Журнал «Безнең мирас»

Туганым - горурлыгым

Укытучы һәм шагыйрь Әнәс Кари улы Кариев 1920 елның 11 июнендә Татарстанның Азнакай районы Уразай авылында туа. Аның әтисе муллалыгын ташлаган урта хәлле крестьян була. Аңа авылның башка малайлары белән үзенең сөекле Чатыр тавында саф чатыр җилен иснәп, аның шифалы үләннәрендә мәтәлчек атып үсәргә туры килми. 1937 нче елда Кариевлар гаиләсенә авыр хәсрәт килә.Аларны авлдагы 10-15 гаилә белән беррәттән кулак дип Пермь якларына сөрәләр.
Без бәләкәй чакта әнкәй мәрхүмәнең - Сафина Мөшәрәфә Әхмәтсафа кызының туганнары безгә килгәч, туганнары дигәндә Башкорстанның Октябрьский каласында гомер итүче Нурлыгаян абый, Азнакайдан Габделхак абый – “Әнәс туган” дип сөйләшеп утырганнары хәтергә кереп калган. Бала чакта андый төшенчәләргә бик игътибар бирмисең бит, әмма еллар үтү белән Әнәс туганның кем икәнлеген әнкәй исән чакта сөйләгәннәрдән соңыннан аның язмаларыннан укып төшендем. Югарыда телгә алынган кешеләрне берләштерүче бер уртак язмыш булуы хакында әнием сөйләгәннәрне сезгә бәян итеп китәм. Дүртесе дә Габсаттар буынын дәвам итүчеләр, ягъни бабалары бертуганнар. Бабабыз Габсаттарның Харис исемле улының олы улы Гәлкарый. Гәлкарыйның улы балалар язучысы Әнәс Кариев (Кари). Габсаттарның Мөхәммәтзәки исемле улының улы Нурлыгаян, ә Әхмәтхаҗиның улы Әхмәтсафа, аның кызы Мөшәрәфә безнең әниебез. Әхмәтхаҗиның улы Габсабур аның улы Габделхак. Габсаттар бабайның телгә алынган балалары үз чорлары өчен укымышлы кешеләр, указлы муллалар булганнар. Казан һәм Бәйрәкә мәдрәсәләрен тәмамлаганнар. Мөхәммәтзәки Габсаттаров 1892 елдан башлап Азнакай вулысының старшинасы вазифаларын башкарган. Ә атасы Хаҗимулла Хөсәенов “Башкорт” очы (Уразай авылы) мәчетендә указлы мулла булып тора. Хаҗимулла хәзрәтнең хуҗалыгы зур гына була, имана җирендәге чәчүлеге 168,9 дисәтинә тәшкил итә.
1./Список населенных мест Самарской губернии.-Самара,1900,-с111-112.
1937 нче елны төрле сәбәпләр табып Мөхәммәтзәки һәм Гәлкарый бабайларны берсеннән- берсе бәлкәй 5 әр балалары белән Краснокамскига (Пермь төбәге) сөргәннәр. Мөхәммәтзәки бабай ул чагында тома сукыр булган, юл авырлыкларына түзә алмыйча үлеп киткән. Әнәс Кариның олы абыйсы Хөснеләбрар 1925-1926 нчы елларда авылда укыта. Ул үзлегеннән укып югары белемгә ия була. Аңа “Мәгариф отличнигы” исеме бирелә. Гәлкарый бабайның йортын авыл советы бинасы итәләр. Хәзерге көнгә кадәр әлеге йорт сакланып калган. Аларның таш келәтләре исә озак еллар дәвамында башта колхоз, аннан соң совхозның склады булып хезмәт итте. Бу корылма бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган.
Шушы елларда алар гаиләләре белән Урта Азия якларына Үргәнеч каласына барып чыгалар. Әнәс Кари Үргәнеч шәһәрендә укытучылар институтын кызыл диплом белән тәмамлап, шул ук институтта 1941 елга кадәр хәзерлек курсларында һәм эшчеләр факультетында укытучы булып эшли. Аннары туган якларына Уразайга кайта. Башта ул авылда зират каршында землянка казып шунда яши. Күңелендәге ташып чыккан эчке кичерешләрен шигырь юлларына салып чиләк белән землянкаларыннан су түгүен, әнкәй күз яшьләре аша сөйли иде. 1942 нче елның җәенә кадәр Азнакай районының Кәкре-Елга авылында укытучы вазифаларын башкара. Шул ук елның көзендә Совет Армиясе сафларына алына. Орел юнәлешендә барган каты сугышларда снаряд ярчыгы тиеп каты яралана. Шагыйрь госпитальдә дәваланганнан соң армия хезмәтенә яраксыз дип табылып, яңадан Үзбәкстан якларына юл тота.Ул яңадан Үргәнеч институтында укыта, шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә. Үзбәк телендә язылмаганга күрә, Ташкенттагы газета- журналларда аның шигырьләрен басмыйлар. Дуслары һәм туган-тумачалары аңа Татарстанга кайтырга кинәш бирәләр.
1945 нче елны Әнәс Кари Татарстанга кайтып Арча педагогия училищесында укытучы һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Арчада яшәгәндә тормыш корып җибәрә. Хатыны Рәшидә белән 2 бала үстерәләр. Олы уллары Алмаз 20 яшендә үк үлеп китә. Ә кызлары Ләйсән филология факультетын тәмамлый һәм мәркәзебезнең В.И.Ленин музей-йорты директоры, берүк вакытта галимә- татар мифлары буенча диссертация язган автор буларак танылды.
Мөхәммәт Мәһдиев үзенең “Ачы тәҗрибә авазы” дигән мәкаләсендә Әнәс Карины искә
ала:“Без “ Кыскача курстан” имтихан биргәндә училище өстендә “халыклар атасының” кылычы
нык уйнап алды.Училищега очраклы килеп эләккән тупас, тәрбиясез бер укытучы, НКВД органнарына донос җибәргән, дигән хәбәр таралды. Җәй эчендә өч ирне юк иттеләр. Бу бит инде 1947 нче ел җәе. Тыныч тормыш җәе. Кемнәрне алдылар соң? Педагогика укытучысы, чын зыялы
2.М.Мәһдиев.Ачы тәҗрибә авазы. ”Казан утлары”,1991,№1,97 бит.
остаз, керәшен Константин Афанасьевич Ибаевны. Имеш, элек кадет булган, Рус теле, әдәбияты укытучысы, карт журналист, тәнкыйтьче, дәреслекләр авторы Хәлим Фәттәхович Искәндәревне. Имеш мулла малае икән, Галимҗан Ибраһимов белән дус булган. Физика укытучысы, фронтта утны-суны кичкән Әхәт Кариевны. Монысы шагыйрь Әнәс Кариевның абыйсы, Әнәс Кариев исә безгә татар әдәбияты укыта иде. Әхәт абый, имеш, әсирлектә булган”.
1947 нче елны Казанда аның “Сыналган мәхәббәт” дгән поэмасы һәм шигырьләре “Күтәрелештә” исемле җыентыкта басылып чыга. Аннан соң да күп кенә шигырьләре газета-журналларда еш дөнья күрә. 1946 нчы елны балалар өчен язган шигырьләре конкурста бүләккә лаек була. 1947 нче елда бу шигырьләр “Балаларга бүләк” исеме астында китап булып басылып чыга. Шул елларда Татарстан Язучылар берлеге Әнәс Карины язучылар сафына алу өчен әзерлек күрә.
1947 нче елдан алып гомеренең сонгы көннәренә кадәр, Әнәс Кари элекке Теләче районы Янсуар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.Тик аның гомере бик кыска булды. 1954 нче елның 4 нче апрелендә Казаннан яшь язучылар конференциясенән кайтканда фаҗигале рәвештә һәлак була. Шул кыска гына гомердә (34 ел) шагыйрь Әнәс Кари бик күп язып калдырды. Аның 10 нан артык китабы булуы моның шаһиты. Әнәс Кари элекке Теләче районы Саурыш авылы зиратына әнисе кабере янына җирләнгән.
Гомер уза, хәтер кала. Шушы хәтерне яңартып төбәгебез мирасы булган олуг шәхесләрне барлап, алар калдырган байлыкны бүгенге буынга җиткерү буенча АЗНАКАЙ районында планлы эш алып барыла.
1997 нче елда Әнәс Кариның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Уразай урта мәктәбенә Әнәс Кари исеме бирелде һәм мемориаль такта куелды. Үземнем язмамны авылдашыбыз Ирек Зәкиҗан улы Бәдертдиновнең туганыбыз Әнәс Карига багышлап иҗат ителгән шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Шагыйрь кайтты
Урта Азиянең уртасында
Ничә мең чакырымда Үргәнеч,
Авылдашым шагыйрь Әнәс Кари
Шунда бәхет эзләп йөргән ич...

