Журнал «Безнең мирас»

Туганнар

Әнкәй, син моңаеп әйтә идең:
- Туганнардан да бар туйганнар...
Туймас иделәр дә, алар шул, – дип, -
Әзрәк кенә... баеган булганнар.
Мин дә уйлыйм бүген: кемнәр алар
Туганын чит күргән туганнар?
Яңа Кабил белән Һабил әллә?
Гаиләдә? Илдә, җирдәме?
Нигә туйган? Баеганга булса,
Байлык әллә хокук бирәме
Туганыңны хәтта онытырга?!
Андыйларга тагын ни кирәк?
Ни бар юкса туганыңнан газиз,
Жирдә туганлыктан изгерәк?
Кем алданрак туган, әлифбасын
Кем укыган башлап яшәүнең,
Жыр-дастаннар язган иң беренче,
Кем кабызган әүвәл фән шәмен,
Әдәбият нигезләрен салган? -
Кемнең күпме өлеше хакында
Бертуганнар - халыкларда әллә
Бәхәс бара?
Ә бит барсында
Бүлешергә күпме байлыгы бар:
Матдиме ул, рухи, мәгънәви...
Туганнан, юк, туймас баеганга -
Уртак бар шатлыгы, бар гаме...
Әнкәй, ник моңаеп әйттең икән:
«Туганнар, дип... баеган булганнар»...
Баемаган, ярлыланган булыр,
Туганнарын җуйса туганнар -
Баемаган...
Рәдиф Гаташ
Фото: pixabay

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру