Журнал «Безнең мирас»

Тирәк

Тирәгең булса, терәгең булыр.
                                              Татар халык мәкале


Тирәк (тупыл) – таллар семьялыгына керә торган, тиз үсә, биек, төз кәүсәле, куе яшел яфраклы агач.


Татарның традицион мәдәниятендә тирәк киң ябалдашлы агач булганга да «шәҗәрә агачы» буларак күзаллана. Дөрес, фольклор жанрында аның башка номинациясе – байтирәк тә очрый. Күчмә төрки-татарларда байтирәк ыруның үзәк туплану ориентиры булган. Кагыйдә буларак, кабилә үзенең җитди проблемалары хакындагы сөйләшүләрен нәкъ менә шушы агач төбендә алып барган. Хакимнең өйләнергә җыенучы улларына көтүлек җирләрен билгеләүне дә шунда хәл иткәннәр, башка ыруның кияүләрен дә шунда кабул иткәннәр, яшүсмерләргә хас инициация йолалары, төрле бәйрәмнәр байтирәк янында үткән.


Бүген дә тирәкнең әлеге семантик кыры югалмаган. Күп кенә татар авылларында гаиләнең ыру агачы булып, аларны, үз фразаларынча, әрвахлар галәме белән тоташтыручы карт тирәкләр әле дә үсеп утыра. Агач никадәр картрак булган саен, аның хәтере дә шулкадәр тирәнрәк, ул ыруның һәр кешесен, һәр гамәлен белә, шуңа да нәселне берләштерүче мөһим үзәк дип уйлый алар.


Тирәк бик биек, киң булып үсә торган агач булганга, аны, гадәттә, бакча артларына, тыкрыкларга, өй араларына, яр кырыйларына утыртканнар. Тирәк өй белән янәшә үссә, аны, чит кеше утырткан булса да, кисмәгәннәр.


Ике өй арасына утыртылган тирәк аларны янгын афәтеннән дә саклаган. Аннары тирәкнең бер үзенчәлеге бар: ул, сеңдергеч кебек, әйләнә-тирәнең начар һавасын, энергиясен үзенә ала. Шуңа күрә тирәк, экологияне яхшырту максатыннан, санитар агач буларак, элек шәһәр урамнарына күпләп утыртылган.


Татар авылларында хәзер яшь тирәкләрне бик сирәк очратасың. Ә булганнарының кайчан, кем тарафыннан утыртылганнарын да инде хәтерләүче юк.


Сәхифә «Татар халкы традицияләрен саклау һәм үстерү «Татар ядкярләре» шәхси учреждениесе


(җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова)


белән берлектә әзерләнде.


"Безнең мирас". - 2022. - №10. - Б. 108.


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Табигый ядкярләр

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру