Журнал «Безнең мирас»

"Тел" дип сөйләгәнче, башта "милли кием" дип сөйләргә кирәк – Кадрия Идрисова

Безгә күпмедер дәрәҗәдә үзебезнең милли киемнәрне кайтару кирәк – “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова шулай дип саный. Бу фикерен ул Бөтендөнья татар конгрессында Төмән өлкәсе Ялутор шәһәреннән килгән “Сандугач” халык ансамбле белән очрашу вакытында белдерде.



“Без үзебезнең йолалар, гореф-гадәтләрне онытып барабыз. Безнең оешма шуларны кайтару юнәлешендә эшли. Киемнәрне күпмедер дәрәҗәдә кире кайтару зарур. Нәкъ элекке киемнәр булмаса да, шушы елларга туры килгән киемнәр”, - дип Кадрия Идрисова заманча милли киемнәрнең әһәмиятен билгеләп үтте. “Сез үзегез дә бүген бертөрле киемдә булуыгыз белән матур. Әле бөтенегез төрле киемдә килеп утырган булсагыз, болай матур күренмәс идегез. Яшерен-батырын түгел. Күлмәгегезгә камзулыгыз, калфагыгыз, читегегез дә килешле, бизәнү элементлары булган алкаларыгызга кадәр туры килә”, - дип мөрәҗәгать итте Кадрия Идрисова себер татарларына.


“Калфаклар кире кайта дип уйлыйм мин. Хәзер кайсы гына төбәккә барсак та, калфакны тегәләр дә, чигәләр дә. Элек әле бу әйберләрне кертү авыр иде. Без монда чит төбәкләрдән, илләрдән чакырып, калфак, изүләр тегәргә өйрәттек”, - дип сөйләде ул.


“Ак калфак”ның планнары, максатлары зур. Динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне кайтарырга кирәк дибез. Һәрвакыт тел дип сөйлибез. Тел дип сөйләгәнче, башта кием дип сөйләргә кирәк. Башта киемебезгә кайтабыз икән, үзебезнең милләт киемен кигән кешенең башка телдә сөйләп йөрисе килмәс. Үзебезнең киемнәрне киябез икән, тел дә, моңнар да кайтачак. Без шул рәвешле башка милләт вәкилләрендә үзебезгә карата хөрмәт уята алачакбыз. Әгәр дә үзебез белән горурланып яшибез икән, безгә һәркем сокланачак”, - дип белдерде Кадрия Идрисова.


“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру