен бурычны киемнәр тегеп түли.

Габдулла Тукайга кием теккән тегү машинасы

Кызу холыклы, пөхтәлек һәм төгәллекне үз иткән Хәлил зур бер түрәгә кием тегеп бирә. Бераздан аны «югары»га чакыртып алалар. Репрессия еллары була бу. Шулай итеп, Хәлил гаиләсе белән саубуллашып чыгып китә. НКВД вәкиленә тегелгән киемнең хәтта җөе дә күренмәгән була. Аны әлеге киемне ничек итеп тегүе хакында сорашырга чакырган булганнар икән!

Гөберчәк халкын эшле һәм ашлы иткән тегү артеле хезмәткәрләре. Беренче рәттә утырганнар арасында уң яктагы ир-ат – Хәлил Хәбибуллин, уртада – артель җитәкчесе Рәхимулла Хәнәфиев, сулдагы ир-ат – Һидиятулла Хәйруллин.

Талантлы авылдашыбыз бер генә минутны да бушка үткәрми, хатыны Бибинисаны да тегәргә өйрәтә. Үзе ял иткән арада тегү машинасында хатыны эшли. Ике бала тәрбияләп үстерә алар. Балаларга да тегү эшенең бар нечкәлеген өйрәтә Хәлил. Авылдагы тегү артелендә озак еллар оста буларак хезмәт итә ул. Артельдәге күпме хатын-кыз аннан тегүчелек һөнәренә өйрәнде икән?! Бакча эшен дә яратып башкара. Хәлил аганың гомере 1975 елда өзелә. Совет чорында да ислам диненә тугры калып, биш вакыт намаз укыган, азан әйткән мөхтәрәм авылдашыбызның урыны җәннәттә булсын!

Кайчандыр Габдулла Тукайга кием теккән Хәлил абзыйның тегү машинасы бүген дә Хәйбиннар гаиләсендә саклана. Саклана гына түгел, ә һаман да элеккечә үк текелдәп тора. Хәлилдән соң улы Мөхәммәтнур тегүчелек белән шөгыльләнсә, бүген аннан онык һәм оныкчыклары файдалана.

Шунысын да искәртик: Тәскирә Габделкадыйр кызы Хәйбина (1921-2018) – Мөхәммәт Мәһдиевнең «Мәңгелек яз» романы, «Торналар төшкән җирдә» повестендагы герой Асиянең прототибы. Ә Мөхәммәтнур Хәлил улы Хәйбин (1924-2006) – Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның атказанган колхозчысы, М.Мәһдиевнең «Мәңгелек яз» романы, «Исәнме, Кәшфи абый!» повестендагы төп геройның прототибы. Оста тегүче һәм механизатор, тракторчылар бригадиры Мөхәммәтнур ага хатыны Тәскирә апа белән җиде бала тәрбияләп үстерде. Хәйбиннар Мәһдиевләр гаиләсе белән дустанә яшәгән. Язучы авылга кайткан вакытта аларга кермичә, хатирәләре белән бүлешмичә китмәгән. Хәтта бер кайтуында Г.Тукайның шигырьләр китабын бүләк иткән. Кызганыч, язучы аңа култамга куймаган. Бу китап хәзерге көндә М.Мәһдиев музеенда саклана.

Бөек шагыйрь яшәгән чорның оста тегүчесеннән мирас булып калган тегү машинасының Гөберчәктә әле дә халыкка хезмәт итүе безнең өчен зур горурлык! Мөхәммәт Мәһдиев: «Гөберчәк авылы – элек-электән һөнәрчеләр авылы», – дип язып калдырган. Тегүче авылдашларымның игелекле хезмәтләре моны янә бер мәртәбә раслый.

 

Халидә Габидуллина

Безнең мирас. — 2021. — №4. — 22-27 б.

Комментарий язарга