Журнал «Безнең мирас»

Троицкида Тукай эзләре

Кичә Троицкида булып узган конференциядә яңгыраган чыгышлардан чыгып, минем фаразлавымча, таганнар  урнашкан әлеге урында (фото) элек йорт (Климов ур., 5) булган  һәм ул йортның хуҗасы Габдерәхим хәзрәт Рахимкулов булырга тиеш. 1912 елда мәшһүребез Тукай, дәвалану нияте илә, Троицкига килә һәм әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаша: шагыйрьнең сәүдәгәр Абдулла Яушев һәм мин әле генә телгә алган Габдерәхим хәзрәт йортларында булганлыгы, шәһәрнең иҗади яшьләре, җәмәгать эшлекләре, шул исәптән атаклы ишан хәзрәтләре Зәйнулла Рәсүлов белән дә очрашканлыгы мәгълүм.



     Габдерәхим хәзрәт йортында (?) узган кичәдә булачак виртуоз мандолиначы, Троицк тумасы Исмәгыйль Һилалов та була: 1912 елда әдәби-музыкаль кичәләрдә катнашучы Троицк шәкертләре белән күмәкләп төшкән фотода ул – иң уртада утырган. Ундүрт яшьлек Исмәгыйль Габдулла Тукай алдында "Әллүки", "Җәмилә" дигән татар халык көйләрен уйный, шагыйрьнең хуплавына лаек була. И.Һилалов (1898-1992) соңыннан бу очрашуны болай дип искә ала:

– Гомеремдә булган иң матур очрашу булды ул!


   Сүз уңаеннан, танылган театр белгече Ильтани Илалова – Исмәгыйль Һилаловның энесе, артист һәм режиссер Исхак Иляловның (1899-1966) һәм драматик актриса Һаҗәр Илялованың (1902-1980) кызы.


   Бүгенге көннәрдә төшелгән күмәк фотога игътибар итсәгез, атаклы Яушевларныкы саналган йорт диварындагы истәлек тактасында (2016 елның 8 июнендә куела) Тукайның ошбу йортта булганлыгы бәян ителә.

   Искәрмә: таганнар артындагы – юлның теге ягындагы бинада (фото) бүгенге көндә шәһәр музее урнашкан.

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру