Журнал «Безнең мирас»

Татарстанның 100 еллык тарихын колачлаган яңа энциклопедик китап дөнья күрде

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Мәңге яшә, газиз ватаныбыз! Цвети священная земля моя! Forever Flourish You, My Native Land!» китабы дөнья күрде. Бу турыда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы профессор Искәндәр Гыйләҗев хәбәр итте.





«Китапның төп идеясе һәм максаты — Татарстанның 100 ел буена үткән юлын барлау, хәзерге көнен күрсәтү, киләчәк турында уйлану», — диде Искәндәр Гыйләҗев.





Җыентыкны Рафаэль Шәйдуллин, Лариса Айнетдинова, Булат Хәмидуллин, Марс Хәбибуллин төзегән. 400 битлек төсле басмада күп фотографияләр, тарихи документларның күчермәсе урын алган, кызыклы шәхесләр, истәлекле вакыйгалар турында мәгълүмат тупланган.




Искәндәр Гыйләҗев әйтүенчә, әлеге китап Татарстан тарихы белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак. «Бүгенге көндә белем бирү визуаль күренеш таләп итә, шунлыктан укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар өчен аеруча кызыклы әсбап булыр дип көтелә», — диде ул.





Тиражы 4300 данә булуга карамастан, әңгәмәдәшебез китапның иркен сатуга чыгачагына шикләнде. «Китаплар Министрлар Кабинеты һәм Бөтендөнья татар конгрессына тапшырылды. Бәйрәм уңаеннан төрле чараларда катнашучы мәртәбәле кунакларга бирү өчен яхшы бүләк булачак. Шәхсән фикеремчә, яңа китап китапханәләргә, мәктәп китапханәләренә җибәрелсә, яхшы булыр иде. Бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән», — диде Искәндәр Гыйләҗев.




«Мәңге яшә, газиз ватаныбыз! Цвети священная земля моя! Forever Flourish You, My Native Land!» китабы ТР Фәннәр академиясе, Мәдәният министрлыгы, Архив эшләре буенча дәүләт комитеты һәм шәхсән ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәмендә нәшер ителгән.

Чыганак: Татар-информ





Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру