Журнал «Безнең мирас»

Токиода төрмә

Токиодагы атаклы Сугамо төрмәсен барып күрим дип, рикша белән төрмә ишек төбенә килеп туктадым. Нәрсә генә диим икән: бу төрмәме, мәктәпме, ял бакчасымы, фабрикамы? Ни дияргә дә белмим. Бу төрмә диелгән җирнең урам капкасы хан сарае капкасы кебек күренә. Капка ачык, анда бары тик бер полиция кешесе генә тора һәм ул да безгә бер сүз дә әйтмәде. Без капкадан эчкә уздык. Төзек, матур бакча күреп, шаккатып торам. Моны күргән кеше биредә төрмәдер дип уена да китерә алмас. Бакча бик зур һәм бөтен җирендә тәртип. Төрмә белән бакча арасында бернинди бәйләнеш тә күрмим. Төрмәдә йөргәндә, мин тоткыннарга кызыгып карар дәрәҗәдә идем, хәйран калдым. Бакча беткән җирдә бер бина янына килеп җиттек. Сакчылардан берсе булса кирәк, безне каршы алды: «Рәхим итегез!» – диде, алдыбызга чыгып, безне кабул итү бүлмәсенә озатып куйды. Анда бер биш минутлап көтеп утырганнан соң, чәй китерделәр, аннары берсе аягүрә торып басты да:


– Теләгегез ни иде, рәхим итеп сөйләгез, – диде.


– Төрмәне карыйсым, күрәсем килә, – дидем.


– Визит карточкагызны рәхим итеп бирегезче, – диде.


Мин визит карточкамны бирдем. «Биш минут көтеп торыгызчы. Төрмә җитәкчесенә белдерим», – дип, бу кеше китеп барды. Биш минут та үтмәгәндер, төрмә җитәкчесе Йамагами җәнаплары килеп, безне үзе белән таныштырды.


Без дә үзебез белән таныштырганнан соң, мин:


– Рөхсәт итсәгез, төрмәне карап йөргәнгә кадәр, берничә сорау бирәсем килә, – дидем.


– Рәхим итегез, сорагыз.


– Тоткыннарның саны ничәгә җитә?


– Бүгенге көндә 1843 кеше.


– Иң күп дигәндә, төрмәгездә ничә кеше була?


– Иң күп булганда да, 2000 кешегә җиткәнен хәтерләмим. Соңгы елларда тоткыннарның саны хәтта кими бара. Бу елгы сан, узган елгы белән чагыштырганда, 14 кешегә кимрәк.


– Төрмәдә тауар җитештерүдән керемегез күп буламы?


– Ике йөз мең йен тирәсе керем була.


– Иң авыр җинаять эше өчен җинаятьче иң күбе ничә елга төрмәгә утыртыла ала?


– 12 елдан да күбрәк юк.


– Төрмә кеременнән тоткыннарның өлешенә күпмесен бүлеп бирәсез? Хезмәт хакы бармы?


– Һөнәргә карата билгеләнә. Кулыннан эш килә торган һөнәр әһеле һәм өйрәтә дә белүчеләр 70 процент ала. Гади эшче булганнар 30 процент ала. Боларны комиссия билгели. Комиссиядә дә тоткыннарның үзләре арасыннан өч кеше бар. Бу өч кешене эчке комиссия кешеләре арасыннан үзләре сайлап куялар.


– Эчке комиссия нәрсә ул?


– Без: «Эчке комиссия», – дибез. Төрмәдә 12 кешедән торган бер комиссия бар. Эшчеләрнең вазыйфалары һәм төрмәнең эчке эшләре бу комиссия карары буенча билгеләнә. Моннан тыш, бездә әле бер тышкы комиссия дә бар. Болар да 12 кеше. Боларның тугызы хөкүмәт тарафыннан билгеләп куела, өчесен үзләре эчке комиссия әгъзалары арасыннан сайлап куялар.


Бу сөйләшүдән соң, төрмәне карап йөрергә дип чыктык. Сәгать кыл 12 иде. Башта төрмә китапханәсенә килдек. Китапханә бик кечкенә, 15-20 кеше генә сыярлык. Китап куя торган җирләре дә бик юк. Шул сәбәпле, китапларны тоткыннарга үзләренә алырга рөхсәт итәләр, бар да үз камерасында укый икән. Китапларның күпчелеге – әхлак һәм дин турында. Төрмә башлыгы Йамагами җәнаплары: «Миңа бик уңайсыз. Безнең шәһәр хакимияте идарә эшләрен бик акрын алып бара. Шушы китапханәнең хәле турында инде ничә тапкыр язганмындыр, һаман эшли алмыйлар, һаман сүз биреп кенә котылалар», – диде.


Китапханәдән без тагын зур бер бакчага килеп чыктык. Бакчада сары киемле берничә кеше эшләп йөри иде. Башлык Йамагами әфәнде: «Бу – төрмәбезнең иген кыры. Төрмәгә кирәк булган ашлык һәм яшелчә биредә үстерелә, читтән берни кертмибез», – диде.


Аннары фабрикага, искиткеч зур эш урынына килдек. Төп гыйбрәт дәресе нәкъ менә монда иде. Бу – гаять озын коридор, ике ягында да эш урыннары бар. Башта тукучылык бүлегенә килдек. Без ишектән керүгә үк, сакта торган хәрби кеше шактый кычкырып нидер әйтте. Бөтен тоткыннар, эшләреннән туктап, билләрен бөгеп иелделәр, хөрмәтләп сәлам бирделәр. Хәрби сакчы тагын кычкырды, барысы да кабат эшкә тотындылар. Бу бик зур тукыма фабрикасы икән. Япония гаскәренә хәрби өс киеме өчен кирәкле тукыма биредә җитештерелә, моның янәшәсендәге бүлекләрдә киселә, аның янындагыларында тегелә. Бишенче бүлектән ул әзер өс киеме, чалбар булып чыга.


Аннан соң кулчатыр бүлекләре бар. Безгә мәгълүм кулчатырларның һәр кисәге аерым-аерым бүлекләрдә җитештерелә, бишенче бүлектән исә әзер кулчатыр булып чыга. Араларында иң гадиләре булган кебек, иң нәфисләре дә, ханымнар өчен махсус җитештерелә торган кулчатырлар да бар. Мин бу кулчатыр бүлекләренең тимер өлешләрен ясый торган бүлегендә игътибар иттем: биредәге тимерчеләрнең ару һәм пөхтәлекләре шаккатарлык дәрәҗәдә иде. Утта тимер кыздырып торучының колак артларына кадәр карадым, тузанның эзен дә күрмәдем, югыйсә, үзе кызудан тиргә баткан иде.


Аннан соң бүрек җитештерү бүлекләре бар, алары бары тик ике генә бүлектән тора иде. Монда бик четерекле эшләр башкарыла. Аннан соңгы бүлекләрдә – гаскәри күлмәк һәм аяк киемнәре, гаскәри кирәк-яраклар. Юл капчыкларына кадәр барлык нәрсәләр дә биредә җитештерелә икән. Монда тимер эшләре дә, агач эшләре дә башкарыла. Хәтта велосипед та яңа баштан җитештерелеп чыгарыла. Кирәкле эш җиһазлары кызыгып, күзеңне ала алмас дәрәҗәдә иде.


42 бүлек эш җирләрен карап чыкканнан соң, ашханәләренә килдек һәм әзер ашларын күрдем. Биредәге арулык искиткеч иде, бу бары тик Япониядә генә була ала торган арулык. Петербургта зур-зур рестораннарның кухняларында да мондый арулык күрә алмассың. Аннан соң мунчаларын карарга киттем. Мунча ике зур бүлемнән гыйбарәт. Икесендә дә зур җылы су бассейннары бар. Су агыза торган җирдәге уемнар бик ару иде. Мунчаның бер бүлемендә 52 су краны санадым.


Аннан соң туры гыйбадәтханәләренә таба киттек. Төрмә башлыгы Йамагами җәнаплары безне кийусин (ягъни дин әһеле) әфәнде белән, аны безнең белән таныштырды. Кийусин җәнаплары безгә аңлатып, сөйләп барды, шулай коайдо ишегеннән кердек. Коайдо гаять гади, эчендә бары тик бер мөнбәр кебек нәрсә, бер юка кара такта, өстендә япон хәрефләре белән язылган ниндидер бер гыйбарә генә бар. Аның мәгънәсе мондый: «Кол, җаны борчулы булганда, Аллаһтан ни генә сораса да, догасы кире кагылмас».


Кийусин Таките җәнаплары болай диде:


– Без, һәр якшәмбе көнне биредә тоткыннарга әхлак һәм тәрбия дәресе биреп, вәгазь сөйлибез, үгет-нәсыйхәт бирәбез.


– Төрмәгә кергәннән соң, тоткыннарда берәр төрле үзгәреш буламы, Сез моны күрәсезме, әхлакларында берәр үкенү галәмәте сизеләме?


– Бик зур үзгәрешләр күрәм. Бик начар булып килеп, соңыннан бик яхшы булып чыгып киткән кешеләребез бар. Сүз тәэсирсез калмый. Безнең төрмәдә тәрбияләнеп чыккан бик билгеле кешеләр бар мәмләкәтебездә.


Аннан хастаханәләренә киттек. Кийусин Таките җәнаплары да безнең белән бергә барды. Монда да биналар бик төзек иде. Без килгәндә, 26 авыру кеше бар иде. Бик күп дигәндә дә 50 кешедән артмый икән. Хастаханәнең үзенең аерым бер бакчасы бар һәм ул да авыл хуҗалыгы мәктәбе дип әйтерлек дәрәҗәдә иде.


Соңыннан тоткыннарның йоклый торган җирләрен барып карадым. Бу да зур бер бина, озын коридор. Ике яклатып бүлмәләр, анда арулык һәм тәртип искитәрлек, гыйбадәтханә дип уйларлык иде. Тоткыннарның урын-җирләре шулкадәр ару иде ки, хәтта ышанырлык та түгел. Көндез биредә беркем дә юк, барысы да әле күптән түгел генә без карап йөргән фабрикаларда эшлиләр.


Эш вакыты иртәнге алтыдан кичке сәгать бишкә кадәр, бер сәгать көндезге ял һәм бер сәгать ярым көндезге аш вакыты, нәтиҗәдә, 8,5 сәгать эшлиләр икән. Кичен ике сәгатьләп уку-өйрәнү белән шөгыльләнәләр. Бөтен төрмәдә бары тик 21 кешенең генә уку-язуы юк, аларның да сигезе үз исемен яза белә.


Төрмәне тулысынча карап чыкканнан соң, кабат җитәкчелек бүлегенә килдек. Сәгать төгәл өч иде.


Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе


Безнең мирас. - 2020. - №5. - 73-75 б. 


Фото: pixabay

Теги: Габдерәшит Ибраһимов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру