Туфан Миңнуллин юксындыра

Моннан нәкъ 15 ел элек кишергә су сипмәү серенә дә Туфан абыйлар бакчасында төшенгән идем мин, авыл кызы булып та, шуны белмәгәнмен. Язмамда, алга китеп булса да, шул хакта ассызыклап китим әле…

Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә апа Ихсанова белән мине бу бакчага Туфан ага Миңнуллинның бертуган энесе Альберт абый алып килгән иде. Туфан абыйның капкадан безне каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Нәҗибә апаның өйдән бавыр пешереп килүе, ашагач, чәйләп алгач, аларның мине кайда нәрсә үсүләре белән таныштырып йөрүләре… Ул бәрәңге, кишер, суган, әнис, петрушка, сарымсак, карлыган, чия дисеңме… Ничек гел бирегә килергә вакыт табып, бу хәтле әйберне карап үстерәләр икән бу ике бөек шәхес дип гаҗәпләнгән идем ул чакта. Туфан ага гел хезмәттә, иҗатта, күпме пьесалар иҗат итә, әле быел да 10 томлыгы дөнья күрде, Нәҗибә апа данлыклы театрны җигелеп тарта дигәндәй… Вакытында су сипмәсәң, чүбен утамасаң, бернәрсә дә үсмәве, уңыш булмавы көн кебек ачык, дип, ике күренекле шәхеснең бакчасы уртасында соклану хисләре кичереп басып торганымны анык хәтерлим. Беренче көнне без биредә әллә ни эшләмәсәк тә, икенче көнне Нәҗибә апа үзе өй җыештыру, идән юу белән мәшгуль булып, миңа карлыган җыярга кушкан иде. Ә Туфан ага, кулына чалгы алып: «Менә үлән гел үсеп тора бит, сыер асраучыларны әйтәм әле, берсе дә чапкан үләнне алып чыкмый, — дия-дия, үскән үләннәрне чапты. Аннан Туфан абый миннән: «Илзирә, утын кисә беләсеңме?» – дип сорады. Мин, беләм, дигәч, зур пычкы, ягъни пила алып чыкты әдип. Менә мунчага эскәмия ясый идем, бу юан бүрәнәне кисеп алыйк әле, әйдә, дип, ул мине үз янына чакырды. Без, пычкы тоткасын икебез ике яктан тотып, кисәргә керештек. Суын алыштырырга чыккан Нәҗибә апа, миңа көлемсерәп карап алгач: «Ерактан гел минем апамның кызы Миләүшәгә охшагансың», – диде. Туфан абый билгеләгән, дөресрәге, карандаш белән сызган эздән туры иттереп кисәргә тырышсак та, берсе бераз кыеграк киткән иде. Туфан абый исә: «Ярар, андый гына мулла кызында да була», – дип елмайды. Шул рәвешле ике бүрәнә кисәгеннән дүртәү хасил булды. Аннары мин карлыган җыюымны дәвам иттем. Ул арада эшен тәмамлап чыккан Нәҗибә апа кишерләргә су сибеп алу ниятен белдерде. «Кирәкми, сипмә, су сипсәң, кишер үсми ул, аңа утырткач кына тернәкләнеп китәр өчен сибәләр суны, хәзер кирәкми, – диде Туфан ага. – Су сипмәсәң, кишернең тамыры дым эзләп аска китә, су сипсәң, өстә генә тора». Әйткәнемчә, бу минем өчен яңалык иде. Туфан абый шуннан соң такта кисәкләре кисте, кадаклады, нидер ясады, мин, алдарак язганымча, карлыган җыю белән мәшгуль булдым, Нәҗибә апа исә чүп утады, чәй эчәргә җиләкләр җыйды. Әлбәттә, без сөйләшә-сөйләшә эшләдек.

Яшелчәләр, дигәннән, әлеге күренекле иҗат әһелләренең Толстой урамындагы фатирларында «Садовая» исемле сок чыгарткычлары бар иде. Туфан ага безне, иртүк торып, кызыл чөгендер, кишер, алма, кабак, сарымсак кушып чыгарылган сок белән сыйлый иде. Кайвакытта лимон да өсти иде әле. Үзем дә, бу эчемлекне бик ошатканга, алардан күреп, шундый сок чыгарткыч алып куйдым. Туфан ага белән Нәҗибә апа янәшәсендә узган әлеге мизгелләр минем өчен иң бәхетле мизгелләр иде, чөнки кайчандыр шундый дәрәҗәле вә хөрмәтле шәхесләр бакчасында йөрү, аларның өендә кунак булу түгел, аларның янәшәсендә басып торуны да күз алдыма китерә алганым юк иде бит…

 

Илзирә Вәлиуллина 

Безнең мирас. — 2020. — №11. — 96-97 б. 

Дәвамы бар

Комментарий язарга