Сәвит үз баласын ашаганда
Кемнәр генә илдән китмәгән.
Югыйсә бит авылы ,Уразае
Үз баласын үги итмәгән.
. Газиз Чатыр тавы, Эстәрлесе
Көн дә искә төшми калмыйдыр,
Читтә гомер иткәннәрнең хәлен
Үз башына төшкән аңлыйдыр..
.
Сагындыра кышкы салкыннары,
Сагынасың җәен, бал аен-
Сагынуы шагыйрь иткәндер дим
Гәлкарый бабай малаен.
Шагыйрь булу өчен язуың да,
Такмак әйтүең дә им түгел,
Безнекеләр күңелләре белән
Сибгат Хәкимеңнән ким түгел.
Уразайда канат ярганнарның
Җаны тулы сүнмәс матурлык,
Ходай әз-мәз сәләт биргәненә
Шигырь язып кына ятырлык.
Шагыйрьләрне, үзе кайталмаса,
Шигырьләре илгә кайтара.
Шагыйрь Әнәс Кари, Сагындыңмы
Авылыңны? Әйдә, Кайт, кара.
Үткән гомер үтә. Кала хәтер.
Хәтерләрне тарый җил генә.
Син кайтмадың. Шигырьләрең кайтты.
Шигырьләренең калды билгегә.


Хәмит Авзалетдин улы Хәйртдинов, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнакай 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең” тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.








.

Теги: Хәмит Хәйртдинов

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру