Тораташ хакыйкать

(Бер рәсем тарихы)

Бу фотосурәт Коммунистлар партиясенең ТАССР өлкә комитеты бинасында төшерелгән. Арттагы диварда Ленинның томанлы портреты шәйләнә.

Альфред Лепа, Шәриф Камал, Барый Абдуллин, Гомәр Байчурин, Кәрим Тинчурин. 1936 ел

Беренче рәттә сулда утырган кеше – Альфред Карпович Лепа (1896-1938), ТАССР өлкә комитетының беренче секретаре (1933-1938), чыгышы белән Латвиядән. Ул 1938 елда Советлар зинданында атып үтерелә. Сылтау – Советларга каршы корткычлык эшләре, террорчылык, Советка каршы баш күтәрүдә катнашу дигән ялган әләкләр.

Беренче рәттә уртада утырган кеше – язучы Шәриф Камал (1884-1942). НКВД ни өчендер аңа кагылмый, ул үз үлеме белән вафат була.

Беренче рәттә уңда утырган кеше – Барый Абдулла улы Абдуллин (1889-1937), язучы Мария Елизарованың ире, ТАССР өлкә комитетының идеология секретаре.

Икенче рәттә сулда басып торучы кеше – Үзәк башкарма комитеты секретаре Гомәр Гыйльметдин улы Байчурин (1896-1938). Репрессиягә сылтау – троцкийчы, контрреволюцион-террорчылык оешма башлыгы. «Махсус өчлек» аны атарга хөкем итә. Карар шул көнне үк гамәлгә ашырыла.

Икенче рәттә уңда басып төшкән кеше – драматург Кәрим Тинчурин (1887-1938). Ул совет зинданында атып үтерелә. Сылтау – халык дошманы.

Өлкә комитеты бюросы утырышында идеология секретаре Барый Абдуллин болай дип әйтә:

– Иптәшләр! Минем бик җитди тәкъдимем бар! Вак буржуа вәкиле шагыйрь Габдулла Тукайның китапларын алга таба бастырып чыгаруны катгый тыярга кирәк, дим!

Беренче секретарь Альфред Лепа сабыр, ләкин таләпчән тавыш белән Абдуллинга каршы төшә:

– Бари Абдуллович! Прошу Вас, не надо дразнить национальные чувства татар! Бу – татар җәмгыятенең кайбер катлаулары арасында провокацияләргә китереп чыгарырга бик мөмкин! Һәм бу гамәлнең шушы вакытта бик дәһшәтле хәлләргә алып чыгуы бар! – ди.

Утырышта Барый Абдуллинның тәкъдиме кабул ителми.

Озакламый аларны кулга алалар. Атарга алып барганда Альфред Лепа болай дип кычкыра (татарча тәрҗемәдә бирелә – Р.Б.):

– Иптәшләр! Сталин килер, дөреслек ачылыр һәм сез, җәлладлар, бу эшегез өчен җавапка тартылачаксыз! – ди.

Рәсемгә игътибар итик. Ихтимал, Өлкә комитеты секретарьләре ике атаклы язучыны үзләренә чакыртып алгандыр. Күрәсең, тар даирәдәге утырышта К.Тинчуринның 25 еллык хезмәтенә багышланган тантана турында сөйләшкәннәрдер. Кичә 1936 елның 28 маенда уза, төп нотыкны Байчурин сөйли. Күп тә үтми, боларның Ш.Камалдан башкаларын алып китеп аталар.

 

Рабит Батулла

«Безнең мирас». — 2022. — №6. — 78-79 б. 

 

Комментарий язарга