Төш юраулар

Төшеңдә суны аркылы йөзеп чыксаң, йә булмаса, тауга менсәң, сөенечкә дип юрыйларые. Төшеңдә еласаң да – шатлыкка. Гармун тавышы ишетсәң — хәбәр буласына. Төшеңдә ак киеме дә шатлыкка, ә инде менә кара кием – кайгыга, диләрие. Чи ит күрсәң – авыруга.

Күп инде ул төш юраулар. Төшне бит аны кешегә сөйләргә дә кушмыйлар. Кешегә сөйләгәнче, чыгып җилгә сөйлә, диләр. Һәркем үзенчә юрый бит. Начар төшләр кермәсен, дисәң, йокларга ятканда «Бисмикә, Аллаһүммә, әмүүтү үә әхьйәә» (Синең исемең белән Аллаһым мин үләм һәм тереләм) дигән доганы укырга кирәк. Аллаһны алга куеп яшәсәк, начар төшләр кермәс.

Фото: pixabay

Сөйләүче: Хәбибрахманова Нурсама (1931 елгы). Мамадыш. 

Безнең мирас. — 2020. — №7.

 

Комментарий язарга