Туфан Миңнуллин юксындыра

Язманың башын монда укый аласыз

Моннан нәкъ 13 ел элек булган бер истәлек-хатирәне дә укучылар хозурына ирештерүне мәслихәт саныйм. Җиһанда мул уңышлы көз хакимлек иткән сентябрь ае иде ул. Чаллыдан Казанга кайтышлый, Туфан абыйлар бездә тукталды. Әдипнең балык яратканын Нәҗибә апа Ихсановадан ишетеп белгәнгә, итле бәлеш янына күп итеп кетердәп торган Зәй елгасы балыкларын да кыздырган идек. Шуларны тәмләп, мактый-мактый ашады хөрмәтле кунагыбыз. Алдагы килүләрендә дә Туфан аганың, Зәй елгасын күрәсем, шунда балыкка барасым килә, дигәне бар иде. Көне дә кояшлы-матур, нәкъ «Әбиләр чуагы»ндагы кебек булганлыктан, сәгать бишенчеләрдә җыендык та өчәүләп җәяү генә балыкка киттек. Болынга җитүгә, Туфан ага, Зәй елгасына орынып диярлек торган мәгърур тауларга карап, соклануын белдерде. Бер менәрбез әле бу тауга да, диде ул, шул таулардай горур кыяфәте белән. Абый малаеның алдагы көннәрдә басмадан шактый гына балыклар тотып кайтканын әйтеп, кунакларыма да асылмалы агач басмага кереп басып кармак салырга тәкъдим иткән идем. Туфан ага, ярар, шунда керербез, дип ризалашкан иде дә, тик такталары кубып, җимерелә үк башлаганлыгын, бигрәк тә уртасына җитәрәк бер генә агач такта эләгеп торуын күргәч: «Илзирә, без монда кермик әле», – диде. Зәй кырыйлатып балык тотар өчен кулай берничә урынны карагач, җайлаштырылган бер җиргә тукталасы иттек.

Балыкта. Тоба, Зәй буе. 2007 елның сентябре

– Әйбәт урын бу, – диде Туфан ага, кармак җебен сүтә-сүтә. Бераздан: – Монда чиртә дә, суы да бер урында бөтерелеп тора, – дип тә өстәде, чираттагы кукуруз орлыгы эләктерелгән кармакны суга атканда.

Менә тиздән,бөек әдипнең сүзен дәлилләп, бер бәртәс балыгы да эләкте. Туфан абый: «Бар монда балык, бар!» – дип сөйләнә-сөйләнә, балыкны кармактан ычкындырды да кире суга атты. Бәләкәй булганга, күрәсең: «Бар, үсә тор», – диде ул балыкка. Мин исә янәшәдә генә балык тотучы өченче юлдашыбыз – Ришат абый янына барып күз салып алам, әле аңа бер балык та эләкмәгән… Суалчанга да тотып карадылар, чиртүен чиртә, тик тотып булмый. Туфан абый әйтмешли, без рәтен белеп бетермибез, ахры, балык тотуның да үз нечкәлекләре бардыр, ягъни кармак чыбыгын кайчан, ничек тартып алырга… Балык капканын хәйран озак көтеп утыргач, Туфан ага, шаяртып:

– Теге маймыч, төшеп, бөтен балыкларга да, анда күзлекле бандит утыра, капкынга эләгә күрмәгез, дип әләкләде, ахры, – ди.

Без кайтканда, күкне караңгылык каплаган иде инде. Мин, кызганыч, Туфан ага, бер балык та эләкмәде, дигәч: «Балык кабудамыни хикмәт! Аны тоту процессы үзе бер ял», – диде әдип. Зәйдән кайтканда, сүзебез әдәбият өлкәсе тирәсендә кайнашты. Рәис Биляев турындагы романыгызны язып бетермәдегезме әле, Туфан ага, дип кызыксындым мин аннан. Бу турыда әдипнең «Утырып уйлар уйладым» исемле китабыннан укып белә идем.

– Юк әле, мин бит роман язучы түгел, мин пьесаларны җиңел һәм тиз язам, ә бу бөтенләй икенче нәрсә, – дип җавап бирде ул. Әдип миңа, мисал итеп, Әмирхан Еники, Галимҗан Ибраһимовларны китерде. – Менә, мәсәлән, ишек төбенә килдем дә, бикле йозакны ачып, өйгә кердем, дип язарга да була. Ә шуны Галимҗан Ибраһимов ничек итеп сурәтләр иде, ягъни хикәя, повесть һәм романнарда һәрнәрсәне нечкәлеге белән сурәтли белү аларда шулкадәр көчле. Мин Рәис Биляев турында әкрен генә, күңелем тулышканда гына язам…

Әдип белән әңгәмәбез өйдә шигъри кичә буларак дәвам итте. Аккош турындагы поэмамны хупламаса да, яңа шигырьләремне тыңлаган Туфан ага, бу язганнарың тегеләренә (алдагы китаптагыга) караганда көчлерәк, диде. Ә инде Туфан Миңнуллинның робагыйларын үзе укуында тыңлап утыру нинди илһамландыргыч мизгелләр икәнен чамалыйсыздыр!.. Дикъкать белән тыңлап утыручы әниебез дә: «Менә шулай язарга кирәк аны!» – дип, миңа ымлады. Бу килүендә дә Туфан абыйның автографлы робагыйлар китабына ия булу бәхете тәтеде.

 

Илзирә Вәлиуллина

Безнең мирас. — 2020. — №11. — 97-98 б.

 

Дәвамы бар

 

 

 

 

Комментарий язарга