Журнал «Безнең мирас»

Тройсын бәйрәме күрке дә - татарча көрәш

Субаш авылы халкы, керәшен карендәшләр ел буе зарыгып көтеп алган изге Тройсын бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Тройсынның абсолют батыры булып Казан шәһәреннән килгән Фатхуллин Айрат калды. Бу турыда җирле басмага сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Бәйрәмебезне рәсми рәвештә Теләче районы керәшен оешмасы җитәкчесе Петр Александрович Чернов ачып җибәрде, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады; чакырылган мәртәбәле кунакларыбыз да үзләренең котлауларын ирештерделәр.
Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан “Нур” (җитәккчесе Сергей Новиков) һәм “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбльләре катнашында “Түгәрәк уен” белән башланып киткән бәйрәм кичкә кадәр сузылды. Җыелган халык та тугәрәк ясап әйләнде, теттереп “чабата”га биеде.
Халык куанычын үзенең халыкчан җырлары белән җырчы- карендәшебез, татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров һәм “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле солисткасы Снежана Абрамова бүлеште. Алар актив рәвештә подтанцовка белән булышкан халыкка бик рәхмәтле булдылар.
Кичкә кадәр дәвам иткән бәйрәмне гадәттәгечә, Г.Камал театрының атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып барды. Матур тавышлы, җор телле әлеге карендәшебез, чын мәгънәсендә Тройсын кунакларының күңелен күрде.
Әлбәттә, бәйрәм күрке – көрәш бәйгесе. Тройсынның абсолют батыры булып Казан шәһәреннән килгән Фатхуллин Айрат калды. Яшьләр арасындагы көрәштә авылыбызның уңган, булган җегете Николай Черновка тиңнәр табылмады. Батырлар символик бүләк – тәкә һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру