Журнал «Безнең мирас»

Ирнең кесә телефонында актарынмаска җиде сәбәп

“Ирем эштән гел соңга калып кайта башласа, кичке аш вакытында шәраб эчәргә тәкъдим итәм һәм ул йоклап киткәч, бармак эзе белән генә кабына торган телефонын башыннан алып ахырына кадәр актарып чыгам”, – дип сөйли танышым.

Кем әйт­мешли, тотылмаган карак түгел. Юрист Андрей Дмитриев сүз­ләренә караганда, шул ук кесә телефоны, мәсәлән, ир белән хатын өйләнешкәч сатып алынган икән, димәк, ул уртак милек булып санала ала. Шуңа күрә аннан ике як та бертигез дәрәҗәдә файдалана ала. “Мондый очракта кем гаепле икәнен дәлилләү катлаулы булачак. Ә менә аерылышу чигенә барып җитүчеләргә бер-береңне гаепләргә сәбәпләр тагын да артачак. Кыскасы, аерылышу процессы катлауланачак. Моннан балалар зыян күрергә мөмкин”, – ди белгеч.
Сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче хатын-кызларның 47 проценты ирләренең кесә телефонын яшерен рәвештә күзә­теп барырга тырыша. Шул ук вакытта сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 80 проценты диярлек иреннән шик­ләнмәвен әйткән. Ышаналар, әмма тик­ше­рәләр, ахры. Ир-атлар арасында болай фикер йөр­түчеләр 23 процентка азрак. Илдә яшәү­че һәр унынчы гаиләдә ир дә, хатын да бер-берсен даими тикшереп тора.
Ирнең (хатынның) кесә телефонында актарынмаска җиде сәбәп:
Юкка да борчыла башлаячаксыз. Артык стрессның нигә кирәге бар? Сөйгән ярыгызга шул дәрә­җәдә ышанмыйсызмы әллә? Болай булгач, мондый мөнәсәбәтләрнең, гомумән дә, кирәге юк.
Чебен дә фил булып күренәчәк. Хезмәттәш яки яшьлек дустыннан килгән   гади генә  смс-хәбәр дә шиклә­нергә җирлек тудыра ала. Мәгълүматны ничек кабул итәсең бит. Үз-үзеңне болай тотсаң, өйдә тавыш чыкканны көт тә тор.
Сөйгәнегезнең ышанычын югалтачаксыз. Ирегез (хатыныгыз) рөхсәт­сез аның кесә телефонын алганыгызны белсә, алга таба сезгә ышаначакмы?
Үз-үзегезне кимсетмәгез! Ире­гезнең (хатыныгызның) смс-хәбәр­ләрен яшерен күзәтеп барасыз икән, димәк, хыянәт итәргә сәләтле дип уйлыйсыз. Бу сезнең дәрә­җәгезне төшерә.
Ни чәчсәң, шуны урырсың. Халыкта юрап китерү дигән нәрсә бар. Ирен­нән гел шикләнеп йөргән хатын (ир) ахыр чиктә үз дигәненә ирешергә дә мөмкин. “Хыянәтче” сүзеннән башкасын ишетмәгән сөйгәнегез, үч итеп булса да, бу адымга барачак.
Ирекне чикләргә ярамый. Гаиләдә иң зур ялгышларның берсе – бер-бе­реңнең иреген чикләп маташу. Үзе­гезне аның урынына куеп карагыз.
Хыянәт итәм дигән кеше барыбер үзенекен эшләячәк. Ирегезнең (хатыныгызның) кесә телефонын яки компьютердагы электрон “тарт­ма”сын күпме генә күзәтеп торырга тырышсагыз да, “сулга йө­рүче”не туктатып кала алмаячаксыз. Ә ике арадагы шикчеллек мөнәсәбәтләрне суытачак кына.
Чыганак: Ватаным Татарстан

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру