Төрки халыкларның атлы уеннары

Борынгы заманнардан бирле татарлар да, кардәш-тугандаш төрки халыклар да атларны бик яраткан, кадерләгән, чөнки аларның тормышы вә көнкүреше дә, гореф-гадәтләре дә атка бәйле булган.
Бөтен төрки халыклар өчен «Ана-йорт» булган җирдән, Алтай тауларыннан без – татар, башкорт, төрек, хакас, чуваш, төрекмән, кумык, гагауз һ.б. – атларга менеп таралганбыз.

Хәтта борынгы төрки дәүләтләрнең тугра һәм байракларында да ат рәсе­мен күрә аласыз (ә инде хәзерге Татарстанга кайтсак, мәсәлән, «Камаз»ларны чыгара торган заводыбыз да, «Аргамак» журналы да үзләренә символ итеп шулай ук ат рәсемен сайлап алганнар).

Тарихчылардан татар җайдакларын Герберштейн, Худяков, Карамзин да үз китапларында мактап үтә.

Атлы казакъ, татар, башкорт, калмык (ойрот) полклары Рәсәйгә 1812 елгы Ватан сугышында да зур ярдәм иткән, шуның турында татар халык фольклорында, җырларында мондый юлларны таба алабыз:

Казак китә, озатыйк
Ком аякка җиткәнче;
Кояш баеп, эңгер кабар,
Без аерылып киткәнче.
Казак булып китеп барам,
Кара каеш билләрдә;
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз
Туып-үскән илләргә.
(«Казак озату» җыры, татар халык иҗаты, «Тарихи һәм лирик җырлар». – Казан, 1988 ел, 77 бит).

Татар, башкорт, казакъ халыкларында «Акбүз ат», «Тулпар» хакында күп әкиятләр, җырлар, шигырьләр дә иҗат ителгән.

Татар, ногай, кыргыз, карачай, казакъ һәм башка төрки телләрдән рус теленә ат белән бәйле байтак атамалар кергән: аргамак, арчак, чепрак, казак, есаул, ертаул, бахмат, джигит (йигит, игит; шуннан – «джигитовка»), табун, кутерьма, кумыс, айран, хайван, чубарый, лошадь («алаша-ат») һ. б.

Безнең күп бәйрәмнәребез ат катнашуы, ат чабышлары, бәйгеләре белән үткәрелгән; әле онытылмаган бәй­рәм­нәребездә – Сабан туенда, җыен­да, Барда җыенында (фольклорчы Ф.Уразманова «ат аягы кыздыру» гадәте белән таныштыра: киләчәк бәйгеләргә атларны әзерләү – карлар эрегәч һәм юллар кипкәч, егетләр берничә кич атларга менеп чабышалар).

Әйе шул, егерме беренче (!) гасырда да ногай, хакас, карачай, кыргыз, казакъ, азәрбайҗан, төрекмән һәм башка тугандаш төрки халыкларда бәйрәмнәр атсыз үткәрелми…

Төрки бәйрәмнәрнең бу сыйфатына татар шагыйрьләре дә дикъкать иткән. Мәсәлән, шагыйрь Зиннур Мансуров «кыз куу» хакында үзенең Урта Азия хатирәсен хисле итеп менә болай язды:

«Бу җебегән егет икән,
Аты атмы?..
Ишәктер…»
Менә шулай уйлый-уйлый,
әйдә, мине кисәт бер.
Кисәтәсең…
Мин бит синнән
Баш тартырга теләмим.
Арага ят кералмасын.
Яхшы сизеп киләм мин!
Хиссиятем шикелле үк,
Атым бераз тыюлы.
«Нигә?..» – дисәң,
Сине юри
Тотыйм әле бу юлы»…

Ошбу шигырьдә күрсәтелгән Азәр­бай­җан, Урта Азиядәге төрки халыклардагы «кыз куу» («кыз куумай») уены болай үткәрелә: атка менгән кыз стартка алдан чыгып чабарга тиеш (юлның озынлыгы 300-400 метр), аннары аның артыннан җайдак-егет кызны куып җитеп, аны үбәргә тырыша, ә кайбер төбәкләрдә бу уен аның кулыннан яулык тартып алу белән бәйләнгән.

Кыз, уен мәйданы кырыена килеп җиткәч, кире борылып чаба һәм егеткә камчы белән орырга тырыша.

Ярышлардан соң, иң күп осталык күрсәткән парга – егет вә кызга – бүләк бирелә. Төрки халыкларда чабышкы, аргамак атларга бәйле уен-йолалар гаҗәеп күп һәм бай.

«Байга» («бәйге», «байге», «пойга») – биш, ун яисә унбиш (борынгы заманда – илле!) километрлык дистанциягә чабыш: юлга туры чыгып чабышып, билгеле урында кире әйләнеп, тизрәк финишка җитәргә кирәк. Бу ярышта биштән башлап егермегә кадәр егет катнаша ала.

«Аударыш» («оодарыш», «эниш», «аударыспак») дигән уенның төп максаты – атларда утырган килеш көрәшеп, «дошман»ны өстерәп-этеп җиргә ташлау, аудару. Ярышта икедән күбрәк тә җайдак-көрәшче катнаша ала. Бу көрәштә «дошман»ны еккан көрәшче җиңүче дип санала.

…Җайдаклар катнашкан «Улак тартыш» («күк бүре», «бузкаши», русча – «козлодрание») дигән уенда бишәр-унар кешедән торган ике төркем-команда уйный. Бу уенны ешрак Алтайда, Кыргызстанда күреп була. Уен мәйданының озынлыгы 400 метр, ә киңлеге 30 метр була. Футболдагы кебек, капма-каршы ике капка бар.

Уен башланыр алдыннан ике команда мәйданның бер ягында тезелеп тора. Сигнал ишетелгәч, бөтен җайдаклар «улак» (кәҗә гәүдәсе) янына чабып килеп, аны алырга һәм мәйдан уртасындагы диаметры ике метр булган түгәрәккә ташларга тырыша.

Бу уен 15-30 минут дәвам итә. «Улак»ны түгәрәккә күбрәк мәртәбә ташлаган команда җиңә.

Кыргызларда исә егетләрнең осталыгын күрсәтү өчен иң киң таралган уен – «күмис алу» (казакъларда ул «тиен энмей» дип атала, безнеңчә исә – көмеш тәңкә алу). Атны бик тиз чаптырган егет җирдән кечкенә әйберләрне күтәреп өлгерергә тиеш (мәсәлән, акча – «тиеннәр»).

«Җегет җарыс» уены казакъ халкында киң таралган.

Уен башында катнашачак егетләр кулларына ияр тоткан килеш тезелеп тора, ә сигнал бирелгәч, тиз генә үз атларын иярләп, атланып, финишка беренче булып килергә тырыша. Бу ярыштан соң, хөкем итүчеләр, киңәшләшеп, үзара уртак бәһа чыгарып, ияре дөрес куелган атта иң беренче килгән егеткә бүләк бирә.

Анатолия (Анадолу) төрекләрендә «җирит» дигән уен бар. Бу уенда, «улак тартыш»тагы кебек, ике атлы команда катнаша (әмма госманлылар заманында җәяүлеләр катнашында да уен уздырылган). Һәр җайдакның берәр «җирит»е (сөңгесе, найзасы) бар. «Җирит»нең озынлыгы – 110 сантиметр. «Җирит» төсләре – сары яисә кызыл. Уен мәйданының озынлыгы – 120-160 метр, ә киңлеге 40-50 метр була. Һәр командада – җидешәр җайдак. Уен шулай башлана: командаларның берсеннән бер җайдак алга чыгып, башка командадагы берәүнең исемен әйтеп чакыра һәм көндәше алга чыкканда чакыручы җайдак аңа «җирит» белән атып тидерергә тырыша. Аннары үзе дә көндәшеннән качарга мәҗбүр була. Хәзер инде аның артыннан куып җитә торган икенче команданың җайдагы үз «җирит»енә атып тидерергә тырыша (ягъни «куян» белән «аучы» урыннарын алмашыналар). Бу вакытта куылган җайдакны коткарыр өчен, аның командасыннан башка җайдак чыгып, үзенә игътибар иттерергә омтыла. Кайсы команданың «җирит» тиюләре күбрәк булса, шул команда җиңүче булып санала. «Джирит» атамасы хакында (аны татарныкы дип күрсәтеп!) рус теле сүзлегендә мәшһүр филолог В.Даль язып та чыккан иде.

Татар яшьләре! Һәр мөмкинлекне кулланыйк: төрки бабаларыбызның уеннарын онытмыйк, оныттырмыйк!

Комментарий язарга