Журнал «Безнең мирас»

Төнге намаз - витр

Төнге намаз - витр - төн уртасындагы намаздан соң, таң атканчыга кадәр төнге вакытта укыла. Ул өч ракәгатьтән тора, «Витр» сүзе үзе "икегә бүленми торган" дигән мәгънәне аңлата һәм шуна күрә дә бу намаз өч, биш, жиде, тугыз һәм унбер ракәгатьтән торырга мөмкин. Ләкин, шулай да, иң яхшысы дип өч ракәгатьтән торганы санала. «Әл-Фатиха» сүрәсен укыганнан соң һәр ракәгатьтә кыска сүрә укыла. Соңгы ракәгатьтә, кыска сүрә укыганнан соң, «Аллаһу әкбәр» дип тәкбир әйтелә, бу вакытта куллар колак очларына кадәр күтәрелә һәм соңыннан «Кунут" догасы укыла:


«Аллаһуммә иннә нәстәгыйнүкә вә нәстәгъфирукә вә нәъминү вә нәтәвәккәлү галәйкә вә нүсни галәйкәл-хайра вә нәшкүрүкә вә лә нәкфүрукә вә нәхъләгу вә нəтруку мән йәфжүрукə. Аллаһуммә иййәкә нәгъбүдү вә ләкә нусалли, вә нәсжүдү вә иләйкә нәсга вә нәхфидү вә нәрҗү рахмәтәкә вә нәхъшә газабəкə, иннә газабәкә билкүффари мүлхикъ».





«Әй, Аллаһы Тәгалә! Без Синең ярдәмеңне һәм Синең яклавыңны ялварабыз, без Сиңа инaнaбыз һәм Сиңа ышанабыз. Без Сине бик яхшы итеп данлыйбыз һәм Сиңа рәхмәтләребезне әйтәбез. Без Сиңа рәхмәтсезләрдән түгелбез. Һәм без Сиңа буйсынмаганнардан йөз чөерәбез һәм кире кагабыз. Әй, Аллаһы Тәгалә! Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Сиңа гына дога кылабыз һәм буйсынабыз, без Сиңа юнәләбез һәм ашыгабыз. Без Синең мәрхәмәтеңә өметләнәбез һәм Синең газабыңнан куркабыз. Чөнки Синең газабың, чыннан да, кяферләрне эзәрлекли».





Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру