“Телбизәк” балаларга милли тәрбия бирә – Зиннур Мансуровның яңа китабы дөнья күрде

Шагыйрь Зиннур Мансуровның “Телбизәк” китабы, яңа гына табадан төшеп, сату киштәләрендә пәйда булган. Китапны кибетләрдә, шулай ук Татарстан китап нәшрияты сайтында да сатып алырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан китап нәшрияты баш редакторы урынбасары Венера Аббязова хәбәр итте.

Зиннур Мансуров безнең белән әңгәмәсендә 79 битле зур форматта чыккан китапның 2500 данә тираж белән дөнья күргәнлеген. Урта яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган китап төрле рәсемнәргә бай. Рәссамы – Светлана Ибраһимова.

Зиннур Мансуров “Телбизәк” китабының балаларыбыз татар дәвамчылары, варислары булсын иде, дигән теләк белән чыгарылган китап булуын билгеләп узды. Китапка әдипнең узган елдагына язган “Син кем?” дигән поэмасы һәм 70 ләп шигыре кертелгән. “Син кем?” поэмасының герое Интернетны, электрон технологияләрне бик яхшы белә, әмма гореф-гадәтләрне белми. “Бу поэма бүгенге замана баласына багышланган. Мине бүген балаларның туган телне, милли гореф-гадәтләрне җитәрлек дәрәҗәдә белеп бетермәве борчый. Шушы проблеманы ачып бирергә тырыштым. Бу — хыялый поэма. 8-9 яшьтәге бер малайны җәйге бакча йортыннан бүтән планетада яшәүчеләр алып китә. Малай чит планетага барып төшә, анда кешеләр дә, йортлар, агачлар да бездәгедәй түгел. Аннан “Син кайсы милләт баласы?” дип сорыйлар. Ул “татар баласы” дип җавап бирә. “Татар баласы булгач, рәхәтләнеп татар телендә сөйләшеп күрсәт, әле”, — диләр. Малай ык-мык килә, туган телендә сөйләшә алмый. “Алайса, татарча җырлап күрсәт”, — диләр. Татарча җыры да барып чыкмый. “Үз милләтеңдә сөйләшә дә, җырлый да белмисең, алайса, биеп күрсәт, безнең бу милләтнең үзенчәлеген беләсе килә”, — диләр. Бии дә алмый. Соңыннан шул планетада яшәүчеләр бу малайга: “Син тел, җыр-бию аша да үз милләтеңнең асылын ачып бирә аласың. Әгәр син, үз милләтеңнең вәкиле буларак, шушы атрибутларны белмисең икән, сезнең милләтегез куркыныч астында булырга мөмкин”, — дип, үгет-нәсыйхәт биреп, аны яңадан Җиргә озаталар”, — дип сөйләде Зиннур Мансуров.

Язучы китапта урын алган шигырләрнең төрле юнәлештә булуын, әмма үзәктә үзебезнең милли тәрбия мәсьәләләре торганын билгеләп үтте. “Хәзерге замана баласы татар телен дә, инглиз телен дә, рус телен дә белә кебек тоела, ләкин ул телләрнең кайсысын үз итә, аның күңеленә кайсысы якын? Моны ачыклауның ысулы табыла. Бервакыт әнисе баласының төнлә саташканын ишетә, әмма ул русча саташа. Шунда малайга “сиңа нинди тел газизрәк?” дип, сорау куела. Ул үзе татарча сөйләшә, ә русча саташа. Димәк, аңа рус теле якынрак. Аннары бер төркем балаларны укытучы кара урманга алып керә. Урман эченә керәләр дә, укытучы апа :“Мин татарча сөйләшәм”, —  дип кычкырып җибәрә, аннан бераздан кайтаваз “мин татарча сөйләшәм” дип җавап бирә. Балалар моңа шакката, кайсылары татарча белмәвенә оялып та куя. Бу шигырь “Кайтаваз кайсы телдә сөйләшә?” дип атала. Болар — җитдирәк, әмма балаларча стильдә язылган шигырьләр”, — дип билгеләп узды Зиннур Мансуров.

Әңгәмәдәш “Телбизәк”нең гомумән алганда 23 нче китабы булуын, балалар өчен — икенче китабы, ә “Салават күпере” журналында кушымта буларак чыккан ике китапны санасаң, барлыгы 4 китап булуын шәрехләде. Шагыйрь фикеренчә, бары тик олылар, я бары тик балалар өчен генә язучы булмый. “Безнең татар әдәбиятында һәр әдип элек-электән балалар өчен дә язган. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов кебек җитди, зур әдипләр дә балалар өчен дә иҗат икән. Илдар Юзеев та шундыйлардан. Һәр татар язучысы мөкатдәс бурычын үтәргә, үзенең иҗатыннан балаларга да өлеш чыгарырга тиеш, бу — аның вазифасы”, — дип белдерде Зиннур Мансуров.

Язучы әйтүенчә, балалар яки өлкәннәр өчен аралаштырып язу — ул табигый рәвештә бара. “Нәрсәдер башка килсә, балалар өчен берәр нәрсә язасың, аннары башка юнәлешләрдә эшләп аласың. Өченче ел “Тукай белән әңгәмәләр” китабын чыгардым, былтыр Тукай иҗатына нигезләнеп, “Тукайча татар кодексы” китабы өч телдә чыкты”, — диде ул.

“Татар-информ”

Комментарий язарга