Тел дәресе

Кайсы сүзне кеше ни өчен уйлап тапкан? Үземә-үзем кызык табып шул хакта уйланып алам мин. Ни өчен, әйтик, безне дөньяга китергән хатын-кызны татар балалары «әни» ди? Әллә соң әни дигән сүз булмаганда бер сабый авызын җәеп «ә-ә-ә» дип елап ятканда, аны тапкан хатын «ни?» дип сорагач, елак бала, «ә»гә «ни» кушып, «әни» дип әйтте микән? Алайса нигә урыс балалары «мама» ди? Гаҗәеп серле нәрсә бу тел дигәнең.

Эше юк эш тапкан дигәндәй, беркөн бер кызыксыз җыелышта президиум өстәле артында утыручыларга карап тордым да нишләп урыслар түрәләрнең кайсыларына «председатель», кайберләренә «начальник» дигән исем куштылар икән дип уйлап куйдым. «Председатель» дигән сүз ни аңлата? Ул ике сүздән тора бугай? «Пред» һәм «седатель». Татарча итеп әйтсәк, алда утыручы. Димәк, председатель дип аталучы түрә алда утыра, калганннары аның артына урнашкан. Алга, белгәнемчә, дәрәҗәлерәк, куштанраклар утыра ич инде! «Начальник» сүзенең тамырында «начало», ягъни «башлану» дигән сүз ята. Димәк, түрәнең мондые башлап йөри. Калганнар моңа ияреп йөри булып чыга. Урыслар председатель, начальник, директор-фәләннәрне барысын бергә руководитель, ди. Рука+водитель, ягъни кулы белән йөртүче. Кул белән йөртүче нишли? Юл таба алмаганнарга яки кире якка китеп баручыларга, кулын сузып, юл күрсәтә, йә, кулы белән ишарә ясап, туктарга куша. Ишарәне аңламаган томаналарны җитәкләп бара. Җитәкләтергә теләмәгәннәргә кулы белән тамызып та куя. Менә нинди кешеләр икән ул руководительләр. Татар «руководитель» дип аталган түрәләрне җитәкче дип тәрҗемә иткән. Татар үзе бөтен җитәкчеләрне дә түрә дип атый. Бу аның үз сүзе. Түрә дигән сүз түрдә – президиумда утыручыларны аңлата инде.

Җыелыш бетми дә бетми. Тагын ни турында уйлап вакытны уздырырга икән? Әнә, түрдә утыручыларның берсе «приют» дигән сүз әйтте. Кайдан килеп чыкты икән бу сүз? Татарчасы ничек икән? «Приют» – «приютиться»дән алынгандыр, мөгаен. Ягъни кемгә дә булса сыену. «Приют» – ятим, караучысы булмаган ялгызакларның сыену урыны буладыр. Татарда ул сүзнең кыска тәрҗемәсе дә, ул мәгънәне аңлата торган бүтән сүз дә юк. Димәк, татарда «приют»лар булмаган, ятимнәр, ярдәмгә мохтаҗларны бер җиргә җыймаганнар. Аларны туганнары яки бүтәннәр үзләре янына сыендырган. Хәзер инде приют сүзе безгә дә килеп керде. Без дә, димәк, ятимнәрне үз яныбызга сыендырмый башладык, чөнки ятимнәр күбәя, миһербанлы затлар азая. Әй-е-е, диген, кодагый! Түрәләр арта, ятимнәр арта, изге күңелле кешеләр кими. Менә уйлый-уйлый кая килеп чыгылды. Мәгънәсез, файдасыз җыелышта утырсаң, шулай була инде ул.

Шулай дип язып куюым булды – җыелыш та бетте. Алда утыручылар, башлап йөрүчеләр, җитәкчеләр – үз якларына, без, җитәкләнүчеләр, ияреп йөрүчеләр, үз ягыбызга киттек.

 

Текстны Рөстәм Акъегет әзерләде.

Безнең мирас. — 2020. — №5. — 113 б. 

Комментарий

  1. Идая

    Дорес! Дорес сузгэ жавап юк!

Комментарий язарга