Журнал «Безнең мирас»

Тинчурин театрында Зәйниев та, Бикчәнтәев та спектакльләр куячак

Тинчурин театрында Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев һәм Туфан Имаметдинов спектакль куячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Тинчурин театрның яңа сезонында алты спектакль чыгару планлашырыла. 23 октябрьдә яңа театр сезонының беренче премьерасы булачак. Бу - Илшат Мөхетдиновның "Хыялый" комедиясе. Пьеса авторы - башкорт драматургы Салават Әбүзар. Илшат Мөхетдинов Татарстан театрларына Әлмәт театры аша килеп кергән драматург.
Ноябрь аенда Илгиз Зәйниев Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча "Өч аршын җир" спектаклен чыгарачак. Илгиз Зәйниев үз командасына рәссам Сергей Скомороховны, композитор Эльмир Низамовны һәм ут белән бизәү өчен Илшат Саяховны алган.
Театрда өченче премьераны Туфан Имаметдинов чыгарачак. Ул Илгиз Зәйниевның "Полиционер" сатирик комедиясен чыгара.
Яңа елдан соң театр коллективы Фәрит Бикчәнтәевны көтә. Күренекле режиссер Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасын куячак.

  • Шушы көннәрдә ТР Мәдәният министрлыгы театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин белән контрактны озайтмады. Хәзер артистларга төрле режиссерлар белән эшләү мөмкинлеге тудырылды.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/09/193231/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру