Журнал «Безнең мирас»

Туйлар (гаилә дәресләре)

Исрафның никадәр зарарлы вә чамалап тотуның ни дәрәҗәдә файдалы булганын уйлаганнар һич файдасыз күп мәшәкатьләргә сәбәп булган туйлардан саклану лязим идекен бик ачык белерләр. Баласын сөннәт иттерәчәк яки өйләндерәчәк, йә кызларын кияүгә бирәчәк адәмнәрдән сый күрмәк хыялы берлә туйлар ясалганы вә моның өчен дә бер кирәкмәс расходларга дучар булганы һәр җирдә күренмәктәдер. Сый дигән булып, күп акчалар тотып, күп кешеләрне хозурландырмак бер гакыллының эше түгелдер.


Туй ясар өчен мәгыйшәт кылырга кирәкле булган бакчасын, игенлек җирен, кибетен сатканнарга вә бу эш өчен бурычка батканнарга чын күңелдән кайгырылыр. Һәм дә өенең җиһазлары була торып, туй сылтавы берлә артык расходлар тотып яңа җиһазлар алмак акчаны суга ташламак димәктер.


«Фәлән кеше туенда шулай эшләгән иде, без нишләп аннан калышыйк!» – дип тырышулар вә файдасыз уздырышлар гакыллы кешенең эше түгелдер.


Туйларда эчке эчү бәласеннән никадәр кызганыч вакыйгалар чыкканы һәркемнең мәгълүме булып, моннан сакланмак һәркемгә лязимдер. Бу начар эш мөселман туйларына килешә тоган эш түгелдер. Туйга чакырылган адәмнәрне беркадәр расходларга дучар кылган туй бүләкләре дә һич тиешсез артык эшләрдер. Угылларыгызны сөннәткә биргән яки кызларыгызны кияүгә биргән вакытыгызда, хәлегез җитәрлек булса, кардәшләрегез вә дусларыгыз вә мелла-мөәзин вә фәкыйрьләрне чакырып аш ашатмак вә бер мәүлид шәриф укытмак, фәкыйрь адәмгә ялгыз бер ширбәт ягъни бал суы берлә генә мәүлид шәриф укыту берлә әҗер вә савап алмак, бер изге эш кылмак җитәдер. Сөннәт булган кыз бирү вә ир баланы сөннәткә бирүнең шәрәфе ясала торган зур туйларда түгел, аларның диянәт даирәсендә чама берлә эш кылып күркәм сурәттә булуында вә гаилә өчен һәрвакыт бәхет вә сәгадәтне тудыруындадыр.


Фәхрелбәнат Сөләймания


Безнең мирас. - 2016. - №7. - 62-63 б. 


Фото: pixabay

Теги: Фәхрелбәнат Сөләймания Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру