Журнал «Безнең мирас»

Төбәкләр мәктәптә хиҗап кию мәсьәләсен үзләре хәл итәргә тиеш дип саный митрополит Иларион

Мәктәпләрдә хиҗап кию мәсьәләсен һәр төбәк үз дәрәҗәсендә хәл итәргә тиеш дип саный Тышкы чиркәү элемтәләренең синодаль бүлеге башлыгы, Россия Диннәр советы президиумы әгъзасы митрополит Иларион. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.


"Дөньяви мәктәпкә килгәндә, биредә, билгеле, карар факторлар тупланмасыннан чыгып билгеләнергә тиеш дип уйлыйм: Татарстанда ул бер төрле, ә Кострома өлкәсендә икенче төрле булырга мөмкин. Бу шулай ук Чечняга да, Кабардино-Балкариягә дә кагыла", -дип белдергән иерарх "Россия-24" телеканалының "Чиркәү һәм дөнья" тапшыруында.



Шуның белән бергә ул мәгариф министры Ольга Васильева фикерен төрле дин тотучы укучыларның һәм студентларның уку йортларында үзләрен уңай, иркен тотулары өчен урта һәм югары белем бирүдә шушы системаны хуплавын белдерә.
"Әмма без, кабатлап әйтәм, барлык якларны истә тотып, үлчәнелгән карарлар кабул итәргә тиешбез", - дип билгеләп үтә митрополит.


Россия мәктәпләрендә хиҗап кию мәсьәләсе гыйнвар аенда кабат яңарып китте. Мәгариф министры Ольга Васильева Мордовиянең татарлар яшәгән Азюрка мәктәбендә укытучыларга һәм укучыларга яулык бәйләүне тыю уңаеннан шәрехләүдә, мәктәп укучылары дин тотуларын атрибутлар белән күрсәтмәскә тиеш дип белдерде. Әлеге белдерүне Чечня башлыгыРамзан Кадыйров һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин тәнкыйтьләде.


2015 елның 11 февралендә Россия Югары суды Мордовия хөкүмәтенең мәктәп укучыларының тышкы кыяфәтенә, аерым алганда мәктәпләрдә дини киемнән, яулыктан, шул исәптән хиҗап киеп йөрүне тыю таләбен раслады.


Шул ук вакытта гыйнвар ахырында Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру Россия гражданнарының уку йортларында дини киемнәргә тыныч карауларын күрсәткән: бүгенге көндә сораштыручыларның 47 проценты монда гаеп итәрлек берни дә юк дип саный (2012 елда 35 процент булган).


«Татар-информ»

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру