Журнал «Безнең мирас»

“Тукай юлы” буенча сәяхәткә рәхим итегез (ФОТОЛАР)

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Тукай юлы – Путь Тукая” мәдәни сәяхәт маршруты эшләнелгән. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Яңа маршрутның исеме татар шагыйре Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган. Ул аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле төп җирләрне үз эченә алачак.
Маршрутка Татарстан Республикасының төньяк районнары: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнары керә. Аны тест режимында 29 июньдә узачаклар. “Якынча 100 казанлы үзәк тимер юл вокзалыннан электричкаларга утырып Арчага кадәр барачак. Ә аннан җәяүләп яки велосипедларда бөтен маршрутны узачак”, - диелә хәбәрдә.
Маршрутның гомуми озынлыгы 21 чакрым. Маршруттагы төп торак пунктлар – Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мәндеш, Иске Кырлай, Яңа Кырлай.
Туристлар юлда татар авылларының көнкүреше һәм мәдәни тормышы белән таныша, матур табигать күренешләрен күрә һәм татар милли ризыкларын татып карый алачак.
Маршрут ахырында катнашучылар Габдулла Тукай музее белән танышачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/25/188701/
"Тукай юлы" 2018 елгы һәм 2019 елгы сәяхәтләрнең фотолары белән таныша аласыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру