Журнал «Безнең мирас»

Теологик мәсьәләләрне дөрес аңламау мөселман өммәтенә начар йогынты ясый - Дамир Шаһавиев

Тарих фәннәре кандидаты Дамир Шаһавиев сүзләренә караганда, мөселманнарга иман, тәүһид, хәлифәт мәсьәләрендә сак булырга кирәк. Бу хакта ул КФУда үткән “Исламика” лекториясе кысасында сөйләде.


“Өч теологик мәсьәләне дөрес аңламау бүгенге мөселман өммәтенә тискәре йогынты ясый. Теология күзлегеннән мөселманнан радикал барлыкка килүне өч мәсьәлә нигезендә карарга мөмкин. Болар – иманның аңлатмасы, бераллалык (тәүхид) классификациясе һәм хәлифәт мәсьәләсе”, – дип аңлатты Дамир Шаһавиев.


"Татар-информ" галим чыгышыннан өземтәләр китерә.


5938


Иманның нигезен тәквалык белән бутарга ярамый


Нәрсә ул иман? Бу мәсьәләгә сөнниләр, хариҗитләр, муриҗитләрнең карашы төрле. Сөнниләр иман сүзенә аңлатма биргәндә ике төшенчәне аерып чыгара: иманның асылы һәм иманың тулылыгы. Пәйгамбәребезнең кайбер хәдисләре иманның нигезе турында булса, башкалары иманның тулылыгы хакында. Иманның нигезе я бар, я юк, ул үзгәрми торган төшенчә. Кеше мөселман саналсын өчен Аллаһ Тәгаләгә, пәйгамбәргә һәм кыямәт көненә ышану җитә. Мондый иманы булган кеше, гыйбадәт кылмаса да, мөселман булып санала.


Иманның тулылыгын икенче төрле тәквалык дип тә атыйлар. Аның күләме үзгәрергә мөмкин. Ягъни кеше күбрәк гөнаһ кылган саен аның тәквалыгы азая. Дин белгечләре иман арта яки кими дигәндә тәквалыкны күз алдында тота, ә инде иман үзгәрми дип, иманның асылы турында әйтәләр.


Гамәлләр, гыйбадәтне үтәү дә, традицион мөселманнар күзлегеннән, иманның тулылыгына керә. Ягъни шәригать кануннарын үтәмисез икән, сез иман тулылыгын, тәквалыкны югалтасыз, гөнаһлы мөселманга әйләнәсез, ләкин иманның асылын югалтмыйсыз. Димәк, мондый кеше мөртәд санала алмый. Шәригать кануннары буенча мөртәд үлем җәзасына хөкем ителә. Урта гасырларда диннән чыгуны хәзер иленә хыянәт итүченең җәзасы белән тиңләштереп карага мөмкин. Ул чорда диннән китүче мөселманнарда гына түгел, христианнарда да иң югары җәзага хөкем ителгән.


Радикаллар исә гамәлләр иманның асылына керә дигән фикердән чыгып эш итә. Мәсәлән, кеше намаз укымый икән, ул мөселман булып саналмый. Хариҗитлар бу мәсьәләне гамәл иманның нигезенә керә дип аңлый. Шәригать кануннарын үтисең икән, димәк, иман бар, үтәмисең икән, иман юк. Урта гасырларда хариҗитләр кече гөнаһ кылучыны да диннән киткән дип санаган һәм үлем җәзасына хөкем иткән. Билгеле булганча, ике тугры хәлиф Госман р.г. белән Гали р.г. ны да хариҗитләр үтергән.


Урта гасырларда мурҗиитлар дигән төркем барлыкка килә. Алар гамәлне бөтенләй иманнан чыгара. Кеше иман китерә икән, димәк, ул тулы мөселман. Алар “Нәрсә телибез, шуны эшлибез, ахирәттә безгә җәннәт гарантияләнгән” дигән фикердән чыгып эш итә. Традицион ислам күзлегеннән караганда бу фикер дә дөреслеккә туры килми.


Бүген иман төшенчәсе тирәсендә төрле спекуляцияләр бара. Гамәл иманга керә дигән фикерне җиткерергә тырышалар. Тәквалык күз алдында тотып әйтелгәндә, моның белән килешәбез, ләкин иманның асылы мәгънәсендә кабул итмибез.


Бераллалык классификациясен дөрес аңламаган кешедән радикал, экстремист аннан террорист ясарга мөмкин


18 нче гасырда Мөхәммәд ибн Ваһһаб дигән кеше барлыкка килә. Ул Гарәпстандагы гади хәнбали галиме була. Ибн Таймия китапларын укыганнан соң, ул үз карашларын кисәк кенә үзгәртә. Үз чорында Ибн Таймиянең әлеге хезмәте бернинди куркыныч нәтиҗәләргә китермәсә, Ибн Ваһһаб вәгазьләреннән соң аның яклы булган кешеләр бу классификацияне гамәлдә куллана башлый. Соңрак ваһһабчылар дип аталучы төркемнәр Төркия гарнизоннарына, күрше кабиләләргә, мөселманнарның изге шәһәрләренә һөҗүм итә башлый.


Ни өчен соң мөселманнар үзләре үк мөселманнарга һөҗүм итә? Аларның үз вакытында Ибн Таймия керткән яңа идеологияләре барлыкка килә. Алар мөселманнарны бералларга ышанучыларга һәм күпаллага ышанучыларга бүлә. Әһле сөннә вәл-җәмәга хезмәтләрендә мондый бүленеш юк, әйе, “улүһия”, “рубубия” төшенчеләре очрый, ләкин алар синоним буларак кулланыла. Ә ваһһабчылар бу төшенчәләрне аерым мәгънәдә куллана. Һәм бүгенге мөселманнарны “рубубия”не генә кабул итеп, “улүһия”гә игътибар бирмәүдә, күпаллалыкта гаепли.


Бохари һәм Мөслим җыентыкларында килгән бер хәдистә Мөхәммәт с.г.в. әйтә: “Аллаһ Тәгалә белән ант итәм, миннән соң сезнең күпаллага ышанучылар булуыгыздан курыкмыйм”. Мөхәммәт ибн Ваһһаб вәгазьләренә ышансак, күпчелек мөселманнар бер Аллага ышануны югалтып, ширеккә батачак. Бу фикер пәйгамбәребезнең с.г.в. әлеге хәдисенә һәм башка аят, хәдисләргә каршы килә.


Егерменче гасырда бу фикер дәвам итә, “Иһван әл-мөслимин” (“Братья-мусульмане”) оешмасы барлыкка килә. Алар тәүһиднең дүртенче төрен уйлап чыгара, һәм аны “әл-хәкимия”, ягъни дәүләт башлыгы дип атый. Алар өчен шәригать буенча идарә итү мөһим урын били. Бу Сәет Кутб һәм аның “Коръән ышыгында” китабы белән бәйле. Сәет Кутб һәм аның тарафдарлары кеше шәригать буенча, шәригать дәүләтендә яшәргә тиеш дигән фикердән чыгып эш итә. Кеше шәригать кануннары буенча яшәми икән, ул мөшрик булып санала, чөнки ул кеше уйлап чыгарган законнарга буйсына, ширеклеккә бата. Алар шәригатьне, әйтик, җинаять хокукын үтәү белән генә чикләделәр. Ә бит шәригать шактый киң төшенчә: шул ук биш вакыт намазны уку, зәкәт түләү дә шәригатькә керә.


Сәет Кутб һәм урта гасыр хариҗитләре Коръәннең “Мәйдә” сүрәсендәге 44нче аятне үзләренә дәлил итеп ала. “Аллаһ Тәгалә иңдергәннәр белән гамәл кылмаучылар (хөкем итмәүчеләр) – диннән китүчеләр”. Коръән турында бөтенләй күзаллавы булмаган кеше, бу аятне сүзен-сүзгә аңлый. Сәет Кутб әлеге аят нигезендә ниндидер бер мәсьәләдә кеше Коръән буенча эш итми икән, ул илаһилыкны үзләштерә, димәк, ширек кыла дигән нәтиҗәгә килә.


Аятләрнең иңдерелү сәбәпләре дигән фән бар. Күпчелек галимнәр һәм Ибн Габбас тәфсире буенча әлеге аят Тәүратка буйсынмаган яһүдләргә карата кулланылган.


Хәлифәт Аллаһ Тәгаләнең бүләге, мөселманнар үз көче белән генә аны төзи алмый


Хәлифәт мәсьәләсе “әл-хәкимия” төшенчәсе белән бәйле. Кискен карашлы ваһһабчылар хәлифәт төзүдә революция куллану яклы. Хизбут-тәхрир (Россиядә тыелган) тарафдарлары хәлифәтне торгызуда эволюция ысулын кулланырга өнди. Аларның хезмәтләрен укыгач, хәлифәт исламның төп кагыйдәсе булып тора дигән фикер барлыкка килә. Ягъни бүгенге мөселманнарның төп вазыйфасы хәлифәт төзү. Шул очракта гына ул динне тотучы мөселман булып үлә алачак. Хизбут-тәхрир буенча моңа буйсынмаган кеше зур гөнаһ кылучы булып, ә ваһһабчылар буенча диннән китүче булып үләчәк. Хизбут-тәхрир фиркасының (Россиядә тыелган) төп өлеше сугыш ысулын яклы булмаса да, кан кою мөмкинлеген кире какмый. Ләкин динне аз булса да аңлаган кеше, хәлифәт төзергә кирәк дигән иман яки ислам нигезе булмавын яхшы белә.


Хәзерге шартларда хәлифәт төзү мөмкин түгел, шуңа күрә ул вәҗиб, тиеш була алмый. Бохари җыентыгындагы бер хәдистә Хузыйф ибне Йәмән Мөхәммәт с.г.в. нән: “Мөселманнарның җәмәгате, имамы булмаса, нишләргә?” дип сорый. Пәйгамбәребез: “Үлгәнчегә кадәр төрле фиркалардан ерак тор,” дип әйтә. Хәлифәтне Аллаһ Тәгаләнең бүләге итеп карарга кирәк, мөселманнар үз көче белән генә камиль дәүләт төзи алмаячак.


“Татар-информ”

Теги: Мәрьям Насыйрова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру