Журнал «Безнең мирас»

Ркаил Зәйдулла Туфан Миңнуллинның 85 еллыгын илкүләм билгеләп үтәргә өндәде

Татарстанның Кама Тамагы районы Мәрәтхуҗа авылындагы туган нигезендә драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алдылар. 2 май – аның вафат булган көне. Авылга Казаннан язучылар, артистлар, туганнары кайтты. Искә алу чарасында Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов та катнашты. Туфан абый белән биш ел Дәүләт Советында бергә эшләгән елларны бик еш сагынып искә алам, ди ул.

Авыл халкы йорт-җирне җыештырып, кунакларны каршы алды. Кызы – Әлфия Миңнуллина-Юнысова биредә Коръән ашы уздырды.
2020 елның 25 августында драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин тууына 85 ел тулачак. «Без бу вакыйганы республика күләмендә, татар дөньясында зурлап билгеләп үтәргә тиешбез», — диде Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла язучыны искә алу җыенында.
Ркаил Зәйдулла киләсе елда драматургның юбилей елы булачагын искәртте.
«Җир йөзендә шундый кешеләр бар: вафат булгач та туганнарын, кардәшләрен, халкын берләштереп торалар. Туфан Миңнуллин шундый кеше. Аның гомере, иҗади мирасы шуны дәлилләде. Якташларына, авылдашларына рәхмәт — язучының якты истәлеген саклыйлар. Туган көнендә, вафат булган көнендә дә хөрмәтләп искә алалар. 85 еллыгын бөтен ил күләмендә үткәрергә иде», — диде Ркаил Зәйдулла.
http://tatar-congress.org/yanalyklar/rkail-zeydulla-tufan-minnullinnyn-85-ellygyn-ilkylem-bilgelep-yterge-ondede/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